Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
НСИ 12.10.2026

Буген 9А классы укучылары НСИ да катнаштылар.
-
Укытучылар көне. 05.10.2026

Бүген, 5 октябрьдә, бөтен ил Укытучылар көнен — балаларга дөньяны танырга, үсәргә һәм үз-үзләренә ышанырга ярдәм итүчеләрнең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көнне без рәхмәт әйтеп кенә калмыйбыз, иң яхшыларның иң яхшыларын билгеләп үтәбез.
Ел саен 5 октябрьдә педагогларга тантаналы шартларда Мактау грамоталары тапшырыла. Бу формаль тантана гына түгел, ачыктан-ачык: «без сезнең хезмәтегезне күрәбез, без аның кадерен беләбез»дип әйтү мөмкинлеге дә.Бу көнне без югары бүләкләргә лаек булган педагогларны аерым горурлык белән котлыйбыз. Аларның һәрберсе-эш еллары, йөзләрчә укучылар, дәфтәрләрне тикшереп, дәресләргә әзерләнеп үткәрелгән исәпсез-хисапсыз кичәләр.
Кадерле укытучылар! Сабырлыгыгыз, зирәклегегез, һәр балада үзе күрмәгән нәрсәләрне күрә алуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бәйрәм белән
-
Өлкәннәргә бүләк 02.10.2026

1 октябрь — Өлкәннәр көне уңаеннан 3 сыйныф укучылары өлкәннәргә бүләкләр әзерләделәр! Үз куллары белән ясаган әйберләре аша балалар өлкәннәргә үзенең ихтирам һәм мәхәббәтен белдерделәр.
-
«Буын — Баттл» уены узды! 01.10.2026

Бүген мәктәбебездә Өлкәннәр көненә багышланган «Буын — Баттл» уены узды!
Уенда ике команда катнашты:
беренчесе — безнең лаеклы ялга киткән хөрмәтле укытучыларыбыз,
икенчесе — 11 нче сыйныф укучылары.Уен биш раундтан торды:
команда исеме һәм девиз әзерләү;
җырларны танып алу;
бирелгән сүздән мөмкин кадәр күбрәк сүзләр төзү;
шигырьләр укыту һәм язу;
төрле кызыклы биремнәр.Очрашу, өлкән буынның бай тәҗрибәсе белән укучыларның яшьлек энергиясе бергә кушылып, барыбыз өчен дә файдалы чара булды.
Барлык катнашучыларга һәм килгән кунакларга зур рәхмәт!
-
ХӘЙРИЯ ЯРМИНКӘСЕ 2026 29.09.2026

Бүген мәктәбебездә зур һәм күңелле хәйрия ярминкәсе узды!
Барлык укучылар һәм ата-аналар актив катнаштылар — үз кул эшләрен, тәмле ашамлыкларны, әйберләрне китерделәр.Ярминкәгә авылдашларыбыз да килде .Ярминкәдән җыелган акча хәйпиягә тапшырылачак.
-
КАЗАНДА ЯРМИНКӘ 26.09.2026

Бүген «Казан» агросәнәгать паркында Татарстан мәгариф оешмалары катнашында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм кул эшләнмәләре ярминкәсе уза!
Безнең мәктәпнең педагоглары да чарада катнаша. Укытучыларыбыз үз куллары белән ясалган әйберләрне, үз участокларыннан җыелган яшелчәләрне һәм җиләк‑җимешләрне тәкъдим итәләр. Һәр бер продукт — ел дәвамында тырышып үстергән һәм эшләп чыгарган нәтиҗә.
-
Экскурсиядә 24.09.2026

11 сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Алия Нурисламовна белән «Ике елга — ике юл»дигән мавыктыргыч экскурсиядә булдылар!Теплоходта сәяхәт иттеләр.Аннан соң Барлык диннәр Храмына бардылар.Бу көнне оештыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт!
-
Көзге кросс 22.09.2026

Профсоюзы әгъзалары арасында үткәрелгән кросс ярышында Яна Кәнәр коллективы зур уңыш казанды! Барысы да бик тырышып катнаштылар — бу — чын мәгънәдә команда эше! Барлык катнашучыларга бик зур рәхмәт!
-
Әти — әниләр рейды 19.09.2026

8А сыйныфының әти — әниләре янә кичке рейдка чыктылар-22:00 сәгатьтән соң алар авылыбызның җәмәгать урыннарын йөреп чыктылар.
Битараф булмавыгыз һәм балаларның иминлеге турында кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә.
-
Сәламәтлек турында әңгәмә 18.09.2026

Бүген 7–11 сыйныф кызлары белән медсестра Хабибуллина Г. К. арасында сәламәтлек, авыруларның кайчан барлыкка килүе, саклану чаралары һәм гигиена турында әңгәмә узды! Слайдлар ярдәмендә кирәкле кагыйдәләр аңлатылды.Гөлфия Каримулловнага зур рәхмәт!








