Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 ( 276 ) 277 278 279 280 >>
-
5 классларда рус теле фәненнән мониторинг 30.09.2015

Бүген 5 класс укучылары рус теле фәненнән мониторинг үттеләр.
-
Көзге табигатьтә 29.09.2015

Сөрде башлангыч мәктәбе укучылары көзге табигатькә кунакка бардылар. Алтынсу күлмәкләрен кигән каеннар балаларны елмаеп каршылады. Балалар табигатьнең матурлыгына сокландылар, үзләрен әкият дөньясында дип хис иттеләр. Өскә яфрак яңгыры ява. Аяк астында яфрак кыштырдый. Яфрак арасынннан гөмбәләр күренеп китә. Агачта калган яфраклар арасыннан кояш нурлары елмая. Үзе генә елмаеп калмый, балаларны да елмаерга мәҗбүр итә. Балалар каеннар арасында төрле уеннар уйнадылар, куян күчтәнәче белән сыйландылар, шигырь язу осталыкларын да күрсәттеләр.
Көз көннәре килеп җитте
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән. -
Уңыш җыябыз. 28.09.2015

Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы Сөрде башлангыч мәктәбе укучылары мәктәп бакчасында яшелчә уңышы җыйдылар.
Чөгендер бик тә уңган
Безнең баш кадәр булган.
Кишерләр беләк буе
Уңышлар безнең мулдан. -
Без тимурчылар. 23.09.2015

Бүген 6 нчы "Б" сыйныф укучылары,дәресләрдән соң,кулларына тырмалар алып элек-электән мәктәбебездә эшләп килгән "тимурчылык" эше буенча олы яшьтәге ветеран укытучыбыз Тәскирә Гараевнаның өенә бардылар.Укучылар чын күңелдән ветераныбызның ишек алларын тырмалап,чөгендерләрен алып,шатланып эшләп кайттылар.
-
Спектакль карадык 22.09.2015

Бүген Яңа Кенәр мәктәбенең башлангыч класс укучылары Арча шәһәренә спектакль карарга бардылар.Алар С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артислары башкаруында "Йолдыз егет " исемле спектакль карадылар.Спектакль укучыларга бик ошады.
-
Уңыш җыябыз. 21.09.2015

Мәктәбебез бакчасында кишер ,кәбестә.чөгендер уңышы бик уңды.Укучылар бу яшелчәләрне җыеп базга саклауга куйдылар.
-
Өмәдә 19.09.2015

Бүген район күләмендә уздырылган өмәдә Яңа Кенәр мәктәбе дә актив катнашты.Көн кояшлы,матур булгач барлык укучылар да,укытучылардашатланып эшләделәр.Мәктәп территориясендәге коелган яфракларны себердек,чүпләрне җыеп түктек.Бакчадагы яшелчәләрне җыеп базга саклауга куйдык.
-
Волейбол ярышы. 19.09.2015

Бүген 19 сентябрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә 2000-2001 елгы егетләр һәм кызлар арасында волейбол ярышы үтте.Анда 9 мәктәптән 15 команда катнашты.Командалар ярышка бик әзерләнеп килгәннәр.
-
Макулатура җыйдык 18.09.2015

Макулатура җыеп акча эшләп булмый дисәләр дә,сөңгы вакытта макулатура җыеп тапшыру гадәте безнең мәктәпкә янә кереп бара.Мәктәптә макулатура җыю буенча сыйныфлар арасында ярышлар да уздырыла. Бу күренешнең бер яктан тәрбияви ягы булса, икенчедән чисталык мәсьәләсе дә күпмедер дәрәҗәдә хәл ителә дигән сүз.Бу атнаны мәктәптә макулатура җыю атналыгы дип игълан иттек.Укучылар үзләрендә,күршеләрендә булган кәгазьләрне алып килделәр.Җыелган макулатураны тапшырып,мәктәп счета 3500 сум акча кертелде.
-
Мәрхәмәтлелек атналыгы акциясе дәвам итә 18.09.2015

Бүген 6 "Б" сыйныф укучылары дәресләре тәмамлангач,өйләренә кайтырга ашыкмадылар,мәктәбебездә мәрхәмәтлелек
атналыгы акциясе нигезендә,сыйныф җитәкчеләре Фәридә Әхмәтхасановна белән 36 ел туган мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучыларына төпле белем биргән,хәзерге көндә лаеклы ялда булган ветеран укытучыбыз Тәскирә Гараевнаның хәлен белергә бардылар,көзге бакча эшләрендә ярдәм итәргә булдылар.Өлкән укытучыбыз балаларга рәхмәтен белдерде,үзенең шатлыклары.борчулары белән уртаклашты.Өлкән кешеләргә күңел җылысы.игътибар иң мөһиме.Гобайдуллина Т.Г. балаларга үзенең киңәшләрен бирде.








