муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Каен бөресе җыйдык 04.04.2023 Каен бөресенең файдасы турында бик күп язмалар бар.Бөрене каеннарда сут хәрәкәте башланганда, бөреләр бүрткәч, әмма әле яфрак ярганчы җыярга кирәк. Гадәттә, бу март башы-урталарына туры килә. Бер генә яфрак чыкса да, соң булыр. Каен бөресен җыю өчен бу көннәр иң отышлы вакыт санала.Бөрене коры көнне җыегыз. Бер каенның бөреләрен күп кисмәгез, агачка зыян китермәгез. Безнең бакчабызда әти-әниләр һәм балалар да, хезмәткәрләребез дә бу эштә актив катнашалар.

-
Китап -белем чишмәсе 03.04.2023

Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә.Режим моментларында китап уку, китапны саклап тоту серләрен өйрәндек.
-
Канатлы дусларыбыз. 31.03.2023

Яз җитү белән кошлар тормышындагы үзгәрешләрне кызыксынып күзәтәбез. Саф һавада вакытта кошларның оя ясауларын күзәттек. Шөгыль вакытында күрсәтмә рәсемнәр нигезендә кошларны аерырга өйрәнәбез
-
Милли бизәкләр 30.03.2023 Милли мәдәниятне үстерү елы буларак балалар белән халкыбызның үткәне турында күзаллауны ныгытабыз. Шул максаттан, кисеп ябыштыру шөгылендә татар калфагы һәм түбәтәе ясадык

-
Канатлы дусларыбыз 29.03.2023 Зурлар төркемендә режим моментларында кошларның төрләрен өйрәнү, аларның файдалары буенча әңгәмәләр үтте.

-
Сыерчыклар турында 28.03.2023 Сыерчыклар агач куышларында, түбә астындагы уентыларда, яр карлыгачы ояларында яшиләр. Ә инде кешеләр ясап элгән оялар булса, шатланып туя алмыйлар. Балалар сыерчык һә аларның оялары турында өйрәнделәр.

-
Кошлар-безнең дусларыбыз 27.03.2023 Кечкенәләр төркемендә "Кошлар-безнең дуслар " темасына шөгыль үткәрелде. Балалар кошлар турында тизәйткеч өйрәнделәр: "Тук-тук тукран Тукылдатып утырам. Мичтә бәлеш пешкәнен Өйдә көтеп утырам"

-
Танып-белү эшчәнлеге 24.03.2023 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән санау күнекмәләрен өйрәнәбез.Санау таякчыклары ярдәмендә балалар мондый биремнәрне кызыксынып үтиләр.

-
Язгы чорда кагыйдәләр 23.03.2023 Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән балаларга су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында төшендерү мөһим. Яз көне бозның ныклыгы кими, ул кояш җылысында йомшара, шуңа күрә боз өстенә керү тыела. Иртәнге әңгәәләр вакытында Язгы чорда елга буйларында үзләре генә йөрмәскә, әти-әниләренең рөхсәтеннән башка өйдән чыгып китмәскә кирәклеге турында сөйләштек.

-
Милли киемнәр 22.03.2023 Кечкенәләр төркемендә татар калфагы бизәү буенча шөгыль уздырылды. Максат: Балаларны татар халкының милли сәнгать әсәрләре, аларга төшерелгән орнаментлары (лалә чәчәге, ак чәчәк, яфрак) белән таныштыру (сөлге, читек, калфак, алъяпкыч, түбәтәй). Шаблон буенча кисеп, бизәкләрне завык белән тиешле эзлеклелектә ябыштырырга өйрәтү, матурлыкны күрә белергә, аның белән соклана белүләренә, чиста, пөхтә эшләүләренә ирешү.




