Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
“Ягез әле, егетләр! А ну-ка, парни!” 24.02.2026

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, хәрби-патриотик айлык кысаларында, мәктәбебездә "Ягез әле, егетләр" дип аталган чара оештырды. Әлеге ярышта 1-9 нче сыйныф егетләре ике командага бүленеп көч сынаштылар. Егетләр бик актив булып спорт уеннарында катнаштылар.
Сегодня в спортивном зале нашей школы царил настоящий дух соперничества и патриотизма. Здесь прошли ежегодные соревнования «А ну-ка, парни!» среди юношей 1-9 классов, посвященные Дню защитника Отечества. Соревнование состояло из нескольких эстафет, где пригодилось не только умение быстрее всех выполнить задания, но и не нарушить правила прохождения препятствий.
-
23 февраля отмечается День воинской славы России — День защитника Отечества. 22.02.2026

23 нче февраль-Россиянең Хәрби дан көне-Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Бүген бу-Ватанны саклаучыларның, яклаучыларның һәм якларга әзер булучыларның бәйрәме. Ветераннар, хезмәт фронтында катнашучылар һәм үзләренең батырлыклары, батырлыгы һәм фидакарьлеге белән җиңүне якынайткан һәм безнең тыныч киләчәк өчен хәтеребездә мәңгегә калырга тиеш. Югары сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салдык һәм аларны бер минутлык тынлык белән искә алдык.
Сегодня это праздник всех тех, кто защищал, защищает и готов защищать Отечество. Имена ветеранов, участников трудового фронта и всех тех, кто своим героизмом, мужеством и самоотверженным трудом приближал победу и наше мирное будущее должны навсегда остаться в нашей памяти.С учениками старших классов возложили цветы к Обелиску памяти воинов, погибших в годы Великой Отечественной войны и почтили их память минутой молчаний.
-
Туган телен кадерләгән халык кадерле була 21.02.2026

Туган җирең – Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле...
Бүген, 21 февраль – Халыкара Туган тел көне. Телебез - тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше, тел – сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, бабаларыбызның үткәне. Һичшиксез, туган тел – ул халыкның «җаны», милләтнең яшәү нигезе һәм аның үзенә генә хас үзенчәлеген саклауның иң көчле коралы, чөнки һәр халык үзенең тарихы, дине, мәдәнияте һәм теленнән рухи көч алып яши. Дөньядагы милли мәдәниятләрнең күптөрлелеген һәм меңнәрчә телләрнең кабатланмас матурлыгын билгеләгәндә, без нәкъ менә туган телдә әйтелгән сүзнең зур көчкә ия булуын яхшы беләбез.
Бүген мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында “Туган телен кадерләгән халык кадерле була” дип исемләнгән бәйрәм үтте. Бәйрәмдә туган телгә багышланган шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, халкыбызның онытылып барган уеннары искә төшерелеп уйналып үтте.
Атналык кысаларында үткән “Матур язу”, “Табышмаклар” конкурсына нәтиҗәләр ясалды, җиңүче укучыларга бүләкләр тапшырылды.
-
Бәйрәм белән кадерле кешем! 21.02.2026

"Ватанны саклаучылар көне" белән котлап, кадерле әтиләребезгә бәйрәм открыткалары ясадык.
Әти — безнең терәгебез,
Әти — безне яклаучы.
Авырлыклар китермичә,
Давыллардан саклаучы.Әниләребез ничек кадерле булса, әтиләребез дә безгә шулай ук якын. Аларны без бик яратабыз. Бәйрәм белән Сезне!
-
"Герой-шәһәрләр" 20.02.2026

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 7 нче класста "Герой-шәһәрләр" темасына әңгәмә үткәрелде. Презентация буенча укучылар Бөек Ватан сугышына кагылышлы вакыйгаларны искә төшерделәр, герой-шәһәрләр турында сөйләштеләр.
-
“Фотошоу” уены 20.02.2026

Туган тел атналыгы кысаларында “Фотошоу” уены үтте. Кешедәге хисләрне аңлату өчен кайбер вакытта сүзләр генә җитеп бетми, ә жест һәм мимика да эшкә җигелә. Бу бигрәк тә төрле телләрдә сөйләшүчеләр арасында киң файдаланыла. Бүген мәктәбебез укучылары, сүзсез генә, төрле хисләрне тасвирлап күрсәттеләр.
-
Шашка ярышлары 20.02.2026

19 нчы февраль көнне Арча Укучылар сараенда мәктәп укучылары арасында шашка буенча шәхси һәм команда беренчелегенә район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары да бу ярышта катнаштылар. 9 класс укучысы Рахматуллин Ф. 4 нче төркем егетләре арасында 3 нче урынга лаек булды. Аны җиңүе белән котлыйбыз!
-
Җомак әйтәм – җавабын тап 20.02.2026

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зиһенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән әйтем әнә шуңа ишарә.
“Табышмак” сүзен борынгылар “табагач” дип йөрткәннәр. Себер татарлары аны әле хәзер дә “тамырсак” дип йөртәләр.
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында “Җомак әйтәм-җавабын тап” уены үткәрелде. Укучылар табышмакларның җавапларын таптылар, җавапларның рәсемнәрен ясадылар. -
Парламентский урок – 2026. 19.02.2026

19 февраля в 9 классе прошел Парламентский урок – 2026, на тему «Трудом и ратным подвигом Отечество мы славим!», приуроченный к объявленному в 2026 году в Республике Татарстан Году воинской и трудовой доблести. В ходе занятия обучающиеся отвечали на вопросы о ключевых датах и событиях в истории страны, связанных с важнейшими моментами в жизни государства и общества.
Парламентский урок призван пробудить у учащихся чувство гордости за историю многонационального народа России, за героев прошлого и настоящего — тех, кто сражался на фронтах, и тех, кто ковал Победу в тылу, кто сегодня стоит на страже мира и кто создаёт будущее страны в цехах, классах, лабораториях и на сельскохозяйственных угодьях. Парламентский урок стал не только познавательным, но и вдохновляющим событием. Он помог ребятам осознать свою роль в будущем страны и понять, что каждый из них может внести свой вклад в общее дело.
-
Зирәкләр эзе буйлап 19.02.2026

Бүген, 19 нчы февраль көнне, мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында “Зирәкләр эзе буйлап” дигән интеллектуаль уен үтте. Уенда укучылар бик теләп катнаштылар. Укучылар эзләр буенча кызыклы сораулар тукталышына хәрәкәт иттеләр. Төрле сорауларга җавап биреп, телебезнең бай һәм матур булуына төшенделәр.

















