Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
| Телефон: | 8(937)5213428 |
| E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Сыерчыклар килде !!! 02.04.2018

Сыерчык – күчмә кош. Алар җылы яклардан гөрләвекләр ага башлау белән кайталар. Ул бик матур итеп сайрый. Башта ата сыерчык килә. Шуңа күрә аның җыры моңсуырак була. Ә инде ана сыерчык кайткач, алар бергәләшеп илһамланып җырлыйлар. Сыерчык хәтта башка кош булып җырлый ала. Сыерчык башкаруында карга тавышын да, карлыгач черелдәвен, колын кешнәвен һ.б. тавышларны да ишетергә мөмкин. Алар агач куышларында, түбә астындагы уентыкларда, яр карлыгачы ояларында яшиләр. Ә инде кешеләр ясап элгән оялар булса, шатланып туя алмыйлар. Ана сыерчык үәңгәрсу күкәй сала. Сыерчык балаларының авызлары зур, томшык читләре сары төстә була. Караңгы ояда аларны әти-әниләре шул сары томшыкларыннан таба. Бу чорда сыерчык концертлары туктап тора, чөнки аларның балаларны ашатасылары бар. Галимнәр фикеренчә, сыерчыклар балаларына һәр ике минут саен җим – күбесенчә юөбәкләр китереп торалар икән. КЫЗЫК: Очып баручы сыерчык көтүе үзенең оешканлыгы белән күпләрне гаҗәпләндерә. Көтү эчендәге меңләгән сыерчык барысы берьюлы хәрәкәтләнә, мәтәлчек атынып очыш хәрәкәтләрен үзгәртә. Әлеге кошларның мондый бердәм хәрәкәте тудыра алу мөмкинлекләрен бер галимнең дә аңлата алганы юк.
-
Кара каргаларны күзәттек!!! 26.03.2018

Саф һавага чыккач яз хәбәрчеләре -кара каргаларны күзәттек.Шулай итеп безгә аларны күрү яз ахырында гына насыйп булды.Сәбәбе-салкын яз.
-
Рабит Батуллага -80 яшь 23.03.2018

-
Хуш киләсең гүзәл Нәүрүз!!! 21.03.2018

Хуш киләсең,гүзәл Нәүрүз!-
Язгы яңа елыбыз,
Яңа елда туры булсын юлыбыз!
Еракларга яңгырасын
Бүген дәртле җырыбыз.
-
"Күбәләк" тә кунакта 19.03.2018

16 нчы мартта тәрбиячеләр Арча шәһәренең "Күбәләк" балалар бакчасында оештырган семинарда булдылар.Семинар югары таләпләргә туры килерлек итеп оештырылган.Әлеге чараны оештыручыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.Эшләрендә яңадан -яңа уңышлар телибез.
-
Аппликация "Тузганак" 16.03.2018

Нечкә яшел сабакта
Юл буенда шар үскән.
Кай арада җил искән,
Ак шар очкан да киткән.
-
Саф һавада!!! 12.03.2018

Яз кояшы көннән көн ныграк карый ,безне кышның саф һавасын сулап ,чыныгып калырга чакыра.Ә без уен мәйданчыгында тамчылар тамганын күзәтәбез,кар көрибез һәм әлбәттә бик тиздән эреп бетәчәк кышның соңгы карында уйнап калырга ашыгабыз.
-
8 март бәйрәме котлы булсын!!! 08.03.2018

Кадерле хатын-кызлар - әниләр,
әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын
күңелдән 8 Март бәйрәме белән
котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр
телибез, якыннарыгызның игелеген
күреп яшәргә язсын сезгә Ходай.
Салкын, озын кышлардан соң килгән
бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл
бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә
тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет
нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-
сөелеп яшәгез.
Бәйрәм белән!!! -
Бездә гаилә бәйрәме!!! 07.03.2018

Әти-әниләр һәм балалар катнашында үткәрелә торан гаилә бәйрәме ел да бер традициягә әйләнде.Быел да бу бәйрәм гөрләп үтте,әти-әниләр дә,балаларда кәнәгать калды.
-
Бездә тагын туган көн!!! 06.03.2018

Февраль -март айлары безнең бакчабыз өчен туган көн айлары дип әйтсәндә ярый.Бездә бүген тагын ике туган көн.Ильгинага 5 ә Гаязга 4 яшь тулды.Без аларны котлыйбыз.









