Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Котлыйбыз. 02.06.2023

Кичә Җиңү паркында Балаларны яклау көненә багышланган иң зур бәйрәм чарасы узды. Арча Укучылар сарае һәм "Ак чэчэклэр" волонтерлар оешмасы тантаналы хәйрия бәйрәме оештырдылар. Паркка керү урынында барысын да хәйрия ярминкәсе каршы ала. Шулай ук мастер-класслар һәм спорт уеннары җыелганнарга бик күп мавыктыргыч мизгелләр бүләк итте. Бәйрәм сәхнәсендә "мин Арча баласы"проектының төрле юнәлешләрендә җиңүчеләрне бүләкләү булды.
5 класс «Дус сыйныф серләре» конкурсында «Иң музыкаль класс» номинациясендә призер булдылар .
«Мин Арчаны баласы " конкурсында катнашкан өчен 10 сыйныф укучысы Ибәтуллина Гөлиягә Рәхмәт хаты тапшырылды
«Мин Арчаны баласы» проектын тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен тарих укытучысы Фазуллина Лилия Ринат кызы рәхмәт хаты алды.
«Мин Арча баласы» проекты кысаларында «Киләчәк» иҗади проекты (рәсемнәр) җиңүчесе 1 нче урынны 11 нче сыйныф укучысы Хәкимҗанова Рәшидә алды. (җитәкчесе Әхмәтшина Фирүзә Сәйдәш кызы)
Котлыйбыз! -
"Азимут" лагерында 01.06.2023

1 нче июнь көнне Арчаның 6нчы урта мәктәбе базасында балалар өчен җәйге палаткалы "Азимут" лагере оештырылды. Безнең укучыларыбыз Миннебаева Зарина,Ахметханова Илусэ анда кызыклы, мавыктыргыч вакыйгалар белән тулы берничә көн уздырачак. Лагерьда үткәрелә торган чараларның гамәли юнәлеше, шулай ук ярыш характеры укучыларның туризм, тарихи-туган якны өйрәнү һәм коллектив иҗат эшчәнлеге белән даими кызыксынуын тәэмин итә.
-
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2023

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.
Балалар - безнең тормышның мәгънәсе. Балалар безгә ышана, без аларга кирәк, алар бездән башка яши алмый. Балаларыбыз ышанычын югалтмыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәргә омтылыйк. Һәр бала әти-әнисе кочагында үссен, аларга олылар тарафыннан һәрвакыт игътибар, кайгырту һәм мәхәббәт булсын. Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр телибез. -
Народный фронт
31.05.2023
.jpeg)
-
4А классында чыгарылыш 29.05.2023

27 майда 4 А классында чыгарылыш балы узды. Чыгарылыш кичәсе һәрвакыт аеруча дулкынландыргыч вакыйга.Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен әйтелгән барлык теләкләр тормышка ашсын.
-
4Б классында чыгарылыш 29.05.2023

27 майда 4Б классында чыгарылыш балы узды. Чыгарылыш кичәсе һәрвакыт аеруча дулкынландыргыч вакыйга.Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен әйтелгән барлык теләкләр тормышка ашсын.
-
Котлыйбыз. 27.05.2023

Муниципальный этап Всероссийского конкурса на лучшее сочинение "О своей культуре на русском языке и лучшее описание русской культуры на родном языке". Хайруллина Эльвира шушы конкурста катнашып,1 дәрәҗә диплом белән буләкләнде. Молодец, Эльвира, котлыйбыз! Эльвираның сочинениесе Казанга китте, анда да уңышлар теләп торыйк
-
Походта 25.05.2023

Буген 5,6,7,8,10сыйныф укучылары походта булдылар. БИК кунелле уеннар, биюлэр, конкурслар уткэрелде
-
Походта 24.05.2023

Башлангыч сыйныфларнын походтагы кунелле мизгеллэре.
-
Соңгы звонок бәйрәме 23.05.2023

Соңгы звонок-мәктәп бәйрәмнәренең иң дулкынландыргыч, иң онытылмаслыгы.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, ата-аналар, укытучылар!
Соңгы звонок бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз.
Барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу көн иң дулкынландыргыч һәм шатлыклы көннәрнең берсе. Ул мәктәп тормышының тәмамлануын һәм яңа этапның башлануын билгели. Сезнең алда мөмкинлекләр, кыю карарлар һәм перспективалар белән тулы олы тормышка юл ачыла. Алынган белемнәрегез алдагы тормышыгызда ныклы нигез булсын.Ак юллар сезгә.








