Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 361 362 ( 363 ) 364 365 366 367 368 369 370 >>
-
Хәтерләрдә тарих яңара 15.10.2015

Менә байтак еллар инде халкыбыз һәр елның 15 нче октябрендә Хәтер көнен билгеләп уза. Хәтер көне – 1552 елның октябрендә Явыз Иван гаскәрләре белән сугышып, Казан ханлыгы өчен шәһит киткәннәрне искә алу көне ул. Бу көн “Матәм көне – Хәтер көне” генә түгел, ә күңелләребезне сафландыру, пакьландыру, чистарту көне дә.
Яралы хәтер тарихтагы канлы сәхифәләрне күңелдә яңарта... 1552 нче елда яулап алынганнан соң Казан җимерелә. Халык кырыла. Нәкъ менә шушы көннән соң татар халкы өчен берничә гасырга сузылачак икътисади, сәяси, мәдәни һәм демографик геноцид башлана. Дәүләтчелеген югалткан халыкны тез чүктерү өчен алга таба иң явыз һәм астыртын алымнар эшкә җигелә.
Хәтер көнен билгеләп үтү максатыннан мәктәбебездә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шигапова Г.Х. бик эчтәлекле ачык сыйныф сәгате үткәрде. Чара барышында әлеге көннәрдә Казан ханлыгы, татар халкының батырлыгы, шулай ук Казан ханлыгының ничек җимерелүе, Сөембикә ханбикә турында укучыларга тулы информация бирелде.
Татарның хәтере бар. Башыннан кичкәннәре күңеленә уеп язылган, һәм ул күңел язуларын беркем дә сызып, бетереп ташлый алмас! И, гыйбрәтле язмышка дучар булган халкым, зинһар киләчәгеңне сакла! Бүтән беркайчан да мондый вәхшилекләр кылынмасын һәм һәрвакыт күгебез аяз булсын!
-
"Апуш" чишмәсе 13.10.2015

Сулыкларны саклау, чишмәләрне торгызу барыбыз өчен дә изге эшләр. Авылыбыз да "Апуш" чишмәсен төзекләндерү эшләре күптән башланды. Укучыларыбыз да бу эштә катнашалар, үз көчләрен кертәләр. Бүген дә чишмәнең тирә-ягын ямьләндерү максатыннан, укучыларыбыз агач утыртып кайттылар.
-
Көзге бал 09.10.2015

Яңа Иябаш башлангыч мәктәбендә "Көзге бал" бәйрәме уздырылды. Укучылар командаларга бүленеп, төрле конкурсларда катнаштылар. Укучыларның көзге байлыклардан эшләгән композицияләре кичәгә ямь биреп торды.
-
Бакчаны кышка әзерлибез 08.10.2015

Мәктәп бакчасыннан мул уңыш җыеп, бакчаны кышка әзерләү тәмамланды, сарымсак утыртылды.
-
Воспитательный час "В гостях у приставок" 07.10.2015

Сегодня в 7 классе прошел воспитательный час "В гостях у приставок".
Орфограммы, орфограммы,
Водят буквы хоровод!
В жизни будет тот успешен,
Кто в лицо их узнаёт.
Чтоб учиться на отлично,
Нужно знать весьма прилично
Всё, что вам даётся в школе.
-
"Здоровая пробежка" 06.10.2015

5 октябрь көнне Арча укучылар сараенда мәктәбебезнең "SMS -дети" республикакүләм проектда катнашучы укучылар район семинарында - "Здоровая пробежка" акциясендә катнаштылар.
-
Котлы булсын бәйрәмең!!! 05.10.2015

1 октябрьдән, гадәттәгечә, Өлкәннәр ункөнлеге башланып китте. Бүген Яңа Кырлай мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан "Көзге моң" дип исемләнгән концерт-очрашу булды. Авылыбыз өлкәннәре - мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыккан ветеран-укытучылар, хезмәткәрләр - хезмәттәшләре белән очрашып сөйләштеләр. Укучыларыбызның һәр чыгышын алкышллап, сөенеп карадылар алар.
-
Иң гүзәл кеше икәнсез! 05.10.2015

5 октябрь бәйрәмнәргә бай булды. Яңа Кырлай Мәдәният йортында уздырылган концерттан соң, кадерле ветеран укытучыларыбызны, хезмәткәрләрне мәктәпкә дәштек. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Әлеге кичә җырлар һәм теләкләр белән үрелеп барды. Ветеран укытучылар үзләренең укыту дәверендә булган күңелле мизгелләре белән уртаклаштылар. Без аларга ныклы сәламәтлек телибез, үз хезмәтләренең игелеген күреп, озак яшәсеннәр.
-
Яшь җаннарга - Ходай илчесе! Ул Сез - Укытучылар! 05.10.2015

Мәктәбебездә Укытучылар бәйрәме тантаналы төстә билгеләп үтелде. Иртәнге линейкада башлангыч һәм 6,8 класс укучылары барлык укучылар исеменнән укытучыларга бәйрәм котлавын җиткезделәр, матур шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр.
-
Укытучылар көне белән!!! 05.10.2015

Бәйрәмең белән Сине, укытучым!
Йөрәгемнең якын кешесе.
Дөнья серен безгә өйрәтүче.
Яшь җаннарга — Ходай илчесе!
Сезгә телибез саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.
Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!













