Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
Сәламәт әни - сәламәт бала! 26.11.2016

25 нче ноябрь көнне, мәктәбебезнең “ СМС-ДЕТИ” мобиль бридасы балалары “Әниләр көне “ уңаеннан “Сәламәт әни - сәламәт бала” акциясен уздырдылар.Элеге акциягә укучыларыбыз алдан әзерләнделәр.Әниләренә багышлап рәсемнәр ясадылар,ярату символы булган йөрәк рәсемнәрен яраткан әниләренә,әбиләренә бүләк иттеләр.Соңыннан шушы акциядә катнашучыларның барысына да кишер-сары төстәге ленталар бәйләнде.Бу төс безнең кояш төсе, шатлык һәм нәсел дәвамчанлыгы төсе булып тора.Кадерле әниләребез сәламәт булганда гына балалар сәламәт була.
-
Географиядән ачык дәрес .
26.11.2016
Тарих – география атналы кысаларында 9 сыйныфларда географиядән ачык дәрес үткәрелде. Дәрес вакытында укучылар электр энергиясен җитештерүче электр станцияләре буенча мәгълүмат алдылар. Дәрес сингапур технологиясе буенча үткәрелде. Укучылар парларда, группаларда эшләделәр, төрле биремнәрне үтәделәр, проект эше якладылар.
-
Атналык дәвам итә.
25.11.2016
Тарих – география атналыгы кысаларында “Минералларның могҗизалы дөньясы”дип исемләнгән географик кичә булды. Залга минераллар коллекциясе куелган иде. Коллекция укучыларда зур кызыксыну уятты. Кичә барышында укучылар минералларның төрле мохиттә, Җир һәм планеталарның каты һәм газсыман өслегендә һәм җир астында, тере организмнарда һәм микроорганизмнар эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килүен белделәр. Минералларның состав өлешен билгеләү буенча тәҗрибәләр үткәрделәр.
-
Атналык дәвам итә. 24.11.2016

Тарих-география атналыгы дәвам итә. 5 нче класста Төхфәтуллина Р.Р. “Без Борынгы Көнчыгышта” темасына ачык дәрес уздырды. Укучылар Борынгы Мисыр һәм Елгаара өлкә темалары буенча алган белемнәрен искә төшерделәр, гомимиләштерделәр. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү максатыннан дәрестә проект яклау алымы да уңышлы кулланылды. ФГОС таләпләренә туры китереп төзелгән бу дәрес нәтиҗәле булды.
-
Иҗади эзләнү проект эше . 24.11.2016

Тарих – география атналыгы кысаларында укучылар үзләренең фәнни тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр. Латыйпова Ч. “Туфракның составы”, Романова А. “Туган ягым – яшел бишек” темасына иҗади проектларын якладылар. Алар проектның эш тәртибе, максаты, нинди эш алымнарын кулланулары турында сөйләделәр.
-
“Көзге фьюжн”.
24.11.2016
23 нче ноябрь көнне, мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары Арча мәдәният йортында үткәрелгән ”Осенний фьюжн” (көзге бал) бәйрәм чарасында катнашып кайттылар.Элеге чарада төрле конкурслар үткәрелде. Укучыларыбыз 30 нчы еллар мәдәнияте буенча сорауларга җаваплар бирделәр.Соңыннын 30 нчы еллар стилендәге күмәк бию белән чыгыш ясадылар.Бәйрәм укучылар күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.
-
Түгәрәкләр эшли.
23.11.2016
Татар теле һәм әдәбияты фәне белән кызыксынучылар түгәрәктә шөгыльләнәләр. Укучылар “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Ялкын” журналларын яратып укыйлар. Үзләре дә мәктәп газетасы өчен мәкаләләр, шигырьләр язалар.
-
Тарих-география атналыгы. 23.11.2016

Тарих-география атналыгы кысаларында 5-6 нчы класслар арасында интеллектуаль уен уздырылды. Укучылар үзләренең белемнәрен гомумиләштерделәр, системалаштырдылар. Командада эшләү күнекмәләрен үстерделәр.
-
Диагностическое тестирование.
22.11.2016
22 ноября в 4-х, 6-х и 8-х классах прошло диагностическое тестирование по английскому языку.
-
День словарей.
22.11.2016
Сегодня в нашей отметили День словарей, а также 215- летие со дня рождения составителя словаря великого живого русского языка.

















