МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
| Телефон: | +78436635042 |
| E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 128 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 педагогов |
МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Опыт "Разбегающиеся зубочистки" 13.03.2018

Лучше один раз увидеть, чем сто раз услышать.Экспериментальная деятельность развивает наблюдательность, способность сравнивать, делать выводы. С помощью опытов и экспериментов дети знакомятся с удивительными свойствами некоторых веществ. Вот, например, сегодня они узнали, что зубочистки к кусочку сахара притягиваются магнитом, а при добавлении жидкого мыла "разбегаются" в разные стороны.
-
Бәйрәмнәр дәвам итә! 07.03.2018

Бакчабызда тәрбияләнүчеләр көн саен әниләрен бәйрәм белән тәбрик итә, группаларда бәйрәм иртәләре дәвам итә. Үзләренең иң кадерле кешеләренә булган яратуларын матур шигырьләр, җырлар , биюләр аша тапшыралар. Нәни куллары белән ясаган бүләкләрне кабул итү әниләр өчен бигрәк тә дулкынландыргыч минутлар булды.
-
Әниләрне котлый бүген җирдә барлык балалар! 06.03.2018

Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш көлеп карый,-
Беләбез һәммәбез дә.
Бүген әниләр бәйрәме
Бүген җирдә тантана
Кояш шуңа көлә бүген
Гөлләр шуңа шатлана!
Бакчабызда 8 март- Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан бәйрәм кичәләре башланып китте. Без дә хөрмәткә лаеклы изге затларны бәйрәм белән тәбрик итәбез. Җир йөзендәге барлык хатын - кызларга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге , бәхетле мул тормыш телибез.
-
Мы - альпинисты! 02.03.2018

Альпинист- человек занимающийся альпинизмом. Многие альпинисты достигли мировой славы благодаря покорению высочайших и труднодоступных вершин. Сегодня дети нашего детского сада покоряли в труднодоступные вершины для себя. Несмотря на свой риск и страх , они прошли дистанцию и пришли на пункт назначения. Только переборов свой страх, дети становятся взрослее и сильнее.
-
Өстәмә түгәрәкләр эшчәнлеге 01.03.2018

Бакчабызда күп төрле өстәмә түгәрәкләр эшли. Бу түгәрәкләргә балалар бик теләп йөриләр. Мондый түгәрәкләр балаларның иҗади сәләтләрен, танып- белү осталыкларын үстерүгә зур ярдәм итәләр. Менә мәсәлән, "Загадочные шашки " түгәрәгедә балалар белемнәрен интеллектуаль яктан үстерәләр.
-
Халкыбызның күңел бизәкләре- рәсемнәрдә 28.02.2018

Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен. Р. Фәйзуллин
Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, бай тарихы, тәрбия хәзинәләре булган милли гамәли сәнгате бар.Балаларны татар-милли гамәли сәнгате белән таныштыру, аларның татар милли бизәкләре турындагы белемнәрен арттыру, билгеле бер җайга (системага) салу максатыннан бакчабызда «Халкыбызның күңел бизәкләре – безнең рәсемнәрдә» темасына күргәзмә оештырылды. Рәсемнәр аркылы балалар татар халкының зәвык белән бизәлгән милли өс һәм аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләренең күптөрлелеге белән таныштылар.
-
"Минем әти- иң остасы!" бәйгесе 27.02.2018

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, гаилә һәм балалар бакчасы арасындагы хезмәтттәшлекне үстерү, үстерешле предмет- тирәлеген тулыландыру , тагын да баету һәм әтиләрнең иҗади сәләтләрен ачу, камилләштерү максатыннан без бакчабызда тәрбияләнүчеләрнең әтиләре арасында "Минем әти - иң остасы!" исеме астында агачтан уенчыклар ясау бәйгесе үткәрдек. Әтиләр бу бәйгегә бик теләп катнаштылар. Эшләнмәләрнең ниндиләре генә юк! Анда уенчыклар да, көндәлек йорт кирәк - яраклары да, логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итәрдәйләре да бар. Һәр кул эше иң югары бәягә лаек. Бу эшләрне без аерым номинацияләр белән бәяләдек. Бу бәйгедә катнашкан барлык әтиләргә дә зур рәхмәт хисләребезне белдерәбез.
-
Хоровое пение - самый эффективный метод развития музыкального слуха 26.02.2018

Потребность выражать себя через пение органично развивалась у человека с давних времен. У детей 6-7 лет, когда слуховой аппарат еще только формируется, можно определить музыкальный слух. Хоровое пение - это самый эффективный метод развития музыкального слуха. В хоре приходится слушать и то, что ребенок поет сам, и то, что поют остальные дети, кроме того, обращать внимание на дирижера, держать под контролем темп, ритм и соответствовать всеобщему эмоциональному настрою. В результате занятий пением устраняются некоторые дефекты речи, развивается дикция, певческое дыхание. К тому же многие врачи утверждают, что дети, когда поют укрепляют свою иммунную систему и здоровье.
-
23 февраль- Ватанны саклаучылар көне! 22.02.2018

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бакчабызда һәр группада әтиләр өчен бәйрәмнәр узды. Балалар үзләренең әтиләре белән рәхәтләнеп күңел ачтылар, ярышларда катнашып, көч сынаштылар. Бәйрәм соңында үз куллары белән ясалган бүләкләрен кадерле кешеләренә тапшырдылар.
-
Татар культурасы атналыгы 21.02.2018

Бакчабызда бу атнада 19 февральдән 22 февральгә кадәр "Татар культурасы атналыгы" игълан ителгән иде. Атналык кысыларында күп төрле эшләр башкарылды. Туган телебез турында әңгәмәләр узды, мультфильмнар каралды, рәсем конкурслары оштырылды. Ә иң күңеллесе - халкыбызның милли уеннарын уйнау булды. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, милли уеннарыбызның файдасы турында белделәр. 21 февраль - Туган тел көнен билгеләп үтеп, туган телебездә күренекле язучыларыбызның әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.







