МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
| E-Mail: | S1.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
| Руководитель: | Габдрахманов Ильнур Наилевич |
| Год основания учреждения: | 1843 |
| У нас учатся: | 659 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 659 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогический работник \ Бездә укыталар 50 педагогик хезмәткәр |
МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
«Арча милли киемнәре» 23.04.2022

Арча- һөнәрчеләр ягы. Электән үк Арча яклары үзенең читекләре белән данлыклы. Чиккән читекләрнең даны Көнбатыш Европа илләренә кадәр барып җиткән.Ә хәзер Арча читекләре бөтен дөньяны гизә.
2022 нче ел-Россиядә “Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау” елы булып игълан ителде. Шул уңайдан, 23 нче апрельдә, мәктәбебездә 7нче, 9 нчы сыйныф укучылары катнашында, “Арча читекләре” дигән темага кичә үтте. Укучыларыбыз кичәдә Арча тарихы, халык сәнгате, мәдәни мирасы, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Бу кичәгә «Арча милли киемнәре» оешмасында эшләп, хәзерге көндә лаеклы ялда булган хезмәт ветераны,чигү остасы- Фәридә Габделхаковна Каримуллина һәм безнең мәктәпне тәмамлап, күп еллар «Арча милли аяк киемнәре» оешмасында эшләгән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендәге “Сәхтиян” оешмасында модельер булып эшләүче , милли аяк киемнәре өчен бизәкләр төшерүче-Әюпов Альберт Миңнур улы чакырылды.
Безнең кунакларыбыз укучыларыбызны тормыш һәм хезмәт юллары, үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар.Мастер класс та күрсәттеләр. Кичәдә укучыларыбыз Арча читекләре турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр һәм гармунда татар халык көйләре башкардылар. Кичә бик күңелле үтте.
Бүгенге көндә читек серләрен белүчеләребез олыгаеп бара, ә бу кәсепне югалтырга ярамый. Безнең арабызда милли җанлы кешеләребез булганда милли киемнәребез юкка чыкмас. Үзебездәге татарларга, милләтебезгә кирәк! Аяк киеме буларак кына түгел, һөнәр буларак, күңел бизәкләре, халык җәүһәрләре буларак кирәк! -
«Йолдыз Шәрәповага - 60» 22.04.2022

Балалар әдәбияты өлкәсендә иҗат итүнең ни дәрәҗәдә авыр булуын аңлаган В.Г.Белинский: “Балалар язучысына әверелергә мөмкин түгел, бәлки балалар язучысы булып туарга кирәк”, - дип язган. Бу юллар нәкъ менә Йолдыз Шәрәпова турындадыр...
Арча район балалар китапханәсе белән берлектә балалар шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күп санлы китаплар авторы Йолдыз Шәрәповага 60 яшь тулу уңаеннан, аның иҗатына багышланган “Сабый күңелле шагыйрә” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Бу кичәдә 2 нче сыйныф укучылары катнашты.
Укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Йолдыз Шәрәпованың шигырьләрен яттан сөйләделәр, әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр, "Йолдыз Шәрәповага - 60" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.
Балалар бу чарадан яхшы кәеф белән таралыштылар.
-
Радик Хәбибрахман улы Фәизовның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды 22.04.2022

Бүген, 22 нче апрельдә, мәктәбебездә якташыбыз, атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни исемендәге бүләк иясе Радик Хәбибрахман улы Фәизовның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.
Кичәбездә Радик Фәизовның кызы - Светлана Радиковна да катнашты. Укучыларга теләсә нинди шартларда да киң күңелле, ярдәмчел, олы йөрәкле, чын кеше булып калырга кирәклеген җиткерде.
Укучылар әдипнең үзенчәлекле тормыш юлы, иҗаты турында күпмедер мәгълүмат тупладылар, әсәрләреннән сәхнәләштерелгән өзекләр карадылар. Илебезгә лаеклы шәхесләр булып үсәргә һәм яшәргә кирәклеген аңладылар.
-
«Табигать – уртак йортыбыз» 22.04.2022

Һәрбер кешегә үз туган ягы кадерле. Туган җиребезнең табигате, су буйлары, елгалары, урманнары, болыннары искиткеч матур.
22 апрель-Бүген - Халыкара җир көне! Бу көн чиста су, җир, һава бәйрәме дип санала.
Шушы бәйрәм уңаеннан Арча район балалар китапханәсе белән берлектә , 2 нче А сыйныфында «Табигать – уртак йортыбыз» тема астында экологик кичә үткәрелде.
Чара барышында балалар Җир көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Җир көненең үз символы, үз флагы да бар икәнен ачыкладылар. Укучылар зур кызыксыну белән Җир темасына караган мәкальләрне искә төшерделәр, яттан шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, төрле конкурсларда катнаштылар.
Кичә ахырында табигатьне, җирне, планетаны саклау - һәрбер адәм баласының иң мөһим бурычларыннан берсе икәнлегенә тагын бер кат инандылар.
-
День местного самоуправления глазами школьников 21.04.2022

