Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Субботник 21.09.2019

-
Мәктәпнең тәҗрибә участогында көзге эшләр 20.09.2019

Укучылар мәктәпнең тәҗрибә участогында көзге эшләрдә бик теләп катнашалар. Бүген алар суган, фасоль, чәчәк орлыклары, калган борыч уңышын җыйдылар.
-
Ата-аналар җыелышы 18.09.2019

Мәктәп-балалар бакчасында ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта белем бирү учреждениясенең җитәкчесе Кутдусов Р.Ф. узган уку елына йомгак ясады, яңа уку елына куелган бурычлар белән таныштырды, балаларны тукландыру, балалар бакчасындагы түләүләр, мәктәптә мобиль җайланмаларны чикләү мәсьәләләрен күтәрде. Пешәнгер авылының ФАП мөдире - медсестра Рахимова Е.А. гриппка каршы вакцинация турында чыгыш ясады. Полиция хезмәткәре - участковый Хисамиев Л.А. балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү турында сүз алып барды.
-
Дәрестән тыш эшчәнлек 16.09.2019

"Барысын да беләсем килә" түгәрәге җитәкчесе Кутдусова Г.М. укучыларга шашканы оста итеп уйнау серләрен ача.
-
Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы 10.09.2019

"Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында башлангыч сыйныф укучылары обелиск янын тәртипкә китерделәр.
-
"Беренче сыйныф укучысына юлны имин чыгарга ярдәм ит!" акциясе 06.09.2019

-
Балаларның иминлеген кайгыртып 05.09.2019

Балаларның иминлеген кайгыртып, аларның барысының да яктырткыч кайтаргыч элементлар белән тәэмин ителешләре тикшерелде.
-
"Балалар куркынычсызлыгы" айлыгы 04.09.2019

"Балалар куркынычсызлыгы" айлыгы кысаларында мәктәп-бакчада төрле чаралар үтә. Бүген беренче сыйныф укучысына яктырткыч кайтаргыч элементы тапшырылды, юлда йөрү кагыйдәләре аңлатылды.
-
Беслан вакыйгалары кабатланмасын! 03.09.2019

Башлангыч сыйныф укучылары белән "Без терроризмга каршы" исемле мәктәпкүләм тәрбия сәгате үткәрелде. Тәрбия сәгате барышында экстремизм һәм терроризм турында сөйләшенде, Беслан вакыйгалары искә алынды.
-
Белем бәйрәме! 02.09.2019

Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкәнрәк укучылар да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез! Шушы минутта меңәрләгән укучылар сезнең кебек үк мәктәпкә килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Сез туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басасыз һәм һәр уку көнегез шулай якты, матур булсын иде дип телисез. 1 сентябрь - Белем көне генә түгел ул, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Бу өметләрнең аклануы, омтылышларга ия булуыгыз тик үзегездән генә тора. Республикабызның, илебезнең киләчәге - сезнең кулда.









