Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Уңыш бәйрәме 21.11.2025 Бүген мәктәбебездә башлангыч класслар төркемендә бик матур “Уңыш бәйрәме” үткәрелде. Бәйрәмгә һәр сыйныф бик яхшы әзерләнгән. Бу бәйрәм, чын мәгънәсендә, уен-көлке, җыр- биюгә бай булды

-
“Мин - Арча баласы" проекты 21.11.2025 21 ноябрьдә Арча Мәдәният йортында “Мин - Арча баласы" проекты кысаларында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уен үткәрелде. Әлеге чарада мәктәбебезнең 7 класс укучысы Сафина Сөмбел һәм 8 класс укучысы Агзамов Илсаф катнашты. Интеллектуаль уен тарих, истәлекле урыннар, Арча төбәге белән бәйле вакыйгалар, халык мәгърифәтчеләре, язучылар, географик атамалар, мәдәният темаларына кагылган 20 сораудан торды. Уен бик күңелле һәм җанлы үтте.

-
Профсоюз ярышы 20.11.2025 Мәгариф хезмәткәрләре арасында “Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе”ндә бадминтон, теннис ярышлары булып узды. Мәктәбебез укытучысы Марданов Р.Р. катнашты һәм 2 нче урын (бадминтон) яулады. Хезмәттәшебезгә сәламәтлек, уңышлар телибез.

-
Татарча диктант-2025 14.11.2025 14 ноябрь көнне мәктәбебездә ел саен үткәрелә торган "Татарча диктант 2025" белем бирү акциясе узды. Акциянең максаты-татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөнья буйлап татарларны берләштерү. Акция тел белемен тикшерергә һәм туган татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Диктантның темасы-танылган татар язучысы Каюм Насыйри әсәреннән өзек. Акциядә мәктәп укучылары, укытучылар катнашты. "Татарча диктант 2025" акциясендә катнашучыларның барысына да туган телләрендә аралашуны саклап калырга теләүләре өчен рәхмәт белдерәбез.

-
14.11.2025

Бездә бүген "Казан арты" тарихи-этнографик музее хезмәткәрләре пушкин картасының мастер классы, "Казан җөе" техникасына багышланган кызыклы интерактив лекция уздырдылар. Укучылар әлеге уникаль техниканың тарихы һәм үзенчәлекләре белән таныштылар.
-
Песнәк көне 12.11.2025 Г.Ахунов исемендәге Казанбаш төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары "Песнәк көне" флешмобында катнаштылар. Агач һәм куаклардан зарарлы корткычларны чүпләп, файда китерүче бу матур кошларга кемнәр генә сокланмый икән! Укучылар песнәкләр турында яңа кызыклы фактлар белделәр, "Канатлы дусларыбыз" дигән күмәк эш башкардылар, җимлекләр элделәр. Куйган җимлекләренә песнәкләр дә килергә өлгерделәр инде.

-
12.11.2025 Участвовали в флешмобе "Синичкин день"

-
Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән! 06.11.2025

-
«Бердәмлек көне уңаеннан – дуслык һәм татулык дәресе» 04.11.2025 Бердәмлек көне уңаеннан – дуслык һәм татулык дәресе үткәрелде. Әлеге дәрес бик мөһим темага — илебез халыкларының бердәмлегенә, аларның тел һәм мәдәни байлыгына багышланды. Укучылар Россиядә яшәүче төрле халыкларның үз гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм туган телләрен ничек саклаулары турында белделәр. Алар шуны аңладылар: илебезнең чын көче — күптөрлелектә, халыклар арасындагы үзара ихтирам һәм дуслыкта. Әңгәмә барышында балаларны берләштерә торган кыйммәтләр турында фикер алыштылар һәм уртак нәтиҗәгә килделәр: Россиянең байлыгы — аның халкында, төрле мәдәният вәкилләре арасындагы дуслык һәм татулыкта. Мондый очрашулар укучыларда Ватанга горурлык, тарих һәм күпмилләтле Россиянең мәдәни мирасын хөрмәт итү хисләре тәрбияли.

-
«Большой этнографический диктант" 02.11.2025 1 по 8 ноября приглашаем вас проверить свои знания о культуре и истории народов нашей страны на «Большом этнографическом диктанте»!















