Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 ( 248 ) 249 250 >>
-
АРМСПОРТ. 16.05.2016

14 мая 2016 года в спорткомплексе Арча прошло Первенство Арского муниципального района по армспорту среди юношей и девушек 1999-2000, 2001 г.р. и моложе. Ученики нашей школы приняли активное участие в этих соревнованиях. Яруллина Э. заняла 2 место, Сафиуллин И. 3 место, Нигматзянова З. 3 место в своих весовых категориях. Поздравляем!
-
Подготовка к ОГЭ. 14.05.2016

В нашей школе проводятся консультации по подготовке к ОГЭ с учащимися 9 класса. Ученики усердно занимаются на занятиях, в полной мере понимая их важность.
-
Экскурсиядә. 13.05.2016

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 3-4 класс укучылары белән язгы табигатькә экскурсиягә чыктык. Челтер чишмәләрне, беренче чәчәкләрне, чыршы җиләкләре күреп хозурландык.
-
Авыл китапханәсендә. 12.05.2016

Носы мәктәбе укучылары китапханәгә бик теләп йөриләр. Төрле проект, эзләнү эшләре өчен кирәкле материал туплыйлар, яңалыклар белән танышып баралар.
-
Бөтенроссия тикшерү эше. 11.05.2016

Бүген, 11 май көнне, 4 класс укучылары рус теленнән Бөтенроссия тикшерү эшендә катнаштылар.
-
Бәйрәм белән! 09.05.2016

Сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм!
9 Май – аерым бәйрәм, анда югалтулар кайгысы һәм Бөек Җиңү шатлыгы бергә берләшкән. Җиңү көне һәрвакыт шул авыр чакларда халыкның нинди газаплар күрүен искәртеп торачак. Туган илебезне саклау өчен гомерләрен биргән, тылда үзләренең фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан, илебезне җимереклекләрдән торгызган кешеләр һәрвакыт безнең истә.
Кадерле ветераннарыбыз! Сезнең үлемсез батырлыгыгыз өчен чын күңелебездән рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез барыгыз да – Җиңүчеләр буыны. Сезнең тормышыгыз – Ватанга тугрылык, Туган илебезгә фидакарь хезмәт итү һәм ихтыяр көче үрнәге. Җирдәге тынычлык, Ватаныбыз азатлыгы өчен күрсәткән батырлыгыгыз бәяләп бетергесез.
Сезгә чын күңелемнән тыныч күк йөзе, озын гомер, сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете һәм иртәге көнгә ышаныч телим! Бөек Җиңү көне белән!
Муниципаль район башлыгы
И.Г.Нуриев
-
Алар даны мәңгелек... 08.05.2016

7 нче май көнне Сәрдәбаш авыл клубында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы булды. Бәйрәмне Шушмабаш авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Сагитова М. башлап җибәрде һәм үзенең изге теләкләрен җиткерде. Ветераннар советы рәисе Сәмигуллина Ә. апа үзе дә сугыш чоры баласы. Ул да авылдашларын бүгенге бәйрәм белән котлады.Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары кунакларны бәйрәм белән котлап театральләштерелгән чара тәкъдим итте. Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылыбыз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәлгә венок куелды һәм илебез тынычлыгы өчен башларын салган батырларны бер минут тынлык белән искә алдык.
-
Митинг. 07.05.2016

Бүген 7 май көнне мәктәбебез укучылары белән Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгелән үтү йөзеннән,тыл ветеранарын чакырып бәйрәм чаралары үткәрелде. Сугыш кырында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә обелискка чәчәкләр һәм венок куелды.
-
“Үлемсез полк” . 07.05.2016

Бүген, 7 нче май көнне мәктәбебезнең барлык укучылары,укытучылары катнашында“Үлемсез полк” акциясе уздырылды. Митингка сугышта һәлак булган туганнарыбызның, авылдашларыбызның фотоларын күтәреп чыктык.
-
Күп укыган –күп белгән. 06.05.2016

Cәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары һәрдаим яңа китаплар белән танышып торалар. Менә бүген дә китапханәче Ләйсән апалары укучыларга бик күп кызыклы китаплар тәкъдим итте.

















