Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Туган тел сагында" акциясе 24.01.2024 "Туган тел сагында" акциясе кысасында мәктәптә оештырылган "Татар теле - шагыйрьләр теле" дип исемләнгән әдәби кичәдә авылдашыбыз, шагыйрә Гөлара Шәрипова катнашты. Ул укучыларга шигърият серләрен ачты, үзенең тирән фәлсәфи эчтәлекле, тәрбияви көчкә ия булган шигырьләрен укыды.

-
23.01.2024 "Туган тел сагында" акциясе кысасында оештырылган "Туган телем-иркә гөлем" исемле тәрбия сәгатендә 1-4 нче класс укучылары белән татар теленең тарихы, татар халкының атаклы шәхесләре турында әңгәмә үткәреле.

-
Тимурчылык эше 23.01.2024 Әби-бабайларның йорт тирәләрен кардан чистарттык.

-
Өмә 22.01.2024

Бүген мәктәбебез укытучылары, техник хезмәткәрләр, укучылар кар чистарту өмәсендә катнаштылар.
-
“Туган телем сагында” 22.01.2024 “Туган телем сагында” акциясе гыйнвар аеның 22-27 көннәрендә уза. Атналык кысаларында үткәрелгән чаралар укучыларыбызны тылсымлы тел дөньясына кереп, матур, дөрес сөйләргә, тапкыр әйтергә, фикерне төгәл белдерергә, телебезнең язмышын, аның байлыгын аңларга ярдәм итәчәк.

-
Канатлы дусларыбызны онытмыйк! 20.01.2024 Кышкы салкын һәм буранлы көннәрдә кошларга азык табуы кыенлаша. Укучылар мәктәп янындагы “кошлар ашханәсе”н көн саен карап торалар: кардан чистарталар, җим салалар. 5 нче класста “Бездә кышлаучы кошлар” темасына әңгәмә үткәрелде.

-
«Разговоры о важном». Тема занятия «Налоговая грамотность». 16.01.2024 15 января педагоги нашей школы провели для обучающихся второй в новом году урок из цикла «Разговоры о важном». Он посвящен налогам и налоговой грамотности. Тема занятия «Налоговая грамотность». Его цель — развитие основ экономического мышления школьников и студентов. С обучающимися разбрали такое понятие, как «налог», и поговорили о том, как стать финансово грамотным гражданином, отвечающим за свои решения. Урок проводится в форме познавательной беседы, с просмотром тематических видеороликов, подготовленных при содействии Федеральной налоговой службы (ФНС) России

-
15.01.2024 Мәктәбебез укучылары "Халкымның асылташлары" районкүләм яшь иҗатчылар конкурсында катнашып призлы урыннар алдылар. Уңышлар сезгә укучылар!

-
Тату сыйныф серләре 12.01.2024 Бүген 8 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Загриева Гөлназ Мансур кызы һәм аларның әти-әниләре "Тату сыйныф серләре" район бәйгесенең сайлап алу турында чыгыш ясадылар.

-
10.01.2024

Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп мәктәбе хезмәт коллективы озак еллар хуҗалык мөдире булып эшләгән Латыпов Ренат Наил улын 60 яшьлек юбилее белән котлый.
Сезгә иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне юллыйбыз, исәнлек-саулык, иминлек, күңел көрлеге телибез. Балаларыгызның, оныкларыгыз, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерегез.














