Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Памятка 28.03.2025 "Что делать при атаке БПЛА"

-
Язгы каникуллар 26.03.2025 Мәктәбебез язгы каникул чорында да гөрләп тора. Волейбол физик яктан ныгыта, тизлекне, җитезлекне һәм игътибарлыкны үстерә. Укучыларыбыз спорт уеннарын бик яраталар һәм теләп катнашалар.

-
24.03.2025 "Йолдызлык" конкурсында катнашып 9 нчы сыйныф укучысы Гатауллина Адилә зона ярышында беренче урынны алды. Котлыйбыз! Яңа уңышлар теләп калабыз!

- Язгы каникуллар да җитте 21.03.2025 Балаларның көтеп алган язгы каникулы да җитте. Яллар күңелле, файдалы һәм куркынычсыз үтсен өчен аерым классларда, мәктәпкүләм линейкада инструктаж кагыйдәләре аңлатылды. Укучыларыбызны сау-сәламәт булып ял итеп килүләрен көтеп калабыз!
-
Әлифба бәйрәме 21.03.2025 Мәктәбебездә бик күңелле Әлифба бәйрәме узды. 1 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Рамазанова Ф.Р) җырлар, биюләр, матур шигырьләр башкардылар. Чыннан да бу аларның беренче зур җиңүләре булды. Алдагы көннәрдә дә укучыларыбыз шундый зиһенле һәм тырыш, сау-сәламәт булсыннар дигән теләктә калабыз!

-
Әти-әниләр җыелышы 21.03.2025 21 нче март көнне мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта 3 нче чирек нәтиҗәләре, хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек каралды

-
"Нәүрүз" бәйрәме 20.03.2025 Нәүрүз- язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа ел, көн дигәнне аңлата.Нәүрүз бәйрәме-ул игелек, дуслык бәйрәме. Язгы гүзәл бәйрәмдә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, үпкәләрне онытып дуслашалар, күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә. Нәүрүз котлы булсын! Бүген мәктәптә әлеге бәйрәмне каршылау чарасы булып узды.

-
20.03.2025 Мәктәбебездә проект эшләрен яклау дәвам итә. Бүген 4 нче сыйныф укучылары үзләренең проект эшләре белән таныштырдылар.

-
Очрашу 20.03.2025 Бүген 9 нчы класс укучылары белән очрашуга Арча гуманитар - техник техникумы укытучылары Р. Р. Бахтиозина һәм А. Р. Хөсәенова килделәр. Алар укучыларны уку йорты белән якыннан таныштырдылар һәм укырга чакырдылар.

-
19.03.2025 Проект эшләре белән таныштыру дәвам итә. 3 нче сыйныф укучылары үзләренең проект эшләрен якладылар.















