МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
| E-Mail: | S1.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
| Руководитель: | Габдрахманов Ильнур Наилевич |
| Год основания учреждения: | 1843 |
| У нас учатся: | 659 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 659 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогический работник \ Бездә укыталар 50 педагогик хезмәткәр |
МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
халкыбыз Илһамы 15.02.2022

15 нче февральдә, Татар халкының бөек җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм “ Алтын Апполон” премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көне. Әйе,исеме җисеменә туры килә, аны лаеклы рәвештә ”халкыбыз Илһамы” дип атап була. Шул уңайдан, мәктәп китапханәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйретдинова Ф.Т. һәм педагог-китапханәчесе Гыйләҗетдинова И. М. 7 нче сыйныфларда "Илһам Шакиров замандашлары хәтерендә" темасына кичә үткәрделәр. Укучыларны бөек җырчының тормыш юлы һәм иҗаты, замандашларының истәлекләре белән таныштырдылар. Кичәдә Илһам Шакировның җырлары тыңланды.
-
Китап бүләк ит 15.02.2022

14 нче февраль көнне мәктәбебездә “Китап бүләк ит” акциясе узды. Бу акция берничә өлештән торды. Беренчесе,”Ачык микрафон”. Теләгән һәр укучы,укытучы үзенең яраткан шигырьләрен сөйләде.Икенчесе,”Мастер класс”.Волонтерлар отрядына йөрүче укучылар 3 нче сыйныф укучылары белән китап кыстыргычлары ясадылар.Өченчесе,”Фото – зона”.14 нче февраль – гашыйклар көне уңаеннан, “Мин яратам сине китапханә” исемле фото – зонада фотога төшү мөмкинлеге дә булды. Дүртенчесе,”Китап бүләк ит”- акциясендә дә теләп катнаштылар. Укучылар үзләре укыган китапларны мәктәп китапханәсенә бүләк итеп,китапларга икенче тормыш бирделәр. Бу акция укучыларда китапка карата хөрмәт,мәхәббәт хисләре уятты.
-
Поздравляем призеров! 15.02.2022

Поздравляем призеров регионального этапа Всероссийской олимпиады по праву Абдрахманову Камиллу и Шигабиеву Азалию, 10 «А» класс и учителя Гилязову Рузалию Хамитовну.
-
Батырлык сүзе нәрсәне аңлата? 14.02.2022

Дружина советына йөрүче укучылар (җитәкчеләре Сираҗиева Н.Ф.) 5 нче “Г”сыйныф укучылары белән “Батырлык сүзе нәрсәне аңлата?” темасына сбор уздырдылар. Сборның максаты - Батырлык төшенчәсен ачыклау. Сбор батырлык турындагы шигырьләр уку, мәкальләрнең мәгънәләрен аңлату белән башланып китте. Бу сүз нәрсәне аңлата соң? Әлеге сүзнең мәгънәсен укучылар аңлатмалы сүзлектән таптылар. Батырлык – героик, фидакарь, кыю эшләнгән эш ул. Һәм күп очракта аны балалар эшли. Укучылар балаларны герой пионерлар тарихы белән дә таныштырдылар. Балалар язмышы бер – берсенә бик охшаш. Алар өчен сугыш дигән михнәт гомуми биографиягә әйләнгән. Тылда булсалар да, сугыш эчендә кайнасалар да аларның эшләгән батырлыклары бәхәссез. Без тыныч тормышта нинди батырлыклар эшли алабыз соң? Укучылар бу турыда да сөйләштеләр.Сбор “Һәр вакыт булсын кояш” җыры белән тәмамланды.
-
Поздравляем призеров! 13.02.2022

Поздравляем призеров регионального этапа Всероссийской олимпиады школьников по физической культуре Ибатуллина Ильяса, 10 "А" класс, Бурганова Камиля, 9 "В" класс и учителя Саляхова Айрата Альбертовича.
-
Поздравляем призеров! 09.02.2022

Поздравляем призера регионального этапа Всероссийской олимпиады школьников по истории Мухаметкаримову Адилю, 10 "А" класс, призеров заключительного этапа Республиканской олимпиады школьников по истории Ибрагимова Роберта и Ибрагимову Зилю, 8 «А» класс, и учителя Ибрагимову Эльмиру Равилевну.
-
8 февраль – Яшь антифашистлар көне 09.02.2022

8 нче февральдә ”Патриот” отрядына йөрүче укучылар (җитәкчеләре Сираҗиева Н.Ф.) 8 нче сыйныф укучылары белән“Ватан Геройлары көне”нә багышланган сыйныф сәгате уздырдылар. Бөек Ватан сугышында илебезне саклауда өлкәннәр белән беррәттән балалар да катнашкан. Сигез – унике яшьлек балаларның сугыш михнәтләре кичерүләре – үзе бер батырлык ул. Бу балалар хакында бик күп сөйләп була. Алар сугыш китергән кайгы – хәсрәтләр өчен үзләре үч алырга телиләр, үзләреннән ике тапкыр зуррак винтовкалар тотып, кечкенә солдатларга әвереләләр. Һәлак булган әти – әниләре турында кара кәгазьләр алып, чиксез хәсрәт – кайгыга чумалар, ятимлек ачысын татыйлар. Сыйныф сәгате укучыларда зур дулкынлану уятты.Алар бик күп сорауларга җавап эзләделәр. Тормыш дәвам итә. Көннәр тыныч, имин булсын өчен сугышны булдырмаска, ул китергән газап – михнәтләрне онытмаска кирәк. Ватаныбыз азатлыгы өчен башларын салган каһарманнар турында онытырга безнең хакыбыз юк!
-
Поздравляем призера! 07.02.2022

Поздравляем призера Республиканской олимпиады школьников по основам безопасности жизнедеятельности Саляхова Наримана, 5 «В» класс и учителя Саляхова Айрата Альбертовича.
-
Поздравляем призера! 06.02.2022

Поздравляем призера Республиканской олимпиады школьников по основам безопасности жизнедеятельности Галяветдинова Амирхана, 4 «Б» класс и учителя Никитину Ирину Николаевну.
-
Поздравляем призеров! 04.02.2022

Поздравляем призеров регионального этапа Всероссийской олимпиады по обществознанию Абдрахманову Камиллу и Шигабиеву Азалию, 10 «А» класс и учителя Гилязову Рузалию Хамитовну.






