Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 86 |
| У нас учат: | 21 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
15.04.2017

ВЕСЕННЯЯ НЕДЕЛЯ ДОБРА - 2017
Сегодня в нашей школе стартовала Весенняя Неделя Добра. Лидеры ученических самоуправлений приветсвовали учащихся и дали старт Весенней Неделе Добра.
-
11.04.2017

"Сыерчык оялары" конкурсына нәтиҗә ясалды
Март ае дәвамында барган мәктәпкүләм "Сыерчык оялары" конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды. Иң күп оялар ясаучы 6 сыйныф укучылары коллективы булды. Ә иң дөрес, зәвыклы оялар хуҗалары - Хакимова А. (1 урын), Нигъмәтҗанова Ә.(2 урын), Шәйхиев И. (3 урын).Укучыларга дирекция тарафыннан грамоталар тапшырылды һәм алдагы елларда да актив катнашуларын теләделәр.
-
03.04.2017

3 апрель көнне Апаз урта мәктәбендә “Бала тәрбияләүдә ата-аналар да җаваплы !” темасы астында ата-аналар җыелышы булып үтте.Әлеге җыелышта Арча районы башкарма комитеты әйдәп баручы белгече Нил Камбилович һәм Арча районы буенча бала хокукларын яклаучы белгеч - Чулпан Халиловна да катнаштылар. Җыелыш барышында ата-аналарга тагын бер кат тәрбиянең башы гаиләдә булуы аңлатылды, интернет челтәрендәге үлемгә китерүче куркыныч уеннар, алардан саклану чаралары турында сөйләнелде. Ата-аналар белгечләргә кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Җыелышның төп өлешеннән соң, ата-аналар сыйныф җитәкчеләре белән сыйныфларда сөйләшүне “Ата-аналар укулары”нда дәвам иттеләр.
-
30.03.2017

Районкүләм татар теле һәм әдәбияты семинары
30 март көнне Апаз урта мәктәбендә “Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүдә массакүләм мәгълүмат чараларының роле, функцияләре. Сәләтле балалар белән эш алымнары” темасына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының районкүләм семинары булып үтте. Семинар кысаларында 9 нчы сыйныфта “Ана күңеле балада. А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәрен йомгаклау” һәм 6 нчы сыйныфта “Фигыльләр иленә сәяхәт” темаларына ачык дәресләр, “Үз телемдә сөйлим, үз телемдә җырлыйм милләтәшем булган һәркемгә” исемле класстан тыш чара күрсәтелде. Дәресләр ФДББС туры китерелеп, төрле эш алымнары кулланып, заманча һәм тәрбияви итеп оештырылды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары бу семинардан үзләренә күп кенә мәгълүмат һәм җылы тәэсирләр алып киттеләр.
-
22.03.2017

Волейбол ярышы
22 март көнне Апаз урта мәктәбендә Шушмабаш, №1 Арча мәктәбе, Яңа Кенәр интернат-мәктәпләре профсоюз оешмаларының ир-егетләр командасы арасында волейбол ярышлары үтте. Апаз урта мәктәбе командасы 1 урынны яулап, финал ярышларына чыкты. Молодцы!
-
21.03.2017

Зонада Апаз волейбол командасы I урында
21 нче март көнне Казанбаш мәктәбендә Кушлавыч, Түбән Мәтәскә, Апаз мәктәпләре профсоюз оешмаларының хатын-кыз командалары арасында волейбол ярышлары булды. Ярыш бик киеренке барды. Тик Апаз мәктәбе командасы сынатмады һәм 1 урынны алды. Котлыйбыз!
-
18.03.2017

Сыерчык оялары конкурсына йомгак ясалды
Һәр ел саен мәктәп укучылары канатлы дусларын матур оялар ясап каршы алалар. Бу уку елында да бик күп укучылар сыерчык оялары ясап алып килделәр.Мәктәп буенча иң яхшы оя (1 урын) - Хакимова Алиягә бирелде. 2 урыннны бертуган Нигъмәтҗановлар, 3 урынны Шәйхиев Ифрат ясап килгән оялар алды.
-
17.03.2017

"Дус класс серләре" ата-аналар комитеты конкурсы
Бүген безнең мәктәптә 5-9 сыйныфлар арасында "Дус класс серләре" ата-аналар комитеты республика конкурсының мәктәп этабы төгәлләнде. Сыйныфларның ата-аналар комитеты зур әзерлек күрсәттеләр.Ләкин һәр конкурсның җиңүчесе булган кебек монда да иң яхшы ата-аналар комитеты билгеләнде. Ул - 8 сыйныф. Районкүләмендә Апаз урта мәктәбе данын 8 сыйныфның ата-аналар комитеты яклаячак. Уңышлар телибез!
-
15.03.2017

Арчаның 1 мәктәбендә "Аҗаган" уенында катнаштык
Бүген Арчаның 1 нче мәктәбендә "Аҗаган" хәрби-патриотик уен үткәрелде. Зона ярышында җиңгән 7 команда ярышты. Апаз урта мәктәбе командасы да әлеге ярышта үзен яхшы күрсәтте һәм 4 урынга лаек булды. Спортчы кызыбыз Галәветдинова А. 25 тапкыр турникта тартылып Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борхановның махсус бүләгенә лаек булды. Молодцы!
-
11.03.2017

Апаз урта мәктәбендә көрәш
11 март көнне Апаз урта мәктәбендә "Ватан" агрофирмасы җитәкчесе Мансур Әхмәтов кубогына көрәш ярышы үтте.Әлеге ярышта үзләренең көчләрен сынар өчен районыбызның яшь көрәшчеләре җыйналды. Бу көрәш 2001нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында үткәрелде.Апаз урта мәктәбе командасы 4 урынга лаек булды.














