Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
24.02.2026

Мәктәбебезнең данын республикада яклап кайткан 9 сыйныф укучысы Рамазанова Зәринә (укытучысы Мусина Ч. Р.) - рус теле һәм рус әдәбияты фәне буенча республика олимпиадасы призеры! Зәринә, котлыйбыз, яңа үрләр теләп калабыз!
-
24.02.2026

21нче февраль — Халыкара туган телләр көне уңаеннан мәктәбебездә туган (татар) теле һәм туган (татар) әдәбияты укытучысы Луиза Минһаҗ кызы һәм авыл китапханәчесе Рүзилә Равил кызы бәйрәм оештырды. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин һәркемнең дә туган теле бер генә. Шуңа күрә һәр милләт кешесе үз телен яратырга һәм башка милләтләрнең теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Бүгенге чарада укучылар туган телне белүләрен ачыкладылар, бәйрәм бик җылы, эчтәлекле һәм милли рухта узды. Шулай ук кунак булып килгән авыл мәдәният йортыннан вәкил- Ранил Шакирҗановның улы Рияз белән җыр башкаруы тамашачыларга бик ошады. Бәйрәм традицион "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
21.02.2026

Хәрби-патриотик айлыгы уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән "Тэг-регби" уены оештырылды. Зур сыйныф егетләре арасында оештырылган уеннарда: гәүдәне күтәрү ярышында- 1 урында Хәйруллин Ә., 2 урында Скатерников А., 3 урында Мәрданов Р. лаек булдылар. Шулай ук идәннән этелү ярышында - 1 урын Латипов С., 2 урын Скатерников А., 3 урынны Марданов Р. бүлештеләр. Әфәрин, егетләр!
-
21.02.2026

Мәктәбебездә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне һәм хәрби- патриотик айлыгы уңаеннан "Ягез әле, егетләр!" уены оештырылды.
-
20.02.2026

Хәрби-патриотик айлыгы дәвам итә. Егетләр идәннән этелү ярышында катнаштылар: 1 урын - Латипов С. 9 класс, 2 урын- Скатерников А. 7 класс, 3 урын- Марданов Р. 9 класс
-
19.02.2026 Бүген 2 сыйныф укучылары Мәрданов Әмир белән Әгьзәмов Азат Арча шәһәрендә узган шашка ярышында катнаштылар. Әфәрин, Әмир белән Азатның яңадан яңа үрләр яулавын теләп калабыз!

-
18.02.2026

Хәрби-патриотик айлыгы дәвам итә. Егетләр өстәл теннисы ярышында катнаштылар: 1 урын - Хайруллин Әмир 8 класс, 2 урын - Хәйриев Нәфис 8 класс, 3 нче урын - Тахавиев Рәнис 9 класс.
-
18.02.2026 Бүген мәктәбебезнең 2-5 сыйныф укучылары "Арча йолдызлары-2026" район конкурсында катнашып кайттылар.

-
"Бәширов укулары" 17.02.2026

Татарстанның халык язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировка багышланган IV районара Бәширов укуларының "Г.Бәширов әсәрләре буенча кул эшләре" юнәлешенлә катнашып 2 нче класс укучысы Мәрданов Әмир - 1 урын, 3 нче класс укучысы Галимов Ислам - 2 урын, 4 нче класс укучысы Әхмәтгалиев Фәңгиз - 1 урын яуладылар. Аларга алга таба да зур уңышлар телибез.
-
"Без - Тукайлы халык" 16.02.2026

Башлангыч класс укучылары: Ганиева Амилә (1 класс), Марданов Әмир (2 класс), Галимов Ислам (3 класс), Сабирҗанова Регина (4 класс) Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан уздырылган "Без -Тукайлы халык" исемле иҗади эшләр конкурсында җиңү яулап, диплом белән бүләкләнделәр. Молодцы!














