Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 ( 274 ) 275 276 277 278 279 280 >>
-
Әлифба бәйрәме. 08.04.2016

8 нче апрель көнне Кәче мәдәният йортында 1 нче класс укучыларының “Әлифба бәйрәме” үткәрелде. Бәйрәмдә укучылар төрле фәннәрдән алган белемнәрен, җырга, биюгә, сәнгатьле укуга осталыкларын күрсәттеләр. Г. Тукай әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Укучыларга дирекция һәм әти-әниләр тарафыннан бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Игелек эшлибез. 06.04.2016

Ялгыз яшәүче әби- бабайларга ярдәм итү дәвам итә. Укучылар аларга йорт эшләрендә бик теләп булышалар. Өлкәннәр аларга зур рәхмәтләрен җиткерәләр.
-
Һәйкәл янын чистарту. 05.04.2016

Укучылар авылыбыз уртасында урнашкан "Батырларга мәңгелек дан!" исемле һәйкәл тирәсен чистарттылар, тирә- ягындагы карларны тараттылар.
-
Игелекле эшләр атналыгы 04.04.2016

Мәктәптә "Игелекле эшләр атналыгы" башланып китте. Укучылар ялгыз әби- бабайларга булышалар.
-
Балалар китабы көне. 02.04.2016

2 нче апрель - Балалар китабы көне. Шул уңайдан башлангыч класс укучылары китапханәдә балалар язучылары, аларның әсәрләре белән таныштылар.
-
Бердәм республика тестына әзерлек. 01.04.2016

Татар теленнән бердәм республика тесты 2016 нчы елның 25 нче апрелендә үткәреләчәк. Бүген 9 нчы класс укучылары сынау тестын эшләп карадылар һәм барлык биремнәрне дә уңышлы башкарып чыктылар.
-
Тукай әсәрләренә рәсемнәр 31.03.2016

Мәктәптә Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган рәсем конкурсы булып узды. Әлеге бәйгедә һәрбер укучы катнашты.
-
Китапханәчеләр киңәшмәсе 30.03.2016

Бүген Арча мәгариф идарәсенең актлар залында мәктәп китапханәчеләренең киңәшмәсе булып узды. Методист Гөлфирә Хәнәфиевна 2016-2017 нче уку елына дәреслекләргә бирелгән заказлар буенча чыгыш ясады, китапханәчеләрне борчыган сорауларга җавап бирде.
-
Педагогик совет утырышы 28.03.2016

Бүген педагогик совет утырышының чираттагысы булып узды. Анда класс җитәкчеләре 3 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырдылар, алда торган максатлар һәм бурычлар әйтелде.
-
Әлифба бәйрәменә әзерлек
25.03.2016
1 нче класс укучылары каникулда да класс җитәкчеләре һәм музыка укытучысы белән бергә Әлифба бәйрәменә әзерләнделәр.









