Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 86 |
| У нас учат: | 21 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
26.03.2019

Профсоюз членнары арасында волейбол ярышы
Бүген Апаз урта мәктәбенең ир - егетләр һәм хатын-кызлар командалары волейбол ярышында (зонада) беренче урынны яуладылар. Коллегаларга район ярышында уңышлар теләп калабыз.
-
25.03.2019

"БЕЗ БЕРГӘ " - гала-концертта катнаштык
Бүген "Без бергә" конкурс-фестиваленең район турында урын алган укучылар Арча мәдәният йортында бүләкләнүгә бардылар.
-
22.03.2019

Сыерчыкларны каршы алырга әзер
Бүген мәктәпкүләм "Сыерчык оялары" конкурсына йомгак ясалды. Барлыгы 18 сыерчык оясы ясалган иде.Конкурс кагыйдәләре буенча җиңүчеләр 3 номинациядә билгеләнде. Иң креатив сыерчык оясы - Хисамиев Б., иң дөрес һәм уңайлы оя иясе- Шарипов М., Миннебаева Н.,Миннебаев Г., иң матур оя - Салимзянова А., Салимзянов И. яуладылар. Молодцы!
-
21.03.2019

БЕЗ БЕРГЭ конкурсының район этабы
Бүген районда Апаз урта мәктәбенең "Мирас" бию коллективы - 3нче дәрәҗәле лауреат, Загретдинов М. (вокал) - 2 дәрәҗәле дипломант, Якупова Д.(бию) - 3 дәрәҗәле дипломант исемнәренә лаек булдылар. Барлык калган катнашучыларга зур рәхмәт!
-
18.03.2019

Акция "Китапка икенче тормыш бүләк ит!"
Март һәм апрель ае дәвамында мәктәп китапханәсе "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясе үткәрә.Әлеге акция кысаларында укучылар өйләрендәге укылган китапларны мәктәп китапханәсенә бүләк итә.Мәктәп алып килгән китаплар саны буенча урыннар билгели һәм мактау грамоталары белән бүләкли.
-
11.03.2019

Профессиональ конкурсларда катнашучыларны котладык!
Уку елы дәвамында профессиональ конкурсларда катнашучы укытучыларга мәктәп директоры Сибагатуллин Р.Х. үзенең котлауларын җиткерде, укытучыларга киләсе конкурсларда уңышлар теләде.
-
10.03.2019

Халыкара хатын-кызлар көненә концерт
9 март көнне Апаз урта мәктәбеннең 6 нчы сыйныф укучылары коллективы "8 март" көненә багышлап, укучы кызларга, әниләренә, укытучы хатын-кызларга бик матур әдәби-музыкаль монтаж бүләк иттеләр.Әлеге бәйрәмне тагын да ямьләндергәннәре өчен аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
06.03.2019

ФОРПОСТ конкурсында 3 урын!
4 нче март көнне Апаз урта мәктәбенең "Динамит" командасы зона ФОРПОСТ отрядларының зона ярышында 2 урынны яулап, Арчада, 10 команда арасында үткәрелгән район турында 3 урынны яулады. Әлеге ярышта шәхси зачетта: Галяутдинова А. (гәүдә күтәрү) - 3 урын, Сабиров Н.(кул бөгү, турайту) - 1 урын, Фазылзянова И. (ату) - 3 урын алдылар. Молодцы!
-
04.03.2019

Школьный этап фестиваля - конкурса "Без бергә!"
Сегодня в школе прошел школьный этап фестиваля - конкурса "Без бергә!". По 4 номинациям отобраны лучшие участники для выступления на районном этапе конкурса.
-
28.02.2019

Тарих атналыгы кысаларында ачык дәресләр
Бу атна дәвамында мәктәптә тарих атналыгы дәвам итә.Атналык кысаларында тарих, җәмгыять белеме укытучылары ачык дәресләр үткәрелделәр, ачык чараларга әзерлек бара.














