Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, деревня Мендюш, ул. Татарстан, д. 48 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmendysh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Мендюшский детский сад" |
| Руководитель: | Мустафина Рима Галиповна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 30 детей/ 30 бала |
| У нас учат: | 4педагога/ 4 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Районный конкурс на лучший лэпбук. 25.03.2024

Бүген Арчаның 7нче номерлы "Балачак" балалар бакчасында "Иң яхшы лэпбук" район конкурсы булып узды. Анда бакчабызның тәрбиячесе Хөсәинова Р.Р. катнашып 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!!!
-
"Благодарный выпускник" акциясе. 22.03.2024

Арча районы мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган акциядә катнашып, бакчабызга йөрүче балаларга бүләк ясап куандырганнары өчен,Мөндеш башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучыларына, укытучылары Гыйбадуллина Илмира Габдулхаковнага, балаларның әти-әниләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез!!!
-
Нәүрүз - 2024! 21.03.2024

Бүген зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме! Нәүрүз ул- Яңа ел , яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Озын салкын кыштан соң, без барыбыз да җылылык һәм кояшны көтәбез. Элек-электән 21 нче март көнне борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз – яз килүне билгеләп үткәннәр. Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн. Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз!
НӘҮРҮЗ МӨБӘРӘК БУЛСЫН!!! -
"Икмәк өстәлгә ничек килә?" дигән темага шөгыль. 20.03.2024

Максат: балаларның игенчеләр турындагы белемнәрен киңәйтү. Халык авыз иҗаты әсәрләрен кулланып сөйләргә, икмәкнең кадерен белергә өйрәтү.
-
Балалар белән курчак йоклату. 19.03.2024

Максат:бишек җырларының эчтәлеген һәм тәрбияви үзенчәлекләрен ачыклау; әти-әнигә, әби-бабайларыбызга һәм моңлы бишек җырларына мәхәббәт тәрбияләү.
-
"Өч кыз" әкиятен сәхнәләштердек. 18.03.2024

Туган тел атналыгы кысаларынды "Өч кыз" татар халык әкиятен сәхнәләштердек. Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык үстерү; ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.Әкият аша балаларны геройларның эшләренә бәя бирергә өйрәтү. Балаларда татар халкының гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту.
-
САФ ҺАВАДА ХӘРӘКӘТЛЕ УЕННАР. 15.03.2024

-
"Неопалимая купина" конкурсына әзер. 14.03.2024

Бакчабызда тәрбияләнүче Гатауллина А.А. "Неопалимая купина" дип исемләнгән янгын куркынычсызлыгы буенча бөтенроссия яшүсмерләр иҗаты конкурсына җептән бәйләнгән янгын сүндерү җайланмасын тәкъдим итә. Аңа конкурста җиңүен теләп калабыз. Уңышлар!!!
-
"Күңелле математика" уены уйнадык. 13.03.2024

Балалар белән интерактив тактада "Күңелле математика" дигән уен уйнадык. Математик биремнәр чиштек, геометрик фигураларны кабатладык, мисаллар төзедек, сорауларга җавап бирдек. Балалар бик теләп катнаштылар.
-
"Витаминнар – сәламәтлек дуслары" - әңгәмә. 12.03.2024

Исем тәмсез булса да
Сугандай дару сирәк. .
Салкын тимәсен дисәгез,
Суган ашарга кирәк!















