Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 ( 257 ) 258 259 260 >>
-
Әти-әниләр җыелышы 16.03.2017

Мәктәптә әти-әниләр җыелышы үтте. Җыелышта Арча район мәгариф бүлеге методисты Гатауллина Лилия Махмудовна алда булачак ГИА һәм ЕГЭ турында бик җентекләп аңлатты. Укытучы Копылова Гүзәлия Гарифулла кызы "Телефон һәм компьютер: аларның файдасы һәм зарары" темасына доклад белән чыкты. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Садыйкова Әлфия Вәгыйзь кызы укудагы уңышлар һәм кимчелекләр, апрель аенда 4 нче һәм 5 нче класс укучылары үтәргә тиешле ВПР эшләре турында мәгълүмат бирде. Соңыннан 9 нчы март көнне үткән әти-әниләр комитетлары арасында булган конкурска нәтиҗә ясалды, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Әти-әниләр җыелышы 16.03.2017 Әти-әниләр җыелышында инспектор ПДН ОМВД России по Арскому району , капитан полиции -Энҗе Саляховна Усминова катнашты.Ул телефоннар, интернетта утырулар, кич йөрүләр, әти-әниләрнең балалар янында спиртлы эчемлекләр куллануы, интернет аша үлемгә китерүче төрле куркыныч уеннар турында сөйләде, балаларны һәрвакытта күз уңында тотарга чакырды.

-
Музыкаль ринг 13.03.2017 Музыка атналыгы кысаларында музыка укытучысы Нигмәтҗанова Альбина Рәисовна "Музыкаль ринг" уздырды. Рингта 5,6,7 нче класс укучылары катнашты. 7 нче класс укучылары җиңеп чыкты.

-
Музыкаль ералаш 11.03.2017

Музыка фәне атналыгы кысаларында укытучы Нигмәтҗанова Альбина Рәис кызы башлангыч класс укучылары белән музыкаль ералаш уздырды. Укучылар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.
-
Бездә психологлар 10.03.2017

Бүген мәктәбебез укучылары психологлар белән очрашты.
-
Конкурс 09.03.2017

Мәктәбебездә әти-әниләр комитетлары арасында конкурс үтте. Һәр класс комитеты бар көчен куеп әзерләнгән. Конкурста визит карточкасы, газета, фотоальбомнар күрсәтелде. Конкурска нәтиҗә 16 нчы мартта үтәчәк әти-әниләр җыелышында ясалачак.
-
07.03.2017

-
06.03.2017

Укучыларыбыз шашка һәм шахмат уеннарын яратып уйныйлар.
-
04.03.2017

9 нчы класс укучылары математика фәненнән ГИА эше эшләделәр.
-
Профориентация эше 03.03.2017

Мәктәбебезгә Г.Тукай исемендәге Әтнә совхоз техникумыннан укытучылар килеп, чыгарылыш сыйныф укучыларына профориентация буенча дәрес үткәрделәр. Экономика, инженерия, ветеренария, поварлык белгечләре әзерләү курслары барлыгы турында мәгълүмат җиткерделәр, техникум тормышы белән таныштырдылар..









