Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Новокинерский Дом детского творчества" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы "Яна Кенәр балалар иҗаты Йорты" өстәмә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | "422031, Республика Татарстан, Арский район, с. Новый Кинер, ул. Серп и молот, д. 55/Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Яна Кенәр авылы, Урак-Чүкеч урамы, 55 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-13-77 |
| E-Mail: | ddt.Kiner@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "НДДТ" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Камалиева Гульчачак Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 968 учащихся |
| У нас учат: | 11-основных педагогов, 21-совместителей |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Новокинерский Дом детского творчества" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы "Яна Кенәр балалар иҗаты Йорты" өстәмә белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Бездә кунак бар... 22.12.2015

"Өмет" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр балалар иҗаты Йортына кунакка килделәр. Алар музейда экскурсиядә булдылар, өстәмә белем бирү педагогы Хакимова Л.Ф. әзерләгән концерт программасы карадылар. Өлкәннәргә экскурсия бик ошады.
-
Яңа елга әзерлек 21.12.2015

Яңа елга әзерлек башланды. Бөтен коллектив белән кар сыннары ясадык.
-
"Өмет" тернәкләндерү үзәгендә 17.12.2015

"Ләйсән" бию коллективы (җитәкчесе Хакимова Л.Ф.) "Өмет " тернәкләндерү үзәгенә концерт белән бардылар.
-
Шахмат ярышы 16.12.2015

Бүген балалар иҗаты Йортында район күләмендә мәктәп укучылары арасында шахмат ярышы үткәрелде. Ярышта барлыгы 7 команда катнашты, алар арасында Балтач районы Борбаш урта мәктәбе командасы да бар иде. Командалар арасында:
1 урын Ашытбаш (Яңа Кенәр балалар иҗаты Йорты) мәктәбе
2 урын АСОШ №2 мәктәбе
3 урын Шушмабаш мәктәбе , гомуми нәтиҗәләр буенча Балтач районы Борбаш мәктәбе 1 урын алды.
Шәхси беренчелектә (кызлар арасында) (малайлар арасында)
1 урын Шәрипова Фәйрүзә (Борбаш мәктәбе) Шарипов Илфат (Ашытбаш мәктәбе)
2 урын Багазетдинова Диния (Борбаш мәктәбе) Галяутдинов Нияз (АСОШ №2)
3 урын Нуруллина Гөлнур (Ашытбаш мәктәбе) Нурмухамметов Султан (Борбаш мәктәбе)
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 15.12.2015

Өстәмә белем бирү педагогы Загидуллина Г.В. "Инвалидлар декадасы" уңаеннан интернат - мәктәптә театр түгәрәгенә йөрүче балалар белән "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр. Спектакль бик күңелле узды.
-
Күңелле сәяхәт 10.12.2015

"Хореография" түгәрәгенә йөрүче балалар (җитәкчесе Хакимова Л.Ф) Арчага бассейнга су коенырга бардылар.
-
Экскурсия 08.12.2015

Өстәмә белем бирү педагогы Хакимова Л.Ф. "Ләйсән" бию коллективына йөрүчеләр белән Яңа Кенәр янгын бүлегенә экскурсиягә бардылар. Аларга янгынның куркынычлыгы турында аңлаттылар,куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдылар.
-
"Талантларны барлар чак" конкурсы 04.12.2015

2 нче декабрь көнне, "Балалар фольклоры" түгәрәгенә йөрүчеләр (җитәкчесе Вильданова Г.Ш.) Балтач районы Кенә төп гомуми белем мәктәбендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты уздырган Римма Ибраһимова исемендәге “Талантларны барлар чак” районара ачык конкурс-фестивалендә катнаштылар. Елисеева Камилла, Гәрәева Назлыгөл нәфис сүз номинациясендә , Низамов Раил "Композиторлар әсәрләре" номинациясендә катнашып сертификат һәм китап белән бүләкләнделәр. Ә балалар "Фольклор" номинациясендә икенче дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар.
-
"Каз өмәсе" 03.12.2015

Өстәмә белем бирү педагоглары Нуриева Г.Ф. һәм Латыпова Р.Н. түгәрәкләргә йөрүче балаларга "Каз өмәсе" бәйрәмен күрсәттеләр. Өмәдә катнашучылар каз йолкыдылар һәм матур итеп күңел ачтылар.
-
Дартс буенча ярыш 02.12.2015

Балалар иҗаты Йортына түгәрәкләргә йөрүче балалар арасында дартс буенча ярыш уздырылды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урын - Галимҗанов Ирек
2 урын - Хадиева Регина
2 урын - Ермакова Илүзә
3 урын - Салихҗанова Гөлназ











