Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Ниһаять без - Варислар! 06.05.2016

Бүген 4 нче классның 7 укучысы өчен күптәннән көтелгән вакыйга -- Варислар сафына кабул итү булды. Укучылар әлеге вакыйгага бик теләп, тырышып әзерләнделәр. Бүген алар Татарстанның лаеклы гражданиннары булырга ант иттеләр. Аларны әлеге зур вакыйга белән котлыйбыз! Киләчәктә халкыбызның йөзенә кызыллык китермичә яшәүләрен телибез!
-
Биючеләр җиңеп кайттты 06.05.2016

Балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Гайнетдинов Илшат һәм Фазуллина Инзилә Арча шәһәренә "Каблучок" бию конкурсында җиңү яулап кайттылар. Җитәкчеләре Нигмәтҗанова Л.Г. һәм балаларны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә иҗат уңышлары телибез!
-
Җиңү көненә әзерлек 05.05.2016

Бүген мәктәптә һәм балалар бакчасында Бөек Ватан сугышының 71 еллыгы уңаеннан веноклар ясау оештырылды.
-
Укулар буенча фикер алыштык 04.05.2016

28, 29 нчы апрель көннәрендә балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен "Реализация учебно-методического комплекта по обучению детей двум государственным языкам в условиях внедрения ФГОС в ДОО" дигән темага укулар булып узган иде. Бүген бакчабызда әлеге укулар буенча сөйләшү, фикер алышулар булды.
-
Язның бер көне ел туйдыра 03.05.2016

"Язның бер көне ел туйдыра " ди халык. Шуны истә тотып, мәктәбебез һәм балалар бакчасы янындагы участокта эш башланды.
-
Чисталык һәркайда булырга тиеш 29.04.2016

Уенчыклар белән уйнау гына түгел, аларны чиста һәм тәртиптә тоту да мөһим. Балалар бакчасына йөрүчеләр тәрбиячеләр күзәтүе астында уенчыклар юуны бик теләп башкаралар.
-
Бергә уйнаганда күңелле 28.04.2016

Бакчада һәр баланың яратып уйный торган уенчыгы бар. Шөгыльләрдән буш вакытта нәниләр төрле уенчыкларны үз итеп уйныйлар. Балалар бакчасында күмәк уеннар вакытында бер-беренә карата хөрмәт, уенчыкларны "үземнеке" дип кенә кабул итмәү, ә иптәшләр белән бергә, килешеп уйнау, дусларның да фикерләрен тыңлый белү күнекмәләре формалаштырыла.
-
Чишмәләргә экскурсия 27.04.2016

Бүген укучыларыбыз һәм укытучылар тарафыннан чишмәләргә экскурсия оештырылды. Әлеге чара, беренчедән, "2016 ел - Су саклау зоналары елы" уңаеннан булса, икенчедән, авылларыбыз территориясендәге сулыклар, чишмәләрне белү, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелде.
-
Язгы табигать нинди матур! 27.04.2016

Табигатьне күзәтәбез
Дус-ишләр белән бергә.
Беренче чәчәкләр чыккан
Безне сөендерергә!
Балалар бакчасындагы нәниләр саф һавада йөрергә чыккач язгы үзгәрешләрне күзәтергә яраталар.
-
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! 26.04.2016

Мәктәптә һәм балалар бакчасында Габдулла Тукайның 130 еллыгына карата чаралар булып узды. Балалар бакчасында шигырь бәйрәме, Габдулла Тукайның әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар карауны бик ошатты нәниләр.
Ә менә мәктәп укучылары арасында олы шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина үткәрелде. Укучылар үзләрен шигырь язу буенча да сынап карадылар.









