Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Без Җәлилне укыйбыз 15.02.2021

3 нче класс укучылары Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигыре белән "Җәлилне укыйбыз" марафонына кушылдылар.
-
"Китап бүләк ит" акциясе 15.02.2021 Мәктәбебезне 1979 нчы һәм 1991 нче елны тәмамлаган укучыларыбыз Муллахмәтова Г.Н. белән Гарипов Р.Р. "Китап бүләк ит" акциясенә кушылып,үзләренең бүләк иткән китаплары белән мәктәп китапханәсе фондын баеттылар. Без аларга рәхмәтебезне белдерәбез.

-
Татар халык уеннары 13.02.2021 2021 ел-Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 13 нче февраль көнне класс җитәкчесе Шигапова Г.Х. 6 класс укучыларына “Татар халык уеннары” дип исемләнгән класстан тыши чара уздырды. Халык уеннары аша туган телебезгә һәм гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт, балалрда татар халкына хас булган тырышлык, түземлек, гаделлек сыйфатларын тәрбияләү төп максат булды. Укучылар бик кызыксынып татар халык уеннарында катнаштылар.

- «Жилкәннәр җилдә, кеше тормышта сынала...» 13.02.2021 12 февраль көнне 2021 ел-Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 7 класста Мифтахова Г.Г. «Жилкәннәр җилдә, кеше тормышта сынала...» дигән темага тәрбия сәгате үткәрде.
-
"Искиткеч әйдаман" ("Замечательный вожатый") 12.02.2021 Бүген Арчаның 1 нче номерлы мәктәбендә "Искиткеч әйдаман" республика отряд әйдаманнары конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурста 8 класс укучысы Рахимова Л. уңышлы чыгыш ясап "Иң ярдәмчел әйдаман" номинациясендә җиңү яулады. Җитәкчесе педагог-организатор Шарафетдинова Г.Н.

-
“Ә күңелләр һаман яралы...” 12.02.2021 12 февраль көнне Г.Тукай музее хезмәткәрләре белән берлектә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуларына 32 ел уңаеннан үткәрелгән “Ә күңелләр һаман яралы...” дип аталган чара үтте. Укучылар белән очрашуга авылдашларыбыз – “әфган егетләре” Кавиев Фердинат Дәүләт улы белән Хасанов Фәрит Рудил улы килде. Чара барышында тарих укытучысы Шигапова Гөлгенә Хәсбиулловна Әфган сугышы, аның асылы белән таныштырды, Әфганстанда хәрби хезмәттә һәлак булган ир-егетләрне искә алды. Бу чара укучыларда әти-абыйларына карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә бер ачык мисал булып торды. Без бүген инде Әфганстан мисалында сәяси проблемаларны көч кулланып хәл итеп булмавын яхшы аңлыйбыз. Әлеге сугышка нинди генә бәя бирелмәсен, анда хезмәт итүчеләр ихтирамга һәм тирән хөрмәткә ия. Сугышчан бурычларын намус белән үтәгән ир-егетләргә исән-сау булып, тыныч тормышта да сынатмаска, вакыйгаларның алгы сызыгында атларга, һәрвакытта да бөркет кебек горур калырга насыйп булсын!

-
"Арча йолдызлары" конкурс-фестивале 11.02.2021

Бүген Арча сәнгать мәктәбендә "Арча йолдызлары" конкурс-фестиваленың сайлап алу туры узды. Конкурста мәктәбебезнең 4 класс укучысы Хайдарова И. матур чыгыш ясады.Җитәкчесе Шарафетдинова Г.Н. Алга таба да уңышлар сиңа, Илүзә!
-
"Газиз туган телем" интеллектуаль викторина 11.02.2021 Бүген 9 сыйныф житәкчесе Рэхимова Р.И. туган телебезгә багышланган "Газиз туган телем" исемле интеллектуаль викторина уткәрде. Алар туган телебездәге иң матур булган җәүһәрләрен - әкият, шигырь, җыр, табышмаклар, әйтем һәм мәкальләрне искә төшерделәр. Кызлар һәм егетләр командасына бүленеп ярыштылар. Туган телебезне яратыйк, матур итеп сөйләшик, тәмле телле булыйк дигән нәтиҗәгә килделәр.

-
"Йолдызлы сәгать" интелектуаль бәйге 10.02.2021 10 нчы февраль көнне 8 класслар өчен туган телгэ - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, аны саклау, укучыларда тел байлыгын үстерү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү максатыннан Ахметгалиева Э. А. "Йолдызлы сәгать" дип исемләнгән интеллектуаль бәйге үткәрде.

-
Волейбол ярышы 10.02.2021 Мәктәп беренчелегенә урта класслар арасында волейбол ярышы узды. 7 класс малайлары һәм кызлары 1 урынны алдылар.














