Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Котлыйбыз!/ Поздравляем! 20.05.2023

Наша ученица 8 класса Хамидуллина Камиля участвовала Российском билингвальном конкурсе чтецов "Душа России миру шепчет" среди обучающихся 8-11 классов общеобразовательных учереждений ПФО РФ. Основная идея конкурса-показать культуру Российского народа миру посредством чтения школьниками стихов российских поэтов на двух языках(русском и английском). В данном конкурсе Камиля получила диплом победителя II степени и была включена реестр Министерство Просвещения РФ.
-
19 май - пионер оешмасының туган көне. 19.05.2023

Әлеге уңайдан Арчада зур бәйрәм чарасы булды. Ул район Мәдәният йорты каршындагы Ленин һәйкәле янында тантаналы линейка белән башланып китте. Анда районыбыз мәктәпләрендә укучы балалар җыелды.
Линейкадан соң алар барабан тавышы астында строй белән стадионга юл алды. Алда төрле станцияләрдә квестлар көтә иде. Район Укучылар сарае вожатыйлары алар өчен төрле уеннар оештырды, пионерия тарихы белән таныштырды, компас белән эшләргә, учак ягу серләренә өйрәтте. Бәйрәм, кыр кухнясында сыйланганнан соң, учак янында җырлар белән тәмамланды. -
Республиканские Кирилло- Мефодиевские юношеские научные чтения 18.05.2023

Ученицы 7 класса Ахметзанова Камиля и Хисамиева Адиля приняли участие в Республиканских Кирилло- Мефодиевских юношеских научных чтениях. Они представили свои исследования в области русского языка и литературы. После конференции отправились на экскурсию "Литературная Казань". Желаем девочкам дальнейших успехов, новых идей и смелых решений!
-
Шахмат-шашка ярышы 17.05.2023

Арча шәһәре укучылар сараенда уздырылган әлеге ярышта безнең укучылар да актив катнашты.
-
Экскурсия. 17.05.2023

Бүген 1,3 сыйныф укучылары табигатьтә кунакта булдылар. " Изгеләр " чишмәсенең килеп чыгу тарихын өйрәнүне үзләренә максат итеп куйдылар.
-
"Батарейка тапшыр - планетаны коткар" акциясе 16.05.2023

Күп санлы заманча уйлап табулар автоном чыганакларына мохтаҗ булган энергия – аккумуляторларда һәм батарейкаларда. Тик иртәме яки соңмы һәр батарейка сафтан чыга һәм аны ташларга кирәк була. Әлеге кечкенә матдәләрнең әйләнә-тирә мохиткә һәм кеше сәламәтлегенә ни дәрәҗәдә көчле тәэсир иткәнен күпләр әле белми. Шул уңайдан “Батарейканы тапшыр - планетаны коткар “ дигән экологик акция үткәрелә. Безнең мәктәп укучылары да әлеге акциядә актив катнаштылар.
-
15 нче май - Халыкара гаилә көне 15.05.2023

Гаилә – җан тынычлыгы таба торган, дөнья мәшәкатьләрен, борчуларын, шатлык-куанычларын бер учка сыйдырып, бердәм булып, бүлешеп яши торган урын ул.
Гаилә ул – тирән тамырлы нәсел җебе дә, аны өзмичә, яр иткән тиң парың белән бер түбә астында гомер итү – үзе зур куаныч.
Илләребез имин, гаиләләребез нык булсын, балаларыбыз сөендереп торсын! Һәркемгә гаилә бәхете, җан тынычлыгы, мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм игътибар телибез. Бер-берегезне саклап, яклап яшәгез! -
Мөһим сөйләшү/Разговоры о важном 15.05.2023

Разговоры о важном прошли на тему: «День детских общественных организаций».
Ребята познакомились с историей детских общественных организаций, посмотрев ролик «Развитие детского движения в России». Узнали, что сегодня таких организаций существует большое количество, и многие из них объединились в Российское движение детей и молодежи «Движение первых». Вспомнили, какая миссия у Движения первых «быть с Россией, быть человеком, быть в движении, быть первым, быть вместе».
Просмотрев видеоролик «Лето с Движением первых», ребята познакомились с уникальной возможностью проявить свои умения, участвуя в проектах. Обучающиеся сделали вывод: все в наших руках. Ведь участие в Движении первых помогает организовать не только досуг, но и дружить, создавать и стремиться к новому. -
Җиңү көне белән! 09.05.2023

9 май - ул өлкән буынның кан-күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән Җиңү көне. Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш.
Күпме кайгы-хәсрәт кичергән җиребезгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен иде. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз сугышның үзәк өзгеч фаҗигасен беркайчан да белмәсен, ә аналарыбыз, хатын-кызларыбыз, апа-сеңелләребез беркайчан да якыннарын югалту кайгысыннан күз яшьләрен түкмәсен иде! Сезнең һәркайсыгызга саулык, сәламәтлек, иминлек, гаиләләрегезгә, җиребезгә тынычлык телибез!
Рәхмәт сезгә,рәхмәт Ветераннар,
Рәхмәт сезгә, аяз күк өчен!
Рәхмәт сезгә,алсу таңнар өчен!
Рәхмәт сезгә,тыныч көн өчен!
Рәхмәт, Сезгә- имин төн өчен! -
Бәйрәм митингы 08.05.2023

Бөек Җиңүгә 78 ел тулу уңаеннан, Хәсәншәех авылында тантаналы митинг булып үтте. Безгә тынычлык, яз, тормыш бүләк итүчеләр алдында без мәңге бурычлы.










