Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Казанбаш, ул.Школьная, 94 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dskazanbash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Казанбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шайдуллина Рузиля Рузалевна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 18 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Тозлы суның үзенчәлеге. 06.03.2026 Тема: Тозлы суның үзенчәлеге. Безгә нәрсәләр кирәк: бер яки ике тавык йомыркасы, ике савыт яки 1 литрлы банкалар, аш тозы, су. Тәҗрибә. Бер савыт суны шул килеш калдырабыз, ә икенче савытта ярты стакан тоз салып эрегәнен көтәбез. Беренче нәтиҗә – тоз суда эри. Ике савытка да йомырка салабыз. Нәтиҗә. Төче суда йомырка батты, ә тозлы суда батмады.

-
Бүген бездә"Аулак өй" 05.03.2026 Бүген бездә"Аулак өй". Әниләребезгә онытылмаслык үзенчәлекле бәйрәм бүләк иттек. Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, бүгенге көндә лаеклы ялда булган тәрбиячебез Низамова Дания апа белән берлектә "Әбиемнең күңел сандыгы" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Бәйрәм белән кызлар, апалар, әниләребез!

-
Ачык һавада фән сәгате: Кар белән боз ничек барлыкка килә? 26.02.2026 Ачык һавада фән сәгате: Кар белән боз ничек барлыкка килә? Максат: - тәҗрибәләр аша кар белән бозның су булуын ачыклау; - табигатьтәге явым-төшемнәр турындагы белемнәрне үстерү; - кызыксынучанлык, эзләнүчәнлек сыйфатларын тәрбияләү. 5

-
"Чишмә башы" газетасының февраль ае чыгарылышы 26.02.2026

-
Казанбаш мәктәбе бинасында урнашкан тарихи музейда булдык. 25.02.2026 Бүген без балалар белән Казанбаш мәктәбе бинасында урнашкан тарихи музейда булдык. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Луиза Минһаҗевна музей экспонатлары белән таныштырып балаларга бик күп кызыклы мәгълүмат бирде. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Әби-бабаларыбызның үткәнен, авыл тарихын балалар белеп үсәргә тиеш

-
Халыкара туган тел көне! 20.02.2026 Халыкара туган тел көне ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан 1999 елның ноябрендә игълан ителеп, 2000 елдан башлап уздырыла, аның максаты — телләрнең күптөрлелеген, мәдәни үзенчәлекләрне саклау һәм үстерү. Бу бәйрәм һәр халыкны үз туган теленә хөрмәт белән карарга, аны киләчәк буынга җиткерергә чакыра.

-
"Ягез әле, егетләр!" 19.02.2026 Бүген бакчабызда "Ягез әле, егетләр!" дип аталган бәйрәм иртәсе булып үтте

-
Масленица! 18.02.2026 Масленица — язны каршылауга багышланган, коймак пешерү, кунаклар чакыру һәм күңел ачу белән үтә торган иң шатлыклы, популяр бәйрәмнәрнең берсе. Бәйрәм атнасы дәвамында кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, юка беленнәр (коймаклар) пешерәләр. Бу гореф-гадәтләр татарларда да киң таралган, популяр булып тора.

-
Муса Җәлил-балаларның якын дусты! 13.02.2026 15 февральдә герой-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел була. Шул уңайдан бакчабызда шагыйрьне искә алу кичәсе булып үтте.

-
Табиб һөнәре . 11.02.2026 Максат: уенда табиб һөнәре турындагы белемнәрен куллана алуларына ирешү. әлеге намуслы хезмәткә кызыксыну,хөрмәт уяту. табиб һөнәренең бик мөһим һәм әһәмиятле икәненә төшендерү. рольле диалог килеп чыгуына этәргеч ясау. авыру кешегә ярдәм итәргә теләк булдыру,игътибарлылык һәм сабырлык формалаштыру,кызгану хисе тәрбияләү. табиб өчен кирәкле булган атрибутлар, әсбаплар сайлап алырга, шул кирәк-яраклардан дөрес кулланырга күнектерү. уенның эчтәлеген уйлап табуда мөстәкыйльлек булдыру. бердәм, бер төркем белән дус,тату уйнауларына ирешү. уен җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү. Җиһазлар: ак халат,баш киеме, авырулар өчен карточкалар, юлламалар, рецептлар, “Нәни табиб” наборы, дарулар савыты, телефон, компьютер.