21 апреля в 9В классе проведен правовой час, посвященный Дню местного самоуправления.
Урок прошёл в форме беседы о празднике, учреждённом Президентом РФ В.В. Путиным 21 апреля 2012 г. Сначала совершили экскурс в историю к истокам этого события - подписанию Жалованной грамоты городам России Екатериной Великой 21 апреля 1785 г., что стало первым шагом в развитии местного самоуправления.
В ходе урока учащиеся узнали из истории местного самоуправления отличие местного самоуправления от государственного самоуправления. Рассмотрели пользу местного самоуправления для общества, рассмотрели самые важные вопросы, определяющие качество жизни граждан, прежде всего, обеспечение порядка в ЖКХ, благоустройство городов и сел, развитие социальной инфраструктуры.
Местное самоуправление является одной из форм осуществления власти народом, являясь институтом гражданского общества, местное самоуправление выступает как способ формирования публичной власти на местах и одновременно как форма участия граждан в управлении государством.
-
Театр - яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә 21.04.2022

Театр - ул искиткеч могҗиза. Театр - ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки театр - тормышның көзгесе.
21 нче апрель көнне укучыларыбыз районыбызның горурлыгы булган “Җидегән чишмә” халык театры артистлары белән очраштылар. Мәктәпнең театр түгәрәгенә йөрүче укучылар Н.Гыймадиеваның “Елак батыр” спектакелен күрсәттеләр.Кичә барышында укучылар үзләре кызыксындырган сорауларны бирделәр. Артистларыбыз барлык сорауларга да бик теләп җавап бирделәр. Рус мәктәбендә укып та, үзләренең туган телендә театр уйнаган балаларга соклану сүзләре җиткерделәр.
Дөрестән дә, театр – милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул. Бик күп еллар дәвамында татар милләтенең рухын, милли үзенчәлеген, телен, әхлагын саклап һәм үстереп, безне бербөтен халык итеп тотучы татар театры һичшиксез, олы ихтирамга, чиксез мәхәббәткә лаек.
-
Во имя чего совершались подвиги 21.04.2022

Во имя чего совершались подвиги, почему наши далекие предки и недавние предшественники жертвовали состоянием, любовью, самой жизнью? Кто такой патриот? Почему наша школа носит имя Героя Советского Союза В.Ф.Ежкова? Можем ли мы назвать его патриотом своей Родины? На эти вопросы пытались найти ответ ученики 1 Б класса (кл. рук. Ахметгалиева Л.Р.) Ребята познакомились с биографией В.Ф.Ежкова. С особым интересом они смотрели видеоролик о подвиге нашего земляка, гвардии старшего лейтенанта В.Ф.Ежкова. В заключении, ребята примеряли военную пилотку и говорили о том, что же они могут сделать для России, будучи патриотами своей страны, таким, как В.Ф. Ежков. Ответы были разные: «Я посажу дерево; Я построю дом; Я буду олимпийским чемпионом, и завоёвывать победы; Я буду любить и почитать свою Родину; Я буду работать на КАМАЗЕ и собирать автомобили; Я буду защищать свою Родину; Я буду учиться хорошо». Затем, ребята нарисовали рисунок на тему «Мой герой».
-
«Без-Туган телдән туганнар, без Тукай якташлары» 21.04.2022

Җылы җилләре, ләйсән яңгырлары белән яз килде! Яз җиттеме, без Тукай белән рухланып яши башлыйбыз. Шушы көннәрдә бигрәк тә аны олылап искә алабыз.
21 нче апрельдә «Без - Туган телдән туганнар, без Тукай якташлары» исемле районкүләм шигырь укучылар бәйгесе үтте. Әлеге чарада катнашып, 2 нче сыйныф укучысы Юсупова Әминә беренче урынга, 4 нче сыйныф укучысы Зәйнуллина Аделина лауреат исеменә лаек булдылар. Чын күңелдән укучы кызларыбызны мактаулы урыннары белән тәбрик итәбез һәм укуларында, алдагы бәйгеләрдә дә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Всероссийском открытом онлайн-уроке «Столыпин: во имя России» 21.04.2022

21 апреля 9 классы участвовали во Всероссийском открытом онлайн-уроке «Столыпин: во имя России», посвященный 160-летию со дня рождения Петра Аркадьевича Столыпина, выдающегося реформатора и государственного деятеля Российской Империи, а также местному и ученическому самоуправлению.
Урок провели на площадке Исторического парка «Россия - моя история» юная певица София Хоменко и учитель истории и обществознания школ № 72 города Самары Вячеслав Наземкин. В новом открытом уроке ребята узнали о личности выдающегося государственного деятеля Петра Столыпина об основных направлениях его реформ.
Съемочная группа Открытого урока посетила памятные места, в которых побывал Петр Столыпин в период жизни и работы в Саратовской губернии. В студии вместе с гостями обсудили продолжение «столыпинского дела», а именно то, какие виды самоуправления существуют сегодня и как они развиваются.
-
Всероссийская акция "Почта ЮИД" 21.04.2022

Летят письма, летят по адресам: наша акция «Почта ЮИД» продолжается! Хочешь найти друзей и единомышленников из других регионов России, вступить в переписку, отправить и внезапно получить настоящее бумажное письмо? Так чего же ждать? Так мы и сделали! Мы присоединились к акции «Почта ЮИД» и нам пришло письмо от ребят ЮИДовцев из Республики Калмыкия, города Элиста. Ребята в своём письме рассказали нам о деятельности и достижениях своего отряда. В свою очередь мы планируем написать им ответ и поделиться особенностями работы отряда в нашей школе. Надеемся, что с помощью такой акции будет больше ответственных участников дорожного движения в нашей стране!






