Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Су көне. 18.06.2024

18 нче июнь лагерьда “ Нептун бәйрәме” уздырылды. Балалар төрле ярышларда катнаштылар. Бәйрәмнән соң “ Су - безнең байлыгыбыз” дигән темада әңгәмә үткәрелде, рәсемнәр ясадылар. Төшке аштан соң “ Әфлисун дискәтүге” тематик дискотека уздырылды . Дискотекадан соң балалар шашка, шахмат уеннары уйнадылар.
-
Җир көне 17.06.2024

Бүген лагерьда Җир көне булып узды. Иртәнге аштан соң флеш-моб өйрәндек, “ Җиребез – туган йортыбыз” дигән темада әңгәмә үткәрдек, кроссвордлар чиштек. Болынга экскурсиягә бардык. Болында үскән төрле үләннәр белән таныштык, табигатьне саклау турында сөйләшек,хәрәкәтле уеннар уйнадык. Төшке аштан соң “Җәйнең матур чәчәкләре” темасына асфальтта рәсем бәйгесе уздырдык . Көнебез файдалы һәм күңелле узды.
-
Лагерьның 16 нчы көне 16.06.2024

Бүген лагерьда уен көне уздырылды. Иртәнге аштан соң "Мультвикторина" интеллектуаль уены үткәрелде. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Төшке аштан соң балалар өстәл уеннары уйнадылар. Музыкаль тәфестә "Саумы, кояш!" җырын кабатладылар. Көн барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы узды.
Сегодня 16 день лагеря. Как всегда день начался с утренней зарядки и линейки. Сегодня у нас день игр. После завтрака провели интеллектуальную игру "Мультвикторина". На свежем воздухе играли в подвижные игры.
После обеда играли в настольные игры. Повторяли песню "Саумы, кояш!" День для всех прошел весело и полезно. -
Международная олимпиада по русскому языку 16.06.2024

С 12 по 15 июня в Казани прошла Международная олимпиада по русскому языку для учащихся школ с нерусским (родным ) языком обучения. На олимпиаде принимали участие ребята с разных регионов России и других стран. Ученик 8 класса нашей школы Солтанов Ильшат стал призером этой олимпиады. Поздравляем с победой и желаем дальнейших успехов.
-
“Сәламәтлек – зур байлык” 15.06.2024

Бүген лагерьда сәламәтлек көне уздырылды. Иртәнге аштан соң
“ Чисталык сөючедә кунакта” викторина һәм “Көндәлек режим” әңгәмә үткәрелде. Төшке аштан соң балалар спорт мәйданчыгында спорт уеннары уйнадылар. Музыкаль сәгатьтә “ Саумы кояш” җырын өйрәнделәр, «Салаватик » җыр-бию төркеменнә кушылып караоке җырладылар. Көн барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы узды.
-
Милли уеннар көне 14.06.2024

14 нче июнь иртәбез линейкадан һәм зарядкадан башланды. Иртәнге аштан соң "Без бер команда" уенын уйнадык. Уенда командалар белән төрле милли уеннар, ярышлар оештырылды. Командалар композицияләр ясадылар. Ике отряд арасында дуслык жиңде.
Төшке аштан соң " Юл билгелэрен беләсеңме?" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Саф һавада уеннар уйналды. Көнебез дискотека белән тәмамланды. -
Гаилә көне 13.06.2024

Бүген безнең лагерьда 13 нче көн – Гаилә көне. Көнебез иртәнге зарядкадан башланды. Аннан соң тәмле итеп иртәнге ашларны ашап алдык.
Экскурсияләр, походлар вакытында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшердек. “Гаилә символы” исемле интеллектуаль уен уйнадык.
Төшке аштан соң “Гаиләмә бүләк” исемле мастер-класс уздырылды. Һәрберебез үзебезнең матур рәсемнәребезне гаиләбезгә бүләк итәбез.
-
Әкиятләр көне 11.06.2024

11 июнь лагерьда әкиятләр иленә сәяхәт иттек. Ике команда арасында үткәрелгән викторина бик җанлы үтте. “Яраткан әкият герое” темасына рәсем конкурсы да уздырылды.
Гаилә елы уңаеннан бүген лагерьда “Изге гореф-гадәтләр – милли тәрбия чарасы” дигән темага чара уздырылды. Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларга тапшыру – хәзерге буынның төп вазыйфасы. Шушы максатны күздә тотып, “Сабантуйга мәйдан җыю”, “Каз өмәсе”, “Карга боткасы” кебек милли йолалар искә төшерелде. Шулай ук “Серле сандык” белән танышып, әниләребез, әбиләребезнең кул эшәнмәләренә сокландылар. Татар милли, җырлы-биюле уеннары, халык авыз иҗаты белән якыннанрак таныштык. Бәйрәмдә балалар бик теләп милли киемнәрдә биеделәр, җырладылар, сабантуй күрке булган чүлмәк вату, кашыкка йомырка кабып йөгерү кебек уеннарда катнаштылар.
-
Талант көне 10.06.2024

Бүген лагерьда “ Без талантлар эзлибез” музыкаль кичәсе уздырылды. Кичәгә балалар берничә көн алдан әзерләнделәр. Иртәдән музыка тавышы тынып тормады, балалар җырладылар – биеделәр , һәрберсе үзенең музыкаль осталыкларын күрсәтте. “Без артистлар”отрядлар татар халык әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Татар халкының “ Челтәр элдем читәнгә”, “Алия –Гөлия” җырлы – биюлле уеннарын өйрәнделәр.
Көннең икенче яртысында балалар өстәл уеннары уйнадылар.
-
Хезмәт көне 09.06.2024

9 нчы көн лагерьда Хезмәт көне. Мәктәп яны “Салават күпере” лагерена йөрүче укучыларга ял белән бергә хезмәт тәрбиясе дә бирелә. Балалар лагерьда уздырылган “Хезмәт десанты” операциясендә бик теләп катнашалар. Гөлләр , чәчәкләр тәрбиялиләр. Бүген “Хезмәт төбе – хәзинә” дигән темага балалар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Ахырдан хезмәт турында мәкальләр һәм табышмаклар бәйгесе уздырылды. Шулай ук көн саен лагерьда “Чүп-чар корол”енә каршы көрәш алып барыла.













