Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Чын варислар сафына бастык. 23.09.2020

23 нче сентябрь көнне безне варислар сафына кабул иттеләр. Чын варислар сафына басканчы бик күп юллар-дәресләр үттек, үзебезнең осталыгыбызны күрсәттек. Мәкальләр дә әйттек, санадык, җырладык, сорауларга җаваплар да таптык. Һәм менә ниһаять, соңгы дәрес- Варислар тукталышы. Иң беренче аларның бурычларын искә төшердек һәм тантаналы рәвештә ант бирдек.
-
Мәрхәмәтле эшләр атнасы. 21.09.2020

Көзге игелекле эшләр атналыгы дәвам итә. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары һәйкәл тирәсен тәртипкә китерделәр.
-
ВПР в школе 21.09.2020

Всероссийские проверочные работы — это итоговые контрольные работы с едиными стандартизированными заданиями, которые проверяют знания школьников по предмету. Сегодня учащиеся 7 класса выполнили ВПР по русскому языку.
-
Класс җыелышы. 18.09.2020

7 нче класста класс җыелышы үтте. Укучылар отряд советы билгеләделәр, класс почмагын яңарттылар. Класстагы укучыларның вазыйфалары кабат исләренә төшерелде.
-
“Мәрхәмәтле Татарстан”. 14.09.2020

“Мәрхәмәтле Татарстан” атналыгы кысыларында 5 сыйныф укучылары белән класс сәгате уздырылды.
-
Сәламәт булыйк! 11.09.2020

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Сәламәтлек көне“ үткәрелде. Салкын тиюдән саклану, физик көчне үстерү буенча әңгәмәдә укучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар. Соңыннан укучылар белән спорт уеннары оештырылды.
-
Ничек әдәпле булырга? 07.09.2020

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 2, 4 класс укучылары белән бүгенге класс сәгатендә әдәплелек кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан өйдә, мәктәптә үз – үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен кабатладык. Ихтирамлы, игътибарлы, ягымлы булу серләрен чиштек. Уңай хәм тискәре гадәтләргә бәя бирергә өйрәндек.
-
Класс сәгате. 04.09.2020

Бүген классларда җиңүнең 75 еллыгына, флаг көненә, терроризмга каршы класс сәгатьләре үтте.
-
«Нәрсәул терроризм һәм экстремизм?" 04.09.2020

3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Шул уңайдан 8 нче сыйныф укучылары «Нәрсә ул терроризм һәм экстремизм?" дигән темага әңгәмә уздырдылар. Чара барышында куркыныч хәлләрдә үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр.
-
Бүген мәктәбебездә беренче сыйныфта укучы балаларга "мәдәни көндәлек" тапшырылды. 03.09.2020

Димәк, хәзер укучыларның ике көндәлеге бар. Берсе аның уку предметлары буенча төп көндәлек булса, икенчесе исә бүген генә укучыларга тантаналы төстә тапшырылган "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге". Алар уку елы дәвамында көндәлектәге мәгълүмат ярдәмендә Татарстанның мәдәни объектлары белән танышачак, мәдәният учакларына барып кайткач, хатирәләрен, хис-кичерешләрен көндәлеккә язарга тиеш булачак. Ел азагында тутырылган көндәлекләргә бәйге үткәреләчәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Моннан тыш, алар Казанга тантаналы чарага чакырылачак.

















