Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 86 |
| У нас учат: | 21 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Безопасное колесо" 25.04.2022

Арча шәһәрендә "Безопасное колесо" конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Мәктәбебезнең "Светофор" ЮИД командасы уңышлы чыгыш ясады.
-
"Весенняя неделя добра" 24.04.2022

"Язгы мәрхәмәтлелек айлыгы" кысаларында укучыларыбыз өмәләргә чыктылар.
-
Сәләткә нур булган йолдызлар 22.04.2022

"Сәләткә нур булган йолдызлар" бәйгесенен " Балалар әдәбияты"номинациясендэ 1 урын.
Әфәрин, Гөлфия! -
"Без-Туган телдән туганнар, без-Тукай якташлары" 21.04.2022

"Без-Туган телдән туганнар, без-Тукай якташлары" районкүләм конкурсында катнашып, 2нче сыйныф укучысы Гайнетдинова Илзия лауреат исеменә, 8нче сыйныф укучысы Минзянова Роза 1 нче урынга, 10нчы сыйныф укучысы Галәветдинова Гөлфия 1 нче урынга лаек булдылар! Әфәрин, кызлар!
-
Моңлы сазым 21.04.2022

Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышланган райнкүләм "Моңлы сазым" әдәби-музыкаль бәйгесендә "Җыр" номинациясендә 10нчы сыйныф укучысы Гарипова Зәринә 3нче урынга лаек булды.
5 нче сыйныф укучысы Сәләхетдинова Нәридә һәм 6нчы сыйныф укучысы Фазуллина Инзилә катнашучы дипломнары белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз, кызлар!
-
Йөзү буенча профсоюз ярышы 20.04.2022

Профсоюз хезмэткэрлэре арасында уткэрелгэн йозу ярышында коллегаларыбыз Сибагатуллин Р.Х., Фаязов М.М, Хабибуллина Г.Ш., Саляхова Х.С. унышлы чыгыш ясап кайттылар. Сибагатуллин Р.Х., Фаязов М.М. уз дистанциялэрендэ 3 нче урын, эстафетада команда 4 нче урынны яулады. Молодцы!!!
-
Против геноцида 19.04.2022

19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм гамәлләр көне билгеләп үтелә. 1943нче елның 19 апрелендә СССР Югары Советы Президиумының совет гражданнарын һәм әсир кызылармиячеләрне үтерүдә һәм җәзалауда гаепле немец-фашистлары, шпионнар, совет гражданнары булган сатлыкҗаннар, аларның тарафдарлары өчен җәза чаралары турындагы 39нчы санлы указы басыла. Документ нацистларның оккупацияләнгән территорияләрдә тыныч халыкны юк итү буенча максатчан һәм масштаблы сәясәтен һәм җинаятьләрнең җәзасы булырга тиешлеген тануның беренче факты була. Бу көнне мәктәпләрдә әлеге тарихи көнгә багышланган дәресләр, сыйныф сәгатьләре үтә. Безнең мәктәбебездә дә тарих фәне укытучысы Гүзәл Шәймулла кызы класс сәгате үткәрде һәм кызыклы мәгълүматлар белән бүлеште.
-
"Без Тукайлы халык" 15.04.2022

10 нчы сыйныф укучысы Галәветдинова Гөлфия "Без Тукайлы халык" 11нче Республикакүләм Габдулла Тукай укуларының "Табигать-безнең байлыгыбыз" секциясендә лауреат булды. Гөлфияне һәм әзерләгән җитәкчесе Алсу Вазыйх кызын чын күңелдән котлыйбыз!
-
Ярминкә 15.04.2022

15 апрель көнне мәктәптә гөрләп ярминкә узды. Дәресләрдән соң спортзал кафе, матурлык салоны, төрле ял итү үзәкләре итеп үзгәртелде. Укучылар шәхси предприятие хезмәткәрләренә әверелделәр. Алар алдан эшмәкәрлек кагыйдәләренә нигезләнеп нинди хезмәт күрсәтүләрен планлаштырып куйдылар, бәяләрне билгеләделәр, спортзалны максатка туры китереп бизәү очен дизайн алымнарын өйрәнделәр. Әти-әниләр, укытучылар ярминкәдә тәкъдим ителгән товарларны яратып алдылар. Килгән кунаклар яшь эшмәкәрләр оештырган “кафеларда” тәмьле ризыклар белән сыйландылар, ял иттеләр.
Ярминкәдән соң актлар залында ата-аналар җыелышы үткәрелде. Мәктәп директоры Сибәгатуллин Р.Х. әти-әниләрне укучыларның уңышлары белән таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәйзиева Г.Р. укучыларының үз-үзләрен тотышы, тәртибе буенча чыгыш ясады.
-
Сәламәтлек көне 09.04.2022

"Сәламәтлек көне" уңаеннан мәктәптә иртәнге физзарядка уздырдык














