Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 ( 237 ) 238 239 240 >>
-
Ветеран укытучыларыбыз. 05.10.2016

1октябрьдән -10 октябрьгә кадәр өлкәннәр декадасы уңаеннан мәктәбебезгә ветеран укытучыларыбызны кунакка чакырдык.Өлкәннәребез өчен концерт ,классларда очрашулар үткәрелде.
-
Бәйрәм белән,хөрмәтле укытучылар!!! 05.10.2016

Хөрмәтле укытучылар!!!
Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез.Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез — тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.
-
Казан дәүләт Аграр университеты белән танышу 04.10.2016

4 октябрь көнне 8-11 класс укучылары белән Казан дәүләт аграр университеты очрашу үткәрде.Уку йорты белән якыннырак таныштырып,укучыларны үзләренең уку йортына дәшеп калдылар.
-
Көзге экскурсия. 04.10.2016

Сөрде башлангыч мәктәбе укучылары көзге табигатькә сәяхәткә чыктылар.
Көз җиттеме,җир өстенә
Алтын яфрак җәелә.
Карап туеп булмый һич тә
Бу фасылның яменә. -
Онлайн -олимпиада да катнашучылар 04.10.2016

4Б класс укучылары "Юный предприниматель" дип аталган икенче онлайн-олимпиадада катнаштылар.алар дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.Класс җитәкчеләре Сафина Р.С.
-
Котлыйбыз! 04.10.2016

Яңа Кенәр урта мәктәбенең егетләр командасы районда уздырылган волейбол ярышында беренче урынны алды.14 октябрь көнне алар район данын якларга Мамадышка барачаклар.Егетләрне чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез.
-
Өлкәннәргә ярдәм 03.10.2016

1 октябрьдән өлкәннәр декадасы старт алды.Укучыларыбыз өлкәннәребезне п өйләренә барып бәйрәм белән котлап,аларга ярдәм итеп кайттылар!
-
Өлкәннәр көне 03.10.2016

2 октябрь көнне Кзыл-Яр авылы мәдәният йортында "Өлкәннәр өйнең кояшы" дигән өлкәннәр белән очрашу кичәсе булды. Кзыл-Яр башлангыч мәктәбе укучылары да бик матур чыгыш ясадылар. Өлкәннәр белән уеннар да уздырылды, күмәкләшеп биеп тә алдык. Ә аннары мул табын артында рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.
-
Ата аналар җыелышы 03.10.2016

3 октябрь көнне 9-11 класс укучыларының ата аналары белән очрашу булып узды.Бу очрашуда алда торган имтиханнар, укучыларның төп бурычлары турында сөйләшенелде.
-
"Әбекәй -алтыным, минем иң якыным" 03.10.2016

Сөрде башлангыч мәктәбендә "Әбекәй -алтыным, минем иң якыным" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Укучылар әбиләренә булган хөрмәт сүзләрен матур шигырьләр, җыр-биюләр аша тапшырдылар.
Кадерле әбиләребез,Чал чәчле дәү әниләребез!
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезне ул һәм кызларыгыз.
Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз таза- сәламәт
Оныкларга булыр бик рәхәт.








