Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 29 ученика/ Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 12 учителя/ Бездә укыталар: 12 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
24 март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. 15.04.2023

Туберкулез – Җирдә үлемгә китерә торган йогышлы 10 чирнең берсе. Класс җитәкчеләре “Туберкулезны булдырмыйк” дигән темага тәрбия сәгатьләре үткәрделәр. Тәрбия сәгате барышында видеоматериаллар карадылар, анкета үткәрелде.
-
Химия-биология атналыгы кысаларында 14.04.2023

Химия-биология атналыгы кысаларында 5-7 сыйныфларда сәламәтлек сәгатьләре үтте. Әңгәмә барышында укучыларга сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре аңлатылды. Сәламәтлекне саклау юллары аңлатылды.
-
Ачык дәрес 13.04.2023

Бүген химия – биология атналыгы кысаларында 8 нче классларда химиядән ачык дәрес үткәрелде.
-
12 апрель – Космонавтика көне. 12.04.2023

Бу уңайдан, Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары арасында рәсем конкурсы оештырылды. Конкурста укучылар актив катнаштылар.
-
"Мин Тукайны яттан беләм" 11.04.2023

3 нче сыйныф укучысы Әхмәтҗанов Н. "Мин Тукайны яттан беләм" әдәби марафонына кушылды.
#әдәбимарафон.
-
Профориентация эше 10.04.2023

Киләчәк һөнәреңне сайлау – һәркем тормышында мөһим адым. Мәктәпнең 9 нчы класс укучылары «Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе укытучылары белән очраштылар. Укучылар училищеда алырга мөмкин булган һөнәрләр һәм белгечлекләр белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
Язгы өмә дәвам итә. 08.04.2023

8 нче апрель көнне мәктәбебездә укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр катнашында язгы өмә үткәрелде. Мәктәпнең капка төбе, койма кырыйлары себерелде. Балалар мәйданчыгы, спорт мәйданчыгында кипкән үләннәр, көздән калган яфраклар тырмаланды. Мәйданчыклар тирәсендәге чүпләр җыелды.
-
Сәламәтлек-иң зур байлык. 07.04.2023

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәр системасы формалаштыру, сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия икәненә төшендерү, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү максатыннан, 5-9 нчы сыйныфларда “Сәламәтлек-иң зур байлык” дигән темага тәрбия сәгатьләре узды. Саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында аңлатылды. Сәламәтлек өчен чисталыкның, көндәлек режимның, дөрес туклануның, спорт белән дус булуның кирәклеге әйтелде.
-
«Космонавтика көненә поделка конкурсы» 07.04.2023

12 нче апрель Космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан без укучылар белән поделка конкурсы игълан иттек. Һәр укучы үзенең фантазиясен эшкә җигеп поделка ясап килде. Укучылар һәр бәйрәмне конкурсларны көтеп алалар һәм бик теләп катнашалар.
-
Экологик айлык 07.04.2023

Экологик айлык кысаларында Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары һәйкәл янын чистарттылар.

















