Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 341 342 343 344 345 ( 346 ) 347 348 349 350 >>
-
“Россия Династияләре” исемле регионара конкурс 26.03.2016

25 март көнне Казан шәһәренең 139 нчы номерлы гимназиясендә “Россия Династияләре” исемле регионара конкурска нәтиҗәләр ясалды һәм җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнарын тапшырдылар. Мәктәбебезнең 6 сыйныф укучысы Рәхимова Динара Дамир кызы шушы конкурста катнашып, 3нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз!
-
I Всероссийская (XVII Поволжская) научная конференция учащихся им.Н.И.Лобачевского 26.03.2016

Научная конференция учащихся имени Н.И.Лобачевского впервые была проведена в 1980 году. Тогда в ней приняли участие 50 школьников Малого университета КГУ. В 2015 – 2016 учебном году конференция получает статус Всероссийской. В составе научного комитета конференции ректор Казанского федерального университета Ильшат Гафуров, заместитель Премьер-министра Республики Татарстан - министр образования и науки Республики Татарстан Энгель Фаттахов, начальник Управления образования Исполнительного комитета г.Казани Ильсур Хадиуллин, заместитель главного редактора «Учительской газеты» Ольга Максимович. Ученица 9 класса Гайфуллина Р.Р. выступила со своей исследовательской работой в секции "Лингвокультурология и межкультурная коммуникация", была награждена Почётной грамотой КФУ, получила сертификат участника очного тура. Желаем ей дальнейших успехов!
-
Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесе 25.03.2016

2016 нчы елның 24-25 мартында Казан шәһәре Халыклар дуслыгы йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесе уздырылды. Бу бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. Ул иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, укытуның нәтиҗәлелеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйгенең беренче турында Татарстан Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләреннән 100 артык ана теле һәм әдәбияты (татар, рус, чуваш, удмурт, мари һ.б.) укытучысы катнашты. Конкурста катнашучылар жюри әгъзаларына үзләренең эш системасын, уңышларын күрсәткән портфолио, мәгариф бүлекләреннән эше турында бәяләмә тәкъдим иттеләр, “Минем педагогик осталыгым” дигән темага эссе яздылар. Бәйгедә иң күп балл җыйган укытучылар конкурсның икенче турына узды. Бу турда Арча районы данын Яңа Кырлай урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Миләүшә Рафис кызы һәм Шурабаш мәктәбенең мари теле укытучысы Антипова Олеся Игоревна якладылар. 24 март көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында уздырылган бәйгедә укытучылар мастер-класс күрсәттеләр, милли костюмнар якладылар. Зарипова Миләүшә Рафис кызының мастер-классы Г. Тукай иҗатына багышланган иде. Шулай ук алар кием үрнәкләрен дә Тукай чорындагы татар авылы хатын -кызларыныкын сайлаганнар иде. Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Миләүшә Рафис кызы уңышлы гына чыгыш ясап “Укытучылар остазы” номинациясендә җиңү яулады. Укытучыбыз Миләүшә Рафис кызын чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Сингапур укулары 25.03.2016

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә Сингапур структурасы буенча укуларның икенче этабы узды .Мәктәбебез укытучылары бу укуларда актив катнаштылар.
-
“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 24.03.2016

23 нче мартта “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең 2 туры узды. Ул татар телен, әдәбиятын үстерү, иҗатка сәләтле укучыларны барлау максатыннан үткәрелә. 2877 эш арасыннан экспертлар 211 шигъри әсәр,84 проза, 5 сәхнә әсәрен сайлап алган. 2 турга узган укучылар арасында безнең мәктәп укучысы Гильмуллина Рәзинә ( 8 нче сыйныф) дә бар. Аның эшен язучы һәм шагыйрьләр катнашындагы жюри бәяләде. 2 нче турга узган һәм уңышлы чыгыш ясаган укучыбызны котлыйбыз!
-
Котлыйбыз!!! 23.03.2016

Бүген Яңа Кишет мәктәбе базасында башлангыч профсоюз оешмаларының волейбол буенча ярышы булды. Ярышта безнең мәктәп коллективы да актив катнашты. Кызлар командасы уңышлы чыгыш ясап, өченче урынны яулады. Молодцы, кызлар!
-
Шашка һәм шахмат буенча ачык район турниры 23.03.2016

23 нче март көнне Арча станциясендәге күпфункцияле мәдәни-спорт үзәгендә башлангыч сыйныф укучылары арасында шашка һәм шахмат буенча ачык район турниры үткәрелде. Яңа Кырлай, Утар-Аты, Кәче, Иске Чүриле, Пөшәңгәр һәм Арчаның 4 нче номерлы башлангыч мәктәпләреннән килгән яшь спортчылар шәхси беренчелектә көч сынаштылар.Шашка буенча кызлар арасында укучыбыз Алсу Шакирова 3 нче урынга ия булды. Шулай ук егетләр арасындагы ярышта да укучыбыз Әмир Шигаповка 3 нче урын бирелде. Молодцы, укучылар! Киләчәктә дә зур җиңүләргә ирешүегезне теләп калабыз!
-
Волейбол ярышына әзерләнәбез 22.03.2016

Иртәгә булачак волейбол ярышына укытучыларыбыз дәресләрдән соң һәм каникул көннәрендә әзерлекне алып барды.Укучылар командасына каршы уйнап, алар әлеге уенның кагыйдәләрен һәм уйнау ысулларын төшенделәр. Уңышлар Сезгә, укытучылар!!!
-
XIV регионара Каюм Насыйри укулары 21.03.2016

21 март көнне Казан шәһәрендә XIV регионара Каюм Насыйри укулары узды. Укуларның максаты: сәләтле балаларны ачыклау, аларның үсеше өчен җирлек тудырудан гыйбарәт иде. 14 секциягә бүленеп, укучылар үзләренең фәнни-эзләнү эшләрен якладылар, комиссия әгъзаларының сорауларына җавап бирделәр. "Татар прозасы һәм халык авыз иҗаты" секциясендә Яңа Кырлай мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Габдельнурова Энҗе "Арча ягы язучылары иҗатында урманнарны саклау темасы" эше белән чыгыш ясады һәм Мәгариф һәм фән министрлыгының Грамотасы белән бүләкләнде.
-
Нәүрүз 19.03.2016

Мәктәп күләмендә “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Укучылар Нәүрүзне матур җырлар, биюләр белән каршы алдылар,табышмаклар әйтештеләр.Укытучыларга, укучыларга саулык-сәламәтлек, бәхетләр, күп шатлыклар теләделәр. Бәйрәм спорт уеннары белән дәвам итте.Бәйрәм ахырында “карга” боткасы һәм коймак белән сыйландылар. Рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар.













