Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 86 |
| У нас учат: | 21 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
отряд ЮИД 17.10.2022

-
Акция "Мы с вами" 15.10.2022

Мы с вами/Без сезнең белән
Патриотик акциядә катнашкан укучыларыбызга атналык җыелышта дипломнар тапшырдык. -
Әтиләр көне белән! 15.10.2022

Укучыларыбыздан әтиләр көненә котлау!
Җир йөзендәге һәр балага әти җылысын, әти назын, сөюен тоеп, тыныч тормышларда яшәрга насыйп булсын! Барлык әтиләребезне бәйрәм белән котлыйбыз! -
Разговоры о важном 11.10.2022

-
Акция "Мы с вами" 10.10.2022

Укучыларыбыз "Мы с вами" акциясендә бик актив катнаштылар! Укучыларны үсендереп, мактап, бу рәсемнәрнең ни өчен икәнлеген аңлатып, эшне матур итеп оештырган сыйныф җитәкчеләренә бик зур рәхмәт!
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, 6 укучыдан торган 2 нче сыйныфтан 7 рәсем ясап киленде. Сыйныф җитәкчесе Хәят ападан "ничек шулай 2 шәр рәсем үк ясадылар" дип сорагач, "алар аның яхшы ният белән изге эштә катнашасы икәнлеген белгәч, үзләре үк тырыша-тырыша катнаштылар" дип җавап бирде!
Барлык рәсемнәр белән мәктәпнең Вконтакте сайтындагы рәсми группасында таныша аласыз. https://vk.com/public212461516 -
07.10.2022

04.10.2022
ОБЖ фәненнән ачык дәрес. -
Укытучылар көне 05.10.2022

Карашында якты кояш нуры,
Сүзләреннән җанга җылы тама.
Еллар үтәр… Әмма укытучы сүзе
Маяк булып күңелләрдә кала.
Бала күңлен төгәл аңлап, тоеп,
Иң кирәкле сүзне Сез әйтәсез.
Язмыш сукмагында борчуларны
Горур үткәрергә өйрәтәсез.
Укытучы – белем генә түгел,
Гыйлем генә түгел, күпкә зуррак!
Маяк булып балкыр сезнең караш,
Атлаганда тормыш юлы буйлап!Хөрмәтле укытучыларыбызны Бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Экскурсия 04.10.2022

2 нче сыйныф укучылары укытучылары Хәят апа белән авылыбыз китапханәсендә кунакта.
-
"Үсеш ноктасы" кабинетлар ачу 02.10.2022

Исәнмесез, хуш киләсез
Данлыклы мәктәбемә.
Фән һәм ачышлар иленә
Безгә юл күрсәтергә.
Сәләтләргә, максатларга,
Киләчәккә юл башы.
Яңа белем, ачышларга
Илтә ҮСЕШ НОКТАСЫ/ТОЧКА РОСТА
Мәктәбебезнең химия, биология, физика кабинетларына Усеш ноктасы" ("Точка роста" ) проекты нигезендә ремонт ясалды, укучыларга белем алуда кирәкле җихазлар кайтарылды. Кабинетлар тантаналы рәвештә ачылды, кунаклар арасында Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гатиятов Ренат Мансур улы, Апаз авыл җирлеге башлыгы Котдусов Раушан Фарадис улы, Арча мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Калимуллина Зөлфия Риф кызы бар иде. Укучылар җылы, якты, заманча җихазландырырылган кабинетларда нык белем алырлар дигән теләктә калабыз.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2022

Ел саен, көз җиткәч, беренче октябрь көнендә, Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Илебезнең төрле почмакларында хөрмәтле өлкән буын вәкилләре төрле бүләкләр һәм истәлекле чаралар белән искә алына. Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчләрен кызганмаган алар. Бу дөньяда куйган хезмәтләре, кылган изгелекләре өчен рәхмәт аларга! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәсеннәр, урыннары өй түрендә булсын!














