Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
"Җиһангирлар паркы"н ачу тантанасы 31.10.2024

Бүген, Яңа Кенәр авылында "Җиһангирлар паркы"н тантаналы рәвештә ачу тантанасы булды.Әлеге чарада бик күп хөрмәтле кунаклар катнаштылар.
Мәктәбебез укытучылары һәм укучылары да парк ачылышына багышланган бәйрәмдә катнаштылар. -
Имтиханнарга әзерлек 31.10.2024

11 класс укучылары рус теленнән йомгаклау сочинениесенә әзерләнәләр
-
Сынап карау имтиханы 29.10.2024

11 класста рус теле фәненнән сынап карау имтиханы бара. Укучылар үзләренең белем дәрәҗәләрен сыныйлар
-
"Сәйяр " республикакүләм яшьләр театр фестиваленең зона этабында 25.10.2024

Бүген "Сәләт" мәктәп театрына йөрүче укучыларыбыз "Сәйяр " республикакүләм яшьләр театр фестиваленең зона этабында катнашып кайттылар. Барлыгы 7 районнан 18 театр төркеме чыгыш ясады. Укучыларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак. Укучыларга уңышлар телик!
-
"Китап бүләк ит" акциясе 25.10.2024

2 нче класс укучылары "Китап бүләк ит" акциясендә катнаштылар, китапханәгә китап бүләк иттеләр.
-
"Көзге бал" 24.10.2024

Бүген мәктәптә традицион "Көзге бал "узды.Анда 9-11 класс укучылары катнашты.
-
"Сөмбелә гүзәле-2024" бәйгесе 24.10.2024

Бүген мәктәбебездә "Сөмбелә гүзәле-2024" бәйгесе уздырылды.
5-8 сыйныф кызлары үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
Жюри әгъзалары кызларга югары бәя бирделәр hәм истәлекле буләкләр тапшырдылар. Ә залда утырган балалар (кызлар биремнәргә әзерләнгән арада) күңелле уеннарда актив катнаштылар.
Көз көне халык мул уңыш җыеп ала һәм елның сихри фасылында-көн белән төн тигезләшкән мәлдә Сөмбелә бәйрәме уздыра.Ул - уңыш бәйрәме.Элек бәйрәмнең хуҗабикәсен сайлаганнар.Ул чибәр,уңган кыз булган.Аны Сөмбелә дип атаганнар,башаклар белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар.Бу көнне мул итеп ризык пешерелгән, кешеләр өйдән-өйгә йөреп, җырлап-биеп күңел ачканнар -
"Көзге ярминкә" 24.10.2024

Бүген башлангыч сыйныфларда "Көзге ярминкә" булды. Балалар үзләрен оста сатучылар ролендә сынап карадылар, төрле тәм-томнар белән сәүдә иттеләр. Ярминкәдә катнашучыларга:балаларга,ата-аналарга hәм укытучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбе
-
Котлыйбыз. 13.10.2024

Бүген Арча шәһәрендә "Гаилә фестивале" узды. Безнең мәктәп данын Муртазиннар гаиләсе яклады. Алар төрле ярышларда үзләренең көчләрен сынадылар һәм 3 нче урынга лаек булдылар.
Муртазиннар гаиләсенә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез һәм җиңүләре белән котлыйбы -
Котлыйбыз. 12.10.2024

Бүген Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре җыелма командалары арасында 2024-2025 уку елы сезонында җиңел атлетика буенча "Көзге кросс" ярышлары узды.Безнең укучылар 34 команда арасында лаеклы рәвештә 3 урынны алдылар.
Укучылар: Хәбибуллин Рәйхан, Галимҗанов Ирек 2 урынны яуладылар (призерлар). Ә калганнары безнең мәктәпне уңышлы чыгыш ясадылар һәм командага яхшы баллар китерделәр.Укытучы: Хайруллин З. Т.








