Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Табигать саклау - һәр бала бурычы" 05.03.2025

Буген Яңа Кенәр урта мәктәбенә Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигый тыюлыгы инспекторы Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторы Хурамшина Талия Тәлгат кызы килделәр. Алар 4 нче сыйныф укучылары белән 3нче март -Бөтендөнья кыргый табигать көне уңаеннан уен-викторина үткәрделәр.Укучылар ике командага бүленеп табигатьне саклау буенча фикер алыштылар.Төрле табышмакларга,җәнлеклең,кошның исемен әйт дигән блиц сораулар бирелде.Уен викторина бик эшлекле,кызыклы итеп оештырылды.Укучылар парларда,төркемнәрдә эшләделәр.Укучыларда кыргый җәнлекләргә,табигатьне саклауга ,Кызыл китап турында күзаллауларын киңәйтү,аларга карата сакчыл караш,мәхәббәт хисе тәрбияләнде.
-
"Отец Героя" дип аталган патриотик күргәзмәдә 04.03.2025

Бүген Арча шәһәрендә "Отец Героя" дип аталган патриотик күргәзмә ачылды. Әлеге күргәзмә ачылышында 9 нчы сыйныфта безнең мәктәптә укыган, махсус хәрбия операциядә катнашкан һәм Батырлык Ордены белән бүләкләнгән Валиуллин Айратның әти-әнисе дә катнашты.Шулай ук мәктәпнең "Юнармия" отряды да әлеге күргәзмә ачылышында катнаштылар.
-
Котлыйбыз. 04.03.2025

"Нарисуй защитника Отечества" район конкурсында 2 нче класс укучылары актив катнаштылар. Гайнуллина Сылу 3 нче урын дипломы, ә калган укучылар сертификатлар белән бүләкләнделәр.
-
Саф hавада 03.03.2025

Озынайтылган көн төркеменә йөрүче балалар бүген саф hавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Пушкин картасы программасы 01.03.2025

Пушкин картасы программасы нигезендә 8 нче сыйныф укучылары авылыбыз китапханәсендә үткәрелгән "Күңелгә якын туган тел" исемле чарада катнаштылар
-
Пушкин картасы программасы 28.02.2025

Пушкин картасы программасы нигезендә бүген укучыларыбыз "Испытание аулом" киносын карадылар
-
Мәктәпкә кино килде 28.02.2025

Бүген мәктәпкә кино килде. Башлангыч сыйныф укучылары "Мой дикий друг" фильмын карадылар.
-
I район волонтерлар слеты 27.02.2025

Бүген тәрбия буенча директор киңәшче Садриева А.Н.һәм беренчеләр Советы Рәисе Утяганова Илүзә I район волонтерлар слетында катнашалар. Тәрбия буенча киңәшче безнең мәктәпнең инклюзив волонтерлык буенча эше турында сөйләде, ә Илүзә слетта катнашучылар өчен уен үткәрде.
-
Котлыйбыз. 26.02.2025

"Тату сыйныф серләре" ("Секреты дружного класса") конкурсында мәктәбебезнең 5 нче сыйныфы 2 нче урын яулады. Бүген алар бүләкләү тантанасында катнаштылар.
Әлеге конкурста катнашкан класс җитәкчеләренә, укучыларга, әти-әниләренә зур рәхмәт җиткерәбез -
Шагыйрь Зиннур Тимергалиев белән очрашу 26.02.2025

Бүген мәктәбебездә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы-прозаик, шагыйрь Зиннур Тимергалиев белән очрашу булды. Әлеге очрашуда укучылар матур җырларын җырладылар, халык биюләрен биеделәр, ә укытучыларыбыз шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Очрашу бик эчтәлекле һәм истә калырлык булды.








