МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
| Телефон: | +78436635042 |
| E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 педагогов |
Новости детского сада №11
Бакчабызда - Өлкәннәр көне
Опубликовано: 05.10.2026Илебездә Өлкәннәр көне декадасы билгеләп үтелә.Бу көнне без кадерле әби-бабаларыбызга карата булган рәхмәтебезне, хөрмәтебезне һәм яратуыбызны белдерәбез. Матур традициянең берсе — бу бәйрәмне балалар бакчаларында уздыру. Чөнки нәкъ менә биредә, кече яшьтән үк, балаларда өлкән буынга карата ихтирам хисе тәрбияләнә.
Быел да безнең «Күбәләк» балалар бакчасында Өлкәннәр көне зур әзерлек белән, аеруча җылы һәм күңелле үтте. Бәйрәмгә әзерлек берничә атна алдан башланды.Тәрбиячеләр сабыйлар белән матур- матур җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнделәр.
Менә барыбыз да көтеп алган көн килеп тә җитте.Бәйрәмне бакчабыз мөдире - Айгөл Фаилевна ачып җибәрде.Ә аннары тәрбиячеләр бергәләп тамашачы хозурына" Тынычлык" җырын бүләк иттеләр.Өлкәннәребез өчен берсеннән- берсе кызык уеннар оештырылды.Концерт программасы кабатланмас җыр - биюләр белән үрелеп алып барылды.
Бәйрәм түгәрәк өстәл янында дәвам итте.
К списку новостей







