Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
30 апрель - янгын сүндерүчеләр көне! 30.04.2025

Бу бәйрәм уңаеннан Арчаның 5нче гимназиясендә 4 "А" сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Ибраһимова Э.М.) һәм 4 "Б" сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Ганеева Л. Х.) катнашында тематик чара һәм викторина үткәрелде. Чара сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбиясе буенча директор киңәшчесе Э.С.Усманова көче белән оештырылды. Бәйрәмгә Арча районы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Сабиров Т.А. да килгән иде.
-
"Зур Бирәзә башлангыч мәктәбе" филиалында 29.04.2025

Арча 5 нче гимназиясенең "Зур Бирәзә башлангыч мәктәбе" филиалында Россиядә Янгыннан саклаучылар көне уңаеннан, класстан тыш чара үткәрелде.
Максаты: балаларда ут файдадан тыш, зыян да китерүе турында күзаллау булдыру; уттан саклану-курку хисләре формалаштыру.
Чара әкият рәвешендә үткәрелде: янгын кагыйдәләрен бозуы нәтиҗәсендә ызбасы янган Убырлы Карчык елап килде, балалардан ярдәм сорады. Укучылар аңа шырпы,электр плитәсе, үтүк белән эшләү кагыйдәләрен аңлаттылар, киңәшләрен бирделәр һәм Россиядә янгыннан саклаучылар Гимнын башкардылар.
Мәктәпкә ТР Арча муниципаль районының 107 нче янгыннан саклау бүлеге башлыгы И.И.Юзаев чакырылды. Программа ахырында Искәндәр Илнарович янгын чыгу сәбәпләре , гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде һәм Зур Бирәзә мәктәбенең кыю малайларын киләчәктә янгыннан саклау бүлегенә эшкә чакырды. -
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган ата-аналар җыелышы 29.04.2025

25 апрель көнне Арчаның 5 нче гимназиясендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган ата-аналар җыелышы булып узды.
Очрашу темасы: «Сугыш. Җиңү. Хәтер. Җиңүнең 80 еллыгы елында балалар белән нәрсә турында сөйләшү - очраклы рәвештә генә сайланмаган. Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Усманова Э.С. тарихны аңлау, ата-баба батырлыгына хөрмәт тәрбияләү, үз илең өчен горурлык хисе нәкъ гаиләдән башлануын ассызыклап үтте. -
Гордимся ученицами МБОУ – Арской гимназии №5. 28.04.2025

При поддержке Министерства культуры Республики Татарстан, Академии наук Республики Татарстан, в партнерстве с Казанским (Приволжским) федеральным университетом и Исполкомом Всемирного конгресса татар в Республике проводится историко-культурный конкурс «Тархан», направленный на популяризацию истории России, Татарстана, истории и культуры тюркских народов, продвижение культуры чтения, повышение интереса к историко-культурному библиотечному наследию.
В этом году финалистами конкурса стали ученицы МБОУ – Арской гимназии №5 Хазиева А. и Зубаерова Д. Ученицы смогли достойно представить Арский район в финале конкурса, победив на всех этапах Четвертого сезона конкурса «Тархан». Ученицам дойти до финала конкурса и занять призовое место помогло знакомство с первоисточниками и архивными документами, ученицы смогли сформировать свою собственную позицию в отношении исторических событий под руководством учителя истории Ахметхановой Г.Г.
Памятные призы и подарки финалистам конкурса вручала министр культуры Республики Татарстан Аюпова И.Х. Наши ученицы получили приоритетное право поступления на бюджетные места в КФУ.
-
Сәйфетдинова Инзилә олимпиадада җиңү яулады 28.04.2025

24 нче апрель көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында мәктәп укучылары өчен, Россия халыкларының туган телләре һәм әдәбияты буенча Федераль олимпиадада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы Сәйфетдинова Инзилә олимпиадада җиңү яулады. Аны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
Апрель ае – Тукай ае 26.04.2025

