Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Әфган.... 14.02.2019

15 нче февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарып бетерелүгә 30 ел. Ватаныбызга карата патриотизм хисе, мәүәббәт тәрбияләү максатыннан 14 нче февраль көнне мәктәбебездә "Сугышчы-интернационалистлар" дигән темага дәрес үткәрелде. Тарих укытучыбыз Нуриев М.Б. укучыларыбызга Әфган сугышы турында сөйләде. Укучыларыбыз утлы еллар турында җырлар тыңладылар, шигырьләр укыдылылар.
-
"Созвездие - Йолдызлык" фестивале 14.02.2019

Мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучылары Гыйльметдинова З.Р. һәм Миннебаева Д.Ф. "Созвездие - Йолдызлык" фестиваленең сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Йомгаклау әңгәмәсе... 13.02.2019

Бүген мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары рус теле фәненнән йомгаклау әңгәмәсе үттеләр.
-
Д.И.Менделеевның тууына 185 ел.... 13.02.2019

8 нче февральдә "Химик элементаларның периодик закон"ын ачкан бөек рус химигы Д.И.Менделеевның тууына 185 ел. Әлеге уңайдан химия укытучыбыз Садыйкова Ә.В. "Соңгы элемент" дип аталган интеллектуаль уен-дәрес үткәрде.
-
Янгын куркынычсызлыгы... 12.02.2019

Бүген гомуми мәктәп линейкасы үтте. Укучылар белән янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмә уздырылды. Укучыларга балалар гаебе белән килеп чыккан янгыннар турында мәгълүмат бирелде, янгын китереп чыгарырга мөмкин булган әйберләр белән уйнамаска, сак эш итәргә кирәклеге аңлатылды.. Тәрбия сәгатендә классларда "Ут дус та, дошман да" темасына сөйләшүләр булды. Шулай ук әти-әниләргә янгын куркынычсызлыгы турында аңлатылды.
-
Татарча көрәш 11.02.2019

8 нче февраль көнне Ашытбаш урта мәктәбендә Нуриев Р.И. КФХ призына Арча муниципаль районы беренчелегенә татарча көрәш буенча ярышлар үтте. Әлеге ярышта 5 нче сыйныф укучысы Вәлиәхмәтов Д.Д. 2 нче урын, 3 нче сыйныф укучысы Вәлиәхмәтов Н.Д. 3 нче урын алдылар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз.
-
09.02.2019

Бүген мәктәбебезгә "Казан арты " тарих-этнографик музее хезмәткәрләре : Гобәйдуллин И.И. һәм Нурмухаметова Л.Р. килделәр. "Татар дәүләтчелеге торгызылу, проектлар, ТАССР оешу, нәтиҗәләр" дигән темага лекторий оештырылды.
-
Воспитать человека... 08.02.2019

Мәктәбебезнең башлангыч сыйныфлар җитәкчесе Мәгъсүмова Г.Ф. һәм педагог-оештыручы Нигъмәтҗанова А.Р. "Воспитать человека" конкурсының район этабында уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Форпост 07.02.2019

Буген Наласа урта мәктәбендә "ФОРПОСТ" оешуның 20 еллыгына багышланган зона ярышы булып узды. Районның 7 мәктәбе ( Урта гомуми белем мәктәпләре: Арчаның 6 нчы номерлы, Наласа, Иске Чүриле; Төп мәктәпләр: Түбән-Аты, Утар-Аты,Кушлавыч,Кәче) 7 төрле конкурста көч сынаштылар. Безнең мәктәп командасы 4 нче урын яулады. Аларны котлыйбыз!
-
"Замечательный вожатый-2019" 04.02.2019

"Замечательный вожатый - 2019" конкурсының район этабында безнең мәктәпнең отряд вожатые Садыйкова З.А. уңышлы чыгыш ясады.









