Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Туган телем сагында" 20.03.2024

"Туган телем сагында" акциясе кысаларында буген мәктәбебез укучылары Сабитова А. 'Заһидуллина Д. Бөтенроссия "Илһам" бэйгесенең зона буенча сайлап алу турында катнаштылар. Зона турында Балтач, Кукмара, Телэче' Биектау' Саба' Арча районнарыннан 85 укучы көч сынашты. Язучылардан, Казан федераль университеты галимнәреннән һәм Мәгариф министрлыгы белгечләреннән торган комиссия алдында чыгыш ясадылар. Аларга 1 нче турның жиңучеләре дигэн сертификат тапшырылды. Республика турында да укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
“Иң яхшы сыерчык оясы – 2024"
20.03.2024
Мәктәп күләмендә “Иң яхшы сыерчык оясы – 2024” конкурсы уздырылды.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
“Иң яхшы сыерчык оясы -2024” бәйгесе җиңүчесе - 4 нче сыйныф укучысы
Зәйнуллина Элина.
“Иң яхшы сыерчык оясы – 2024” конкурсының “Видеоролик” номинациясендә
1 нче урынны 10 нчы сыйныф яулады.
2 урын - 2 нче сыйныф укучысы Вәлиев Дилүс;
2 урын -3 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтов Ислам;
2 урын – 11 нче сыйныф укучысы Фәттеров Фәнгиз;
3 урын – 5 нче сыйныф;
3 урын- 9 нчы сыйныф укучысы Вәлиуллин Айназ.
-
ООО "Вахит" призына көрәш ярышлары 18.03.2024

16 нчы март көнне Кукмара районының Вахит авылында 2009 нчы елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында ООО "Вахит" призына көрәш ярышлары узды. Ярышта Арча, Саба, Балтач, Мамадыш, Кукмара көрәшчеләре катнашты.
Бу ярышта безнең мәктәбебезнең 6 нчы класс укучысы Файзрахманов Аяз 1 нче урынга лаек булды. Тренеры Саляхов М. Р.
-
16 март көнне мэктэптэ сэламэт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Сэламэтлек көне үткэрелде. 16.03.2024

День здоровья в школе – это праздник хорошего настроения, спорта и здоровья.
16 марта в нашей школе прошел «День здоровья» — день, посвящённый активному и здоровому образу жизни.
Берегите здоровье, занимайтесь физкультурой! Будьте здоровы! -
Открытый урок 15.03.2024

В рамках метапредметной недели учитель географии Г.Х.Гизатуллина с учащимися 7 класса провела открытый урок по теме «Антарктида- холодное сердце». Цели урока были поставлены в полном объеме в соответствии с требованиями обновленных ФГОС, с учетом возрастных особенностей учащихся и психологических основ процесса усвоения новых знаний. Весь урок разбит на этапы, в которых используются разнообразные приемы и методы: географический диктант, работа по различным картам, фронтальная беседа, практическая работа, создание проблемных ситуаций, работа с дополнительной литературой, фрагмент видеофильма, анализ и поиск решений поставленных задач, создание мини-проекта. Все этапы урока выдержаны по времени, разбиты так, чтобы учащиеся не утомились от разнообразия. Так как материала для изучения на уроке много, урок проведен в быстром темпе. Доброжелательная рабочая атмосфера урока привела к тому, что запланированное изучение материала выполнено полностью, достигнут контакт с обучающимися.
Метапредмет атналыгы кысаларында география укытучысы Г.Х. Гыйззәтуллина 7 нче сыйныф укучылары белән «Антарктида – салкын йөрәк» темасына ачык дәрес үткәрде. Дәреснең максатлары тулы күләмдә, яңартылган ФГОС таләпләренә туры китереп, укучыларның яшь үзенчәлекләрен һәм яңа белемнәрне үзләштерү процессының психологик нигезләрен исәпкә алып куелды. Дәрес дәвамында күптөрле эш алымнары кулланылды: географик диктант, төрле карталар буенча эш, фронталь әңгәмә, практик эш, проблемалы ситуацияләр тудыру, өстәмә әдәбият белән эшләү, видеофильм фрагменты, куелган бурычларны чишү юлларын анализлау һәм эзләү, мини-проект булдыру. Дәрестә математика, биология, география, экология кебек фәннәрнең үзара бәйләнеше каралды, бу дөньяның бердәм картинасын булдыруга ярдәм итте. Дәрес укытучылар тарафыннан югары бәяләнде.
-
“Нәсел җебе – шәҗәрә” 13.03.2024

