Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 351 352 353 354 ( 355 ) 356 357 358 359 360 >>
-
Врач белән очрашу 10.04.2012

10 нчы апрель көнне лицейда балалар врачы Аксакова Рәфия Рашатовна белән очрашу булды. Ул укучылар өчен үтемле итеп тәмәке, алкоголь, наркотикларның зыяны турында сөйләде. Әңгәмә бик җанлы рәвештә барды, укучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да тулы җавап алдылар.
-
Кошлар көне
09.04.2012
9 нчы апрельдә лицейда «Кошлар көне” үткәрелде. Кичәдә 7 А һәм 7 Б сыйныфы укучылары арасыннан ике команда катнашты. Үзләренә биргән кроссвордны чишкәнннән соң, командаларның исемнәре килеп чыкты: “Тургай” һәм “Песнәк”. Ә уен “Диңгез сугышы” дип атала иде. Уенчылар сорауларның координаталарын үзләре билгеләделәр. Уенда 7 Б сыйныфы командасы җиңде.
-
«Хикмәтле дә туган тел, бизәкле дә туган тел” дип аталаган кичә 06.04.2012

Лицейда 5-6 класс укучылары катнашында «Хикмәтле дә туган тел, бизәкле дә туган тел” дип аталаган кичәләр үтте. Бу чараларның максаты – туган телебезгә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү иде. Укучылар туган тел турында мәкальләр әйтү, табышмаклар чишү, шигырьләрнең авторларын тану , озын сүздән кыска сүзләр төзү буенча ярыштылар.
-
Чебоксарга сәяхәт
31.03.2012
31 нче март көнне 9 класс укучылар Чебоксарга Косманавтика музеена сәяхәткә чыгачак!
-
Нәүрүз бәйрәменә бара
31.03.2012
31 нче март көнне 1 төркем укучы Яңа Кырлайга Нәүрүз бәйрәменә бара!
-
Сынау имтиханнары 29.03.2012

26, 28, 30 март көннәрендә 9 класс укучылары сынап карау имтиханнарында катнашты.
-
Сынау имтиханнары 29.03.2012

27, 29 март көннәрендә 11 класс укучылары сайлау фәннәреннән сынау имтиханнарында белемен сынады.
-
Педсовет 28.03.2012

28 нче март көнне Яңа Кенәр лицеенда чираттагы пед.совет утырышыуздырылды. Утырышның төп көн тәртибе - лицейны үстерү буенча стратегик программа кабул итү. Киңәшмәдә мәгариф идарәсе начальнигы Р.Р. Бәдриева катнашты. Рина Ринадовна лицейны үстерү проекты буенча эшлекле киңәш - тәкъдимнәрен җиткерде.
-
Музейга сәяхәт
27.03.2012
27 нче март көнне Л.Р. Фазуллина җитәкчелегендә 6Б сыйныфы укучылары Арчаның Казан арты музеена сәяхәт кылды.
-
Язгы каникул 26.03.2012

26 март. Язгы каникул, рәхим ит! Укучылар иң озын чиректән соң чираттагы язгы каникулга таралды. Һәркем күңелле имин яллар телибез!








