Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Арский агропромышленный профессиональный колледж" - «Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422019, Республика Татарстан, Арский район, п.Урняк, ул.Садовая, 9а |
| Телефон: | приёмная: +7(843)-665-14-11; бухгалтерия: +7(843)-665-14-03 (факс); дополнительно: +7(843)-665-14-01 |
| E-Mail: | Arsk.Agro@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ ААПК |
| Руководитель: | Давлетбаев Зульфат Миннефарович |
| Год основания учреждения: | 1944 |
| У нас учатся: | 451 |
| У нас учат: | 42 |
Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Арский агропромышленный профессиональный колледж" - «Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Акция "Снежный десант" / "Кар десанты" акциясе. 17.01.2022

Студенты - добровольцы приняли участие в акции "Снежный десант", в рамках которой очистили от снега территорию стелы "Памяти павших" в посёлке Урняк.
Көллиятебезнең актив студентлары, үз теләкләре белән, "Кар десанты" акциясендә катнаштылар. Алар Үрнәк бистәсендә урнашкан "Һәлак булганнар истәлегенә" куелган һәйкәл территориясен кардан чистарттылар.
-
Вечерняя лыжня / Кичке чаңгы. 13.01.2022

Студенты 1 го Филиала приняли активное участие в "Вечерней лыжне", проведённой 13 января на стадионе Арска.
1 нче филиал студентлары 13 гыйнварда Арча стадионында үткәрелгән "Кичке чаңгы" да актив катнаштылар.
-
Новогодние стенгазеты / Яңа ел стенгазеталары 29.12.2021

Группы колледжа приняли активное участие в конкурсе стенгазет. 1 место- 25 группа, 2 место-15 группа, 3 место-41 группа.
Көллияттә Яңа елга карата стена газеталары чыгару буенча конкурс игълан ителгән иде. Барлык төркемнәр дә актив катнаштылар. 1нче урынга 25 төркем, 2 нче урынга 15 нче төркем, 3нче урынга 41 нче төркем студентлары лаек булдылар.
-
Новый год в колледже! / Көллияттә Яңа ел! 29.12.2021

Новый год – это самый веселый, яркий и радостный праздник, его любят и взрослые, и дети, и, конечно же, наши студенты. 28 декабря в колледже прошло новогоднее музыкальное представление «Новогоднее путешествие по странам мира». Студенты и гости нашего праздника познакомились с самыми необычными новогодними традициями и совершили небольшую предновогоднюю экскурсию по разным странам мира. Они побывали в Японии, США, Африке, Грузии, Индии и др. А также узнали, историю встречи Нового Года в России и Татарстане. Наша планета удивительна своим многообразием, и это путешествие- яркое тому доказательство. Помимо перечисленных особенностей праздника, каждая национальность интересна своими танцами и нарядами, которые были представлены на этом мероприятии. Преподаватели, студенты и гости получили поздравления и пожелания от Деда Мороза и Снегурочки, заряд энергии и позитивных эмоций! Главная цель достигнута, значит праздник удался!
Подготовили и провели мероприятие воспитатели общежития Рамазанова Р. Р., Гизатова А. В. и классные руководители.
Яңа ел-иң күңелле, якты һәм шатлыклы бәйрәм, аны өлкәннәр дә, балалар да, әлбәттә, безнең студентлар да ярата. 28 нче декабрь көнне көллияттә «Дөнья илләре буенча Яңа ел сәяхәте» дигән музыкаль тамаша узды. Студентлар һәм бәйрәм кунаклары Яңа ел традицияләре белән таныштылар һәм дөньяның төрле илләренә сәяхәт ясадылар. Алар безне Япония, АКШ, Африка, Грузия, Һиндстан һәм башка илләрдә Яңа елны ничек каршылаулары, шулай ук Россиядә һәм Татарстанда Яңа елны каршылау тарихы белән таныштылар. Безнең планетабыз үзенең күптөрлелеге белән гаҗәпләндерде, һәм бу сәяхәт - моның ачык дәлиле. Бәйрәмдә төрле халыкларның киемнәрен һәм биюләрен тәкъдим итү дә кызыклы, мавыктыргыч булды.Укытучылар, студентлар һәм кунаклар Кыш Бабай һәм Кар кызыннан матур котлаулар, изге теләкләр, энергия һәм уңай эмоцияләр алдылар. Төп максатка ирешелде, димәк, бәйрәм уңышлы узды!
Чараны тулай торак тәрбиячеләре Рамазанова Р.Р., Гизатова А. В. һәм сыйныф җитәкчеләре әзерләделәр һәм үткәрделәр.
-
Опубликованы материалы историко-краеведческой конференции, посвящённой юбилею татарского просветителя Шамсутдина Культеси, «Знания подрастающему поколению через достижения технического прогресса, периодическую печать и систему образования» 28.12.2021

