МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Асфальтка рәсем ясау конкурсы 17.05.2017

Районда үткәрелгән асфальтка рәсем ясау конкурсында 3 нче класс укучысы Мухаметзянова И. үз номинациясендә 3 урын, 7 нче класс укучысы Яруллин Ф. 2 урынны яулады. Афәрин, укучылар!
-
Җиңел атлетика ярышында 16.05.2017

15 нче май көнне Арча шәһәре стадионында мәгариф оешмалары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Анда безнең мәктәп командасы да уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
15 май - Гаилә көне 15.05.2017

Кешенең иң зур бәхете-аның гаиләсе.Шуңа да БМО Генераль Ассамблеясенең 1993 елның 20 сентябре карары нигезендә, 1994 елдан башлап 15 май Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген мәктәптә тәрбия сәгатьләре гаилә кыйммәтләренә багышланды һәм "Минем гаиләмнең традицияләре" дигән исем астында үткәрелде
-
Поздравляем! 14.05.2017

Поздравляем команду юношей, занявшую 1 место на Первенстве Арского муниципального района по волейболу среди основных общеобразовательных школ. Молодцы!
-
Рәхмәт сезгә, исән калганнар! Онытмабыз, һәлак булганнар! 09.05.2017

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, сезне Ватаныбыз җиренә 72 нче тапкыр килүче якты һәм кайгылы бәйрәм Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйбыз.Моннан 72 ел элек шушындый матур яз көнендә һәр совет гаиләсенә күптән көтелгән хәбәр килде - дошман җиңелде.Каһарманнар даны мәңгелек. Сезнең һәркайсыгыз – каһарман! Сез – бүген дә сафта. Һәркайсыгыз – гаиләдә, авылда олы ихтирамга лаек, балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның юанычы. Сез әле дә олы йөрәкле, нык бәдәнле. Саф күңелле әүлия затлар, сугыш чоры кешеләре! Танын бер кат рәхмәт Сезгә!
-
Бөек Җиңүгә- 72 ел! 06.05.2017

Иске Кенәр авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә митинг булды. Митингта тыл ветераннары,сугыш чоры балалары катнашты.Һәйкәлгә венок салынды. Укучылар ветераннарны бәйрәм белән котладылар.Күгебез һәрчак аяз,дөньялар тыныч булсын!
-
"Үлемсез полк" акциясе 06.05.2017

Сугыш чоры балалары... Тыл ветераннары... Мәктәп укучылары...Печмәнтау башлангыч мәктәбендә әлеге буыннар очрашуы "Үлемсез полк" акциясе кысаларында үтте. Укучылар үзләренең гаиләләрендә әти-әниләре, әби-бабаларыннан сорашып, сугыш ветераны, тыл ветераны, сугыш чоры кешеләре булган туганнары турында белештеләр.Сугыш мәхшәрләрен үз башларыннан кичергән әбиләр, апалар ул елларны бик яхшы хәтерли. Укучылар аларга үзләре өйрәнгән шигырьләрне, җырларны, биюләр бүләк иттеләр. Батырлар даны мәңгелек! Аларны онытырга безнең хакыбыз юк!
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсы 03.05.2017

Район күләмендә үткәрелгән "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсында безнең мәктәпнең "Светофор" командасы ( җитәкчеләре Ахметгалиева Ә.Х.) уңышлы чыгыш ясады. "Беренче медицина ярдәме күрсәтү" этабында - 1 һәм 2 , "Велосипедта фигуралы йөрү" этабында - 3 ,"Юл йөрү кагыйдәләрен белү" этабында 3 урыннарны яуладылар. Командалар арасында 5 урынга лаек булдылар. Афәрин! Алга таба да уңышлар телибез.
-
Агачлар утырттык 02.05.2017

Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары мәктәп территориясенә яшь агачлар утырттылар. Элек утыртылган агачларның төпләрен йомшарттылар.
-
Прием в 1 класс 01.05.2017

Уважаемые родители! С 1 февраля 2016 года начался прием заявлений в первый класс. Для того чтобы записать ребёнка в 1 класс, Вы можете прийти в школу с 1 февраля и в другие последующие дни. Кроме того, можно записаться через Интернет, заполнив заявление на портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/22364.
Необходимые документы:
1) Документ, удостоверяющий личность родителя (законного представителя) ребенка
2) Заявление установленного образца (заполняется в школе)
3) Свидетельство о рождении ребенка (оригинал и копия)
4) Свидетельство о регистрации ребенка по месту жительства (оригинал и копия)






