Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Купербашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000 Республика Татарстан, Арский район, с. Купербаш, ул. Школьная, д. 24 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dskuperbash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Купербашский детский сад" |
| Руководитель: | Галиева Эндже Хамбаловна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 21 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
"Чишмә башы" газетасы. 31.10.2025

Ай саен бакчабызның тормышын, эшчәнлеген "Чишмә башы" газетасында, электрон форматта чыгарып барабыз. Газетабызның октябрь саны әзер.
-
"Чәчтарашханә" сюжетлы-рольле уены. 30.10.2025

"Чәчтарашханә" сюжетлы-рольле уены.
Максат: балаларда чәчтарашханә эшчеләренең хезмәте турындагы күзаллауларны киңәйтү.
-
«Акыллы пешекчеләр» сюжетлы-рольле уены. 29.10.2025

«Акыллы пешекчеләр» сюжетлы-рольле уены.
Уенның максаты: Уен аша балаларның пешекче һөнәренә кызыксынуын ныгытырга һәм тирәнәйтергә, хезмәткә хөрмәт тәрбияләргә, коллективта эшли белергә, дөньяга карашны киңәйтергә, иҗади фикерләүне, хыялларны үстерергә.
-
28 октябрь - Халыкара Әби- Бабайлар көне! 28.10.2025

28 октябрь - халыкара ӘБИ БАБАЙЛАР көне икән бит!
Бик зур бәйрәм менә бүген, ӘБИ -БАБАЙЛАР көне! Дәү әниләр, дәү әтиләр, Котлыйбыз бүген СЕЗНЕ! Дәү әниләр, дәү әтиләр Гаиләдә булсалар, Тәрбияле, мәрхәмәтле булып үсә балалар.
Чынлап та нинди зур бәхет бит оныклар өчен әби бабайларының мөхәббәтен, җылысын тоеп яшәү!
Хөрмәтле ӘБИ, БАБАЙЛАР!
Сезгә хәерле озын гомер, җан тынычлыгы, балаларыгызның һәм оныкларыгызның кадер хөрмәтендә, аларга терәк һәм кирәк булып яшәргә дә яшәргә язсын әле! -
Рәсем. Тема: "Йомыркалар гади һәм алтын" 27.10.2025

-
Әвәләү шөгыле. Рус халык әкияте " Колобок" , әкият геройларын сурәтләү. 24.10.2025

-
Музыка. Җырлы-биюле уен "Куяннар һәм төлке" 22.10.2025

-
Грипп - аны кисәтү , булдырмау чаралары. Ата-аналар белән әңгәмәләр оештыру. 20.10.2025

Гриппны кисәтү, булдырмау чаралары турында ата-аналар белән әңгәмәләр уздырдык
Гриппка каршы даими кулланылучы чаралар турында сөйләштек:
- бүлмәне җилләтү, җыештырып тору
-кулларны сабын белән юу
- авырганда куп кешеләр янына бармау, өйдә дәвалану
- гриппка каршы вакцина ясату, маска кию ...
Балаларның сәламәт булуы бик мөхим. Гриппка каршы көрәшү күбрәк үзебездән тора.
-
19 нчы октябрь - Әтиләр көне! 19.10.2025

19 нчы октябрь Әтиләр көне – әтиләребезгә безнең өчен эшләгән барлык эшләре өчен рәхмәт белдерә торган көн. Бу бәйрәм – аларга булган мәхәббәтне һәм хөрмәтне күрсәткән көн.
Әтиләр безнең саклаучы, яклаучыларыбыз. Батыр, олы йөрәкле әтиләр гаиләнең нигезе дияргә була. Бала өчен дә иң абруйлы зат-әти кеше. Әти -гаилә башлыгы, балаларында тәвәккәллек, эш сөючәнлек, Ватан каршында җаваплылык хисе тәрбияләүче дә.
Иң яхшы дус, киңәшче
Иң якын кешем минем.
Көчле, кыю, акыллы
Ул бит минем әтием.
Һәр ир-атка әти булу бәхете телибезӘтиләребезгә озын, бәхетле гомер күрергә насыйп булсын
-
"Автобус"сюжетлы-рольле уены. 17.10.2025

Максат: транспортта социаль-грамоталы хәвефсез тәртипне үстерү.