-
Арский центральный стадион г. Арска украсил символ 2022 года - тигр. / Арча шәһәре үзәк стадионын 2022 нче ел символы - тигр бизәде. 25.12.2021

Арский центральный стадион г. Арска украсил символ 2022 года - тигр. Ледовая скульптура изготовлена силами работников и студентов ГАПОУ "Арский агропромышленный профессиональный колледж".
Арча шәһәре үзәк стадионын 2022 нче ел символы - тигр бизәде. Боз скульптурасы «Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе хезмәткәрләре һәм студентлары көче белән ясалды.
-
В колледже состоялось торжественное закрытие Года родных языков и народного единства в Республике Татарстан / Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын йомгаклауга багышланган бәйрәм үтте 23.12.2021

В колледже состоялось торжественное закрытие Года родных языков и народного единства в Республике Татарстан.
Татарстанда 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игьлан ителде. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика закон чыгару органына юлламасында яңгыратканга бер ел вакыт узып та китте. 23 нче декабрьдә «Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын йомгаклауга багышланган бәйрәм үтте. Кичәдә көллият директоры Дәүләтбаев З. М. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына нәтиҗә ясап, ел буе үткәргән чараларда актив катнашкан студентларга Рәхмәт хатлары тапшырды һәм туган телебезне онытмаска, сакларга өндәде. Залда милли көйләр яңгырады. Укучылар үз туган телләрендә рәхәтләнеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, районыбызда дус-тату яшәүче милләтләрнең биюләрен дә бик оста итеп башкардылар. Чара ахырында Г. Тукайның "Туган тел" җыры җырланды. Бәйрәм куңелле узды. Кичәне укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Вәлиева Л. Х., һәм татар теле әдәбияты укытучысы Гыйләҗиева Г. Х. әзерләде. Бер-беребезнең телен хөрмәт итеп, өйрәнергә тырышып, бергә дус-тату яшәргә язсын.
-
Обучающиеся нашего колледжа выступили с концертом в Арском доме-интернате для престарелых и инвалидов / Көллиятнең укучылары Арча картлар һәм инвалидлар интернат-йортында концерт белән чыгыш ясадылар. 22.12.2021

22 декабря обучающиеся 32а и 31 группы под руководством преподавателя Аскаровой А.Д. выступили с концертом, посвященным Году родных языков и народного единства в Арском доме-интернате для престарелых и инвалидов Проживающие в доме-интернате с радостью слушали подготовленные номера. Директор Арского дома-интерната Ибатуллина Гульназ Гилембаевна объявила благодарность студентам и руководителям коллектива.
22 декабрьдә 32а һәм 31 төркем укучылары укытучы Әскарова А.Д. җитәкчелегендә Арча картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган концерт белән чыгыш ясадылар. Интернат-йортта яшәүчеләр әзерләнгән номерларны бик шатланып тыңлады. Арча интернат-йорты директоры Ибәтуллина Гөлназ Гыйлембаевна студентларга һәм коллектив җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде. -
Преподаватель ГАПОУ ААПК Гилязиева Гульшат Хуснулловна стала победителем на республиканском конкурсе профессионального мастерства / Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйләҗиева Гөлшат Хөснулла кызы республикакүләм һөнәри осталык бәйгесендә яулады. 22.12.2021

5 декабря 2021 года в Арском педагогическом колледже им. Г.Тукая состоялся республиканский конкурс профессионального мастерства среди преподавателей татарского языка и литературы. Преподаватель ГАПОУ ААПК Гилязиева Гульшат Хуснулловна стала победителем в номинации "Сердце отдаю детям". От всей души поздравляем!
2021 нче елның 15 нче декабрендә Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирүче уку йортларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында республикакүләм һөнәри осталык бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә ДАҺБУ «Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйләҗиева Гөлшат Хөснулла кызы катнашып, “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә җиңү яулады. Котлыйбыз!
-
Соревнования по волейболу среди юношей и девушек 1-2 курса / 1-2 нче курс егетләре һәм кызлары арасында волейбол ярышлары 21.12.2021

20-21 декабря в ГАПОУ "Арский агропромышленный профессиональный колледж" прошли соревнования по волейболу среди юношей и девушек 1-2 курса. Среди юношей 1 место заняла 21 группа, 2 место-15 группа, 3 место-12 группа. Среди девушек 1 место - 22 группа, 2 место-12 группа. Молодцы, ребята!
20-21 нче декабрьдә «Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесендә 1-2 нче курс егетләре һәм кызлары арасында волейбол ярышлары узды. Егетләр арасында 1 урынны-21, 2 нче урынны-15 , 3 урынны 12 нче төркем студентдалы алды. Кызлар арасында 1 урынга 22 төркем, 2 урынга 12 төркем кызлары лаек булды. Афәрин! Котлыйбыз!