12 нче март көнне метапредмет атналыгы кысаларында башлангыч класс укучылары әти-әниләр каршында “Нәсел җебе – шәҗәрә” дигән темага проект эше якладылар. Татар халкында элек-электән ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булып саналган. Гаилә елы уңаеннан укучылар һәркайсы үзләренең нәсел агачын төзеделәр, әби-бабалар турында күп мәгълүмат тупладылар. Проектны йомгаклау өлешен Гаилә бәйрәме итеп үткәрделәр. Әти-әниләр, гаилә турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр башкардылар. Бәйрәмдә әти-әниләр дә төрле күңелле уеннарда катнаштылар. Гаилә бәйрәме бик күңелле үтте.
-
“От южных морей до полярного края” 11.03.2024

11 марта в рамках внеурочного занятия «Разговоры о важном» состоялись классные часы по теме «От южных морей до полярного края». Основной задачей урока стало воспитание любви и уважения к малой родине, расширение знаний о достижениях своего родного края и современной России в целом. В ходе беседы учащиеся узнали, чем славится Республика Татарстан, а также о том, как живут их ближайшие соседи.
11 нче мартта «Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр» дәресе кысаларында «Көньяк диңгезләрдән поляр чикләргә кадәр» темасы астында тәрбия сәгатьләре узды. Дәреснең төп бурычы-кечкенә Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, туган як һәм хәзерге Россия казанышлары турында белемнәрне киңәйтү. Әңгәмә барышында укучылар Татарстан Республикасының казанышларын, шулай ук якын күршеләренең ничек яшәвен белделәр.
-
Бәйрәм белән! 07.03.2024

Хөрмәтле хатын –кыз укытучыларыбыз, кызлар, техник хезмәткәрләр , сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме- 8 март халыкара хатын- кызлар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә нык сәламәтлек, укуыгызда, эшегездә уңышлар телибез.
Бүген мәктәбебездә 8 нче мартка багышланган матур чара үтте.Бәйрәм чарасын 9 нчы класс укучылары әзерләде.Программаның беренче өлеше котлаулар, җыр – биюләргә бай булды. Өлкән класс егетләре үзләренең котлауларын видеомөрәҗәгать аша да юлладылар.
Бәйрәм чарасы квест- уен белән дәвам итте.Март, апрель, май командалары бирелгән карта ярдәмендә йөреп, төрле биремнәр эшләделәр, һәр кабинетта алар төрле катлаулы-лыктагы сорауларга җавап бирде.Серле сандыкка ия булган Март командасы җиңүче итеп билгеләнде.Барлык укучылар да уеннарда актив катнашты.
Сегодня в нашей школе прошло мероприятие, посвященное к празднику 8 марта.Празд-ничное мероприятие подготовили ученики 9 класса.Первая часть программы была насы-щена поздравлениями, песнями и танцами. Старшеклассники направили свои поздрав-ления и в видеообращении.
Праздничное мероприятие продолжилось квест - игрой.Команды ходили по заданной карте и выполняли различные задания, в каждом кабинете они отвечали на вопросы разной сложности.Победителем стала команда “Март”, обладательница таинственного сундука.Все учащиеся принимали активное участие в играх
-
Котлау 07.03.2024

7 март көнне Акчишмә башлангыч мәктәбе укучылары хөрмәтле тыл ветераныбыз Гарифҗанова Кадрия Гарифҗан кызын якынлашып килүче 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Ветераныбызга эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр, җырлар, дәртле биюләр бүләк иттеләр, кулдан ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Кадрия апай укучыларга чиксез рәхмәтен, изге теләкләрен җиткерде, укуларында, алдагы тормышларында зур уңышлар теләде.
Оныкларга терәк булып,
Яшәгез сез шатлыкта,
Сәламәтлек, ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта. -
"Әткәй, әнкәй- пар канатым" 07.03.2024

6 март көнне Гаилә елы уңаеннан Акчишмә башлангыч мәктәбендә "Әткәй, әнкәй- пар канатым" исеме астында гаилә кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә кадерле әти-әниләребез, хөрмәтле әбиләребез чакырылды. Укучылар әти-әниләренә, әбиләренә булган хөрмәтне мәгънәле, эчтәлекле шигырьләр, дәртле биюләр, матур җырлар аша җиткерделәр, кадерлеләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен бүләк иттеләр. Кунакларыбызны моңлы җырлары белән китапханәчебез Мөхәммәтдинова Халидә апай да котлады, аларга үзенең изге теләкләрен җиткерде. Кичә бәйрәм өстәле артында дәвам итте.
Мин бәхетле, чөнки пар канатлы
Җылы безнең гаилә учагы.
Ул учакны сүндермичә тота
Әниемнең җылы кочагы.
Әтиемнең гадел киңәшләре
Гаиләбезне түм-түгәрәк итә.
Өйне нурлы, ә безне бәхетле
Итү өчен шулар бик җитә.













