Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 29 ученика/ Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 12 учителя/ Бездә укыталар: 12 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 301 ( 302 ) 303 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
23 нче гыйнвар көнне мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. 24.01.2015

Җыелышта район Мәгариф идарәсе методисты Яхина Роза Гарабшевна катнашты. Әти-әниләр ачык дәресләрдә булдылар, класс җитәкчеләре белән үзләрен борчыган сорауларга бергәләп җавап эзләделәр. 9 нчы класста имтиханнарга әзерлек турында сөйләшү булды. Җыелышның гомуми өлешендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сафиуллина Г.К. 2 нче чирек йомгаклары, 8-9 нчы классларда профессиональ үзбилгеләнү буенча эш белән таныштырды. Мәктәп директоры Бәдертдинов В.Х. укыту-тәрбия эшенең торышы турында сөйләде. Авыл фельдшеры Валиева Л.И. «Агрессиянең сәбәпләре» темасына чыгыш ясады.
-
Хоккей ярышы. 22.01.2015

21 январь көнне Носы мәктәбе катогында хоккей ярышы булып узды. Ярышта ике команда: "Носы" һәм "Сәрдәбаш" командалары көч сынашты. Уен бик мавыктыргыч иде. Җанатарлар да көч биреп торды.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан шефлык эше. 22.01.2015

-
Күмәк эштән соң саф һавада бергәләп уйнау да рәхәт. 22.01.2015

аларда бердәмлек, дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләүдә зур роль уйный. 6 класс укучылары рәхәтләнеп таудан чана шудылар, кызыклы уеннар уйнадылар.
-
Бердәмлектә көч! 21.01.2015

Шугалак, каток дигән сүзне ишетү белән, балаларның күзләрендә очкын кабына, күңелләре күтәрелә. Алар иң элек чистарту эшләре башкара: егетләр көрәкләр тотып катокны кардан чистарта, ә кызлар ялт итеп себереп куя. Бердәмлектә көч!
-
21 нче январьда 8 нче һәм 9 нчы класс укучылары белән “Кулланучылар хокукларын яклау” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. 21.01.2015

21 нче январьда 8 нче һәм 9 нчы класс укучылары белән “Кулланучылар хокукларын яклау” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. ТР Арча муниципаль районы Дәүләт алкоголь инспекциясе кулланучылар хокукларын яклау эшләре буенча белгечләр Валиева Алсу Илсуровна һәм Гильматдинова Зөһрә Рафиковна укучыларны кулланучыларның хокуклары белән таныштырдылар, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Укучыларга бу мәгълүматлар бик файдалы булды.
-
Кошлар безнең дусларыбыз. 21.01.2015

Кошлар безнең дусларыбыз. Алар безнең бакчаларыбызны корт-бөҗәкләрдән саклыйлар, үзләренең матур сайраулары белән күңелгә илһам бирәләр. Шуның өчен без кыш көннәрендә аларга җимлекләр ясыйбыз, көн саен шифалы бөртекләр, тәмле ипи белән сыйлыйбыз.
-
20 гыйнварда 6 класста “Туган телем язмышы” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. 20.01.2015

20 гыйнварда 6 класста “Туган телем язмышы” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Тәрбия сәгате “Туган тел” җыры белән башланып китте. Укучылар туган телебезгә атап язылган шигырләрне укыдылар, татар халкының күренекле язучылары, галимнәре турында белемнәрен тирәнәйттеләр, туган тел турында мәкальләр әйтештеләр. Тәрбия сәгатендә туган телне тирәнтен өйрәнү, аны саклау, аның белән горурланып яшәү – һәркайсыбызның изге бурычы дигән нәтиҗә ясалды.
-
Кышкы табигатькә экскурсия. 19.01.2015

19 гыйнварда 6 класс укучылары кышкы табигатькә экскурсиягә чыктылар. Экскурсия барышында укучылар табигатькә сокланып кына калмадылар, кыш турында шигырьләр, сулыклар турында әңгәмәләр үткәрделәр. Укучылар кар катламының тигез һәм үзән урыннарда ничек булуын күзәттеләр, нәтиҗәләр ясадылар.
-
Һәйкәл янын чистарту. 19.01.2015

17 гыйнвар көнне 5 класс укучылары Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл янында чистарту эшләре башкардылар. Класс җитәкчеләре балаларга бу дәһшәтле сугыш турында кыскача гына сөйләде, балалар да әңгәмәгә теләп катнаштылар.

















