Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 341 ( 342 ) 343 344 345 346 347 348 349 350 >>
-
Көрәш — иң борынгы спорт төрләреннән берсе. 23.02.2014

-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне 23.02.2014

Кадерле ветераннар! Хөрмәтле ир – егетләр!
Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет,муллык, иминлек, тынычлык, һәр эшегездә уңышлар телибез.
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле ,сез батыр,сез—безнең куаныч!
Сез—алтын багана, гаиләдә сез --терәк !
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !
Сезнең тормыш юлыгызда,
Очрамасын киртәләр.
Гел шатлыклар,гел бәхетләр
Алып килсен иртәләр.
-
Ил карты Әлмәндәр шикелле: Үлемсез һәм бөек ул Туфан. 22.02.2014

Казанның 12 нче гимназиясендә яраткан язучыбыз Т. Миңнуллин хөрмәтенә ачылган мемориал залда булдык. Туфан абыйны юксыну хисләре йөрәкне биләп алды.
-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2014

Бүген мәктәптә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар үтте. Чараларда сугыш һәм тыл ветераннары , Әфган сугышы ветераннары, әти-әниләр, дәү әтиләр, армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләребез катнашты. Чаралар тиешле югарылыкта үтте.
-
“Театр яктылыкка, нурга илтә!..” 21.02.2014

Бүген Казанның Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясендә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның я республика конференциясе узды. "Театр яктылыкка, нурга илтә! .." номинациясендә Т. Миңнуллин иҗат иткән драматургия жанрындагы әсәрләрне сәхнәләштерү буенча конкурста безнең мәктәпнең театр коллективы уңышлы чыгыш ясады. (Җитәкчеләре Рахматуллина Р.Р., Әхмәтгалиева Ә.К.)
Г.Камал Театры артистларыннан торган жюри һәм Туфан абый Миңнуллинның тормыш иптәше Нәҗибә АПА тарафыннан олы бәя алып, шаһәдатнамә, истәлекле бүләкләр һәм Г.Камал театрына чакыру билетлары белән бүләкләнделәр.
Рахматуллина Айгөл
Мөхәммәтдинова Чулпан
Гыйләҗев Илшат
Нуруллин Алмаз
Солтанов Дамир
Рахматуллин Илнар
Мусин Рәдис
Сезне чын күңелдән җиңүегез белән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
Афәрин, кызлар һәм егетләр!
-
КЫШКЫ САБАНТУЙ 20.02.2014

БЕЛДЕРҮ
22 нче февраль көнне Ашытбаш урта мәктәбендә КЫШКЫ САБАНТУЙ уздырыла.
Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Котлыйбыз!
15.02.2014
10 нчы класс укучысы Әүхәдиева Айсинәне татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында призёр булуы белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу. 15.02.2014

15 нче февраль көнне герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу булды.
Класс сәгатьләрендә, әдәбият дәресләрендә шагыйрьнең тормыш юлы искә алынды, укучылар аның иҗаты белән таныштылар. Герой шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле сөйләү бәйгесе оештырылды.Рәсем дәресләрендә әсәрләренә иллюстрацияләр ясалды.
-
15 нче февраль - совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне 15.02.2014

15 нче февраль - совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне.Бу көн мәктәбебездә ел саен зурлап билгеләп үтелә. Әфган сугышы кырында булган авылдашларыбызга, якташларыбызга хәрби хезмәтләрен төгәл үтәүләре, батыр һәм намуслы булулары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең хәрби бурычка тугры булуыгыз, үзара ярдәмләшеп һәм дус булып яшәвегез безнең өчен үрнәк булып тора. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете,эшегездә зур уңышлар, иминлек, тыныч тормыш телибез.
-
“Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап” 13.02.2014

“Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап”