• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-42-54
E-Mail: Skaz.Аrs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Казанбашская ООШ"
Руководитель: Камалов Ришат Ренатович
Год основания учреждения: 1928
У нас учатся: 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк)
У нас учат: 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы

Новости

Безнең мәктәбебездә зур әдәбият һәм фән бәйрәме узды!

Опубликовано: 08.10.2026

Бүген, 8 октябрь көнне, мәктәбебездә бик дулкынландыргыч һәм тантаналы вакыйга узды. Бөек татар язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, якташыбыз Гариф Ахуновның туган туфрагында — безнең Казанбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә чираттагы Гариф Ахунов укулары югары дәрәҗәдә үткәрелде. 

Районыбызның һәм республикабызның төрле почмакларыннан килгән кунакларны үз җиребездә каршы алу безнең өчен зур горурлык! Чарада иң зур өметләр баглаган, иҗади һәм фәнни тикшеренүләргә гашыйк укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм язучылар бергә җыелды. Төрле секцияләрдә катнашучылар үзләренең фәнни эшләрен якладылар, бөек каләм остасының әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар һәм үзләренең матур кул эшләрен тәкъдим иттеләр. 

Фәнни-гамәли конференциябезне олылап, аны тагы да ямьләп кайткан кадерле кунакларыбыз:
Шагыйрә Наилә Гарифҗан кызы Ахунова, халык шагыйре Рәдиф Гаташ (Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин), ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Айгөл Фирдинат кызы Ганиева, «Татар энциклопедиясе» институты өлкән фәнни хезмәткәре Мәдинә Шәүкәт кызы Сибгатуллина, Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының җаваплы методисты Энҗе Габдуллаҗан кызы Мостафина, Казанбаш мәктәбендә бик күп еллар татар теле һәм татар әдәбияты фәнен укыткан хөрмәтле укытучыбыз Фәния Шәрип кызы Исхакова.

Казанбаш мәктәбе коллективы исеменнән барлык катнашучыларны, фәнни җитәкчеләрне, бәйгедә җиңүчеләрне һәм призерларны чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең туган телгә, әдәбиятка булган мәхәббәтегез һәм тирән белемегез безне сокландырды.

Бүгенге әдәбият бәйрәмен оештыруда катнашкан һәркемгә, барлык кунакларыбызга тирән рәхмәтебезне белдерәбез! Безнең ишекләр сезнең өчен һәрвакыт ачык! 



К списку новостей