Апрель ае – Тукай ае. 2024-2025 нче уку елында без, МБГБУ – Арча 5 нче гимназиясе «Урта Бирәзә башлангыч мәктәбе» филиалы, бөек шагыйребез - Габдулла Тукай турында сөйлэшүебезне 16 апрель көнне, Кырлайда Г.Тукай Дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексында башлап җибэрдек. Укучылар кызыксынып, сораулар биреп, экскурсоводның сөйләвен бик яратып тыңладылар, шагыйребезнең тормышы турында өстәмә мәгълүмәт җыеп кайттылар.
21 - 26 апрель атналыгындэ мәктәбебездэ Г.Тукайның әсәрләренә рәсемнәр ясау конкурсы, шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле сөйлэү бәйгесе үткәрелде. Г.Тукай шигырьләренә мультфильмнар карау аеруча ошады укучыларга.
Мәкәбебез укучысы Мөхетдинов Адель «Без Тукай оныклары» исемле бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 139 ел тулу унаеннан уткәрелгэн районкүләм шигырь укучылар бәйгесендә катнашты.
Габдулла Тукай атналыгын 26 нчы апрель көнне шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган уен-викторина белән тәмамладык.Апрель – месяц Тукая. Мы, филиал МБОУ – Арской гимназии № 5 - «Средневерезинская НОШ», в этом учебном году разговор о нашем великом поэте начали 16 апреля, в Государственном литературно–мемориальном музейном комплексе Габдуллы Тукая в Кырлае. Учащиеся с интересом слушали рассказ экскурсовода, задавали вопросы, получили дополнительную информацию о жизни поэта.
С 21 по 26 апреля в нашей школе прошёл конкурс рисунков на стихи Г. Тукая, конкурс выразительного чтения стихотворений поэта. Особенно понравились ученикам мультфильмы на стихи Г. Тукая.
Ученик нашей школы Мухутдинов Адель принял участие в районном конкурсе чтецов, посвященном 139-летию со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая.
26 апреля игрой-викториной, посвященной жизни и творчеству поэта, завершилась неделя Габдуллы Тукая. -
XIV Республикакүләм Тукай укулары 26.04.2025

Габдулла Тукайның 139 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү максатыннан, Арча районы Яңа Кырлай мәктәбендә XIV Республикакүләм Тукай укулары уздырылды. Гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары Гыйлаҗиева Ландыш һәм Сәйфетдинова Инзилә Габдулла Тукай туганнары секциясендә “Арча төбәгендәге Тукай туганнары” темасына фәнни-тикшеренү эше якладылар һәм призлы урынга лаек булдылар. Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз!
-
26 нчы апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2025

26 нчы апрельдә татар дөньясы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын алып тора. Аның иҗаты безне еларга, көләргә, уйланырга мәҗбүр итә. Аның шигырьләре күп гасырлар элек язылган булсалар да, бүгенге көнгә кадәр актуальлеген югалтмыйлар. “И туган тел, и матур тел …”– дип язган шагыйрь.Туган телен белмәгән кеше үз халкыннан да, милли тамырларыннан да аерыла, туган җиренә дә ят була.
Шушы уңайдан гимназиянең актлар залында әлеге көнгә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Башта укучыларыбыз Тукай иҗаты буенча театральләштерелгән чара карадылар. Аннары Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Кичә “Туган тел” җырын җырлау белән тәмамланды.
-
«Җиңү диктанты» 25.04.2025

Бүген гимназиябездә «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе булды. Бу чара бөтен Россия күләмендә рекордлы 35 мең мәйданчыкта һәм дөньяның 90нан артык илен колачлады.
Акциядә катнашучылар - мәктәп укучылары, район укытучылары, җәмәгать эшлеклеләре һәм битараф булмаган гражданнар – 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышына һәм махсус хәрби операциягә багышланган сорауларга җавап бирделәр. Биремнәрнең 20 проценты махсус хәрби операциягә кагыла.
“Җиңү диктанты” халыкара акциясе «Бердәм Россия» тарафыннан 2019 елдан бирле үткәрелә.
-
Тукай шигырьләрен укыйбыз 23.04.2025

Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү максатыннан гимназиянең актлар залында "Тукай шигырьләрен укыйбыз" исемле шигырь укучылар конкурсы узды. Укучылар үзләренең Тукай иҗатын белүләрен һәм яратуларын күрсәттеләр.
















