Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Казанбаш, ул.Школьная, 94 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dskazanbash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Казанбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шайдуллина Рузиля Рузалевна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 18 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Иртәнге гимнастика. 29.11.2021 Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шулай үк шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә

-
Әниләр көне белән! 27.11.2021 Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын. Балагызның берәве сез, Гаиләнең йөрәге сез. Иминлекнең терәге сез. Һәркемнең иң кирәге сез.

-
"Әнием-кадерлем" фотоколлаж күргәзмәсе! 25.11.2021

Әниләр көне якынлашу уңаеннан,балалар бакчасында " Әнием-кадерлем" темасына фотоколлаж күргәзмәсе оештырдык.Актив катнашкан өчен барлык әти-әниләргә,балаларга зур рәхмәт!
-
"Моя любимая мама" 24.11.2021 Дети с родителями охотно участвовали в районном конкурсе детского рисунка. Пожелаем нашим воспитанникам удачи и успехов!

-
Республикакүләм экологик онлайн-конкурс! 23.11.2021

Балалар белән "Урман дуслары"дигән экологик әкият куйдык.Җәнлекләр Шуруллага урманны чүп -чардан чистарга булыштылар,табигатьне саклау турында бик матур шигырьләр сөйләделәр.Урманда узеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.Уңышлар теләп калыйк.
-
Физкультура шөгыле. 19.11.2021 Ике аякта чиратлаштырып сикерү күнекмәсен формалаштыру; тупны баш белән этеп үрмәләү осталыкларын үстерү; туп тәгәрәтүне ныгыту.

-
Юл билгеләре иленә сәяхәт . 17.11.2021 Максат: юл хәрәкәте билгеләре турында күзаллауларны формалаштыру. Белем бирү бурычлары: балаларга тротуар булмаган очракта юл йөрү кагыйдәсен аңлату, светофорның машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәтен көйләп торуын төшендерү; балаларны юл билгеләре белән таныштыру, аларны аера белергә өйрәтү. Юл йөрү кагыйдәләре, светофор сигналлары турында белемнәрен ныгыту. Үстерү бурычлары: тирә-юньдә ориентлаша белү күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү, Тәрбияләү бурычлары: игътибарлылык, бер-берсенә карата мәрхәмәтлелек, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү.

-
Саф һавада! 16.11.2021 Максат: Ел фасылы күренешләре (Бозлавык) турында күзаллауларын формалаштыру. Күзәтүчәнлекне тәрбияләү. Күзәтү барышы Урамнарга, бакчаларга, Урман, кырлар өстенә Ак мамыктай күбәләк кар Төшә дә төшә генә. Иртәнге якта тыныч иде, ә аннан салкын җил чыкты, вак яңгыр ява башлады.Тиздән бөтен җирне юка боз каплады. Шул юлдан барганда, юка боз катламы шартлап ярыла. Ярылган боз астында яшел үлән, каралган сабаклар күренеп кала. Бик нык шугалак. Декабрь аенда һава салкыная. Хезмәт: Юлларны кардан чистарту. Максат: Хезмәт сөючәнлек тәрбияләү. Хәрәкәтле уен: “Кем югарырак сикерә?”, “Мине тап”. Максат: Уен кагыйдәләрен үтәп уйнарга, сикерергә өйрәтү. Шәхси эш: “Ак кар бөртекләре”. Максат: Салмак кына хәрәкәтләнергә өйрәтү.

-
"Милли киемнәр". 12.11.2021

Максатлар:1. Балаларда татар милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә кызыксыну тәрбияләү. 2. Бәйләнешле фикерләү сәләтен үстерү, сөйләмдә парлы, кушма, ясалма сүзләр куллану күнекмәләре бирү. 3. Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә куллануны системалаштыру. 4. Татарстан Республикасындагы төрле халыкларның дус һәм тату яшәүләре турындагы белемнәрен камилләштерү.
-
Әвәләү шөгыле."Дымково атын әвәләү". 11.11.2021 Аттан башлыйк без сүзне: Ат була ике күзле, Ике колак, дүрт аяк, Һәр аяк саен тояк. Тоякка каксаң дага, Бахбай таймыйча чаба. Тәрбияче балаларга Дымково осталары ясаган уенчыкларны һәм шулар сурәтләнгән рәсемнәрне күрсәтте. Бергәләп әлеге уенчыкларны атыйлар (ат, кәҗәкәй, болан һ. б.). Тәрбияче бу хайваннарның гәүдәләре, муеннары, башлары охшашлыгына, бары тик мөгезләре, койрыклары, яллары белән генә аерылуларына игътибар юнәлтте. Уенчыкларны сыйпап, аларның тигез, шома өслекле булуын төшенүләренә ирете.Ахырдан әвәләү эзлеклелеге белән таныштырды.





