Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №5" Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, г. Арск, ул. Вагизовых, д. 16 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-31 |
| E-Mail: | ds5.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №5 " Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сафина Камиля Дилюсовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №5" Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Котлыйбыз! 22.05.2017
20 май көнне Казанда ТР Милли музее белән «Тылсымлы куллар» журналы оештырган «Әбиемнең серле сандыгы» бәйгесе җиңүчеләре һәм финалистларын котлау чарасы узды.Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Әлмиева Талия финалистлар исемлегенә керде.Котлыйбыз!Алга таба да бары уңышлар гына юлдаш булсын! -
"Каблучок" 18.05.2017

17 май көнне безнең балалар бакчасында районкүләм "Каблучок" конкурсы булып узды.Барлык катнашучылар да бик яхшы әзерлек белән килгәннәр.Балалар үзләренең җитезлекләре,осталыклары белән барыбызны да шаккаттырдылар.Балаларга ,аларның җитәкчеләренә алга таба да уңышлар теләп калабыз!
-
"Арча хәбәрләре" битләреннән 15.05.2017

«Балаларны канатландырыйк».
Арча ягы талантлы балаларга бик бай икәнен көн дә ишетеп, күреп беләбез. Хәзер, соңгы елларда, алар инде Казанда, хәтта Мәскәүдә дә үткәрелүче фестивальләрдә, конкурсларда катнаша.Минем сүзем — Арчаның 5 номерлы “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче Зәлилә Ибәтуллина турында.Кечкенәдән көйгә, моңга гашыйк бала ул. Бик матур җырлый, бии. Сәнгать мәктәбендә скрипкада уйнарга өйрәнә. 2015-2016 елларда “Голосок” конкурсында ике ел рәттән җиңү яулады. “Созвездие – Йолдызлык” фестивалендә Арча районында лауреат исеменә лаек булды. 2017 елда “Дулкыннар” конкурсының катнашучысы.Нәселдән килгән сәләтне яшереп булмый шул — Зәлиләнең бабайсы Филарит Гасыймов күп еллар Арча шәһәрендә сәнгать өлкәсендә эшли. Арча районының данын күтәрү өчен тырышып, бар көчен куеп хезмәт итә.Шушы көннәрдә “Яшь ТНВ” каналында баручы телевизион “Җырлы-моңлы балачак” фестивалендә Зәлилә дә катнаша. Сәләтле күңеле еш кына хыялларга бирелергә дә ярата. Еш кына: “Әни, тырышып җырласам, минем дә мультфильмдагы феяныкы кебек канатларым үсә бит”, – дип балачак хыяллары белән ышанып йөри.Балалар бакчасында тәрбияче эшен башкаручы буларак әти-әниләргә әйтәсем килә: дөньяга һәр бала талантлы булып туа, аның шул сәләтен үстереп, зәвыгын бетермичә, баланы яратып тәрбияләргә кирәк. -
Спорттагы казанышларыбыз! 15.05.2017

Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Бурганова Азалия йөзү буенча 1 һәм 2 нче урыннарга лаек булды.Котлыйбыз!!
-
9 май- Җиңү бәйрәме! 05.05.2017

-
Сәламәт яшәргә ГТО өйрәтәчәк! 04.05.2017

-
Чакыра тышка кояш... 03.05.2017

6-7 яшьлек балаларның уеннарында төрле физик күнегүләр, спорт һәм халык уеннары белән мавыга башлыйлар. Балалар белән сигнал буенча хәрәкәт башкара белү, пространствода үз урыннарын таба белергә, өлгерлек, җитезлек, игътибарлылык кебек сыйфатлар тәрбияләргә булышлык итә.Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөһим урын алып тора. Аның ярдәмендә бала шәхес булып формалаша. Уйнаганда балалар үзара дуслаша, мөстәкыйль эш итә, үзләренең уйларын гамәлгә ашыра, дөньяны танып белергә өйрәнә.
-
Агач утырту - изге гамәл 28.04.2017

Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы ул. Бүген безнең балалар бакчасында да чыгарылыш төркеме балалары әти-әниләр һәм тәрбиячеләр белән берлектә агачлар утырттылар.
Берәүләр җир казыды, икенчеләре үсентеләр китереп торды, өченчеләре аларны изге теләкләрен тели-тели утырта барды.Күмәк эш тау күчерер диләр. Хәзер аларны кадерләп, саклап үстерергә генә кирәк.
-
Тукай яши безнең йөрәкләрдә 27.04.2017

-
"И туган тел и матур тел.." 27.04.2017












