Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Купербашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000 Республика Татарстан, Арский район, с. Купербаш, ул. Школьная, д. 24 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dskuperbash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Купербашский детский сад" |
| Руководитель: | Галиева Эндже Хамбаловна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 21 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Купербашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Хәрәкәттә - бәрәкәт. Минем яраткан спорт төре. 23.05.2023

-
Яңа китаплар белән танышу. 22.05.2023

Юк аягы, юк күзе
Сөйли , өйрәтә үзе
Телгә аннан оста юк,
Аннан якын дус та юк.
( Китап)
-
Сабантуйга әзерлек бара. "Кашыкка йомырка салып йөгерү" уены. 19.05.2023

"Кашыкка йомырка салып йөгерү" уены.
Кашык кабып йөгерәм дип
Мактанырга ашыкма.
Ә син менә йөгереп кара
Күкәй салып кашыкка. -
Сабантуйга әзерләнәбез. Мәйданда "Чүлмәк ватыш" уены. 18.05.2023

Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам,
Ватып булырмы икән?
Бүләккә бер чиккән яулык
Алып булырмы икән!? -
Уеннар-милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Татар халык уеннары белән таныштыруны дәвам итәбез. 17.05.2023

Татар халык уены."Сукыр тәкә" уенын уйнау.
Бер баланың күзен бәйләп уртага бастырабыз. Ул- "сукыр тәкә". Балалар кырыйда җырлыйлар:
Сукыр тәкә йөгерә,
Күрми ул бернәрсә дә.
Йөгермичә нишләсен,
Тота алмый берсен дә.
Җыр беткәч, балалар "сукыр тәкәгә" якын килеп, кагылып китәләр." Сукыр тәкә" куа, кемне дә булса тотса, ул бала "сукыр тәкә" була.
Уен шулай дәвам итә. -
Сабантуй-халкыбызның һәрчак яратып, зур күтәренкелек белән үткәрелә торган олы бәйрәме. 16.05.2023

Максат. Балаларны татар халкының бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итеп, Сабантуй бәйрәме белән таныштыру.
Сабантуйга әзерлекне башлап җибәрдек
"Кашык белән су ташу" уеныМенә сина тулы чиләк,
Кашык ал да кулына,
Йөгер тизрәк, иң алдан бул,
Егыла гына күрмә. -
Хуш киләсең, ямьле җәй! "Чәчәкләр" уены. 15.05.2023

Максат. Балаларны елның тагын бер фасылы-җәй белән таныштыру.
Бер матур көндә уйнап алыйк.Болында чәчәкләр үсә,
(чүгәләп утыралар)
Әкрен генә җил исә,
(торып басып кулларын чайкыйлар)
Чәчәкләр тибрәләләр,
(үзләре чайкалалар)
Күбәләкләр куналар.
(чүгәләп утыралар) -
"Түбәтәй" уены уйнау 11.05.2023

-
Өмә ул - бердәмлек, дуслык, ярдәмләшү. 10.05.2023

Өмә ул - бердәмлек, дуслык, ярдәмләшү.
"Килегез безгә, күрегез, без ничек тырышабыз"
-
Пусть всегда будет мир! 09.05.2023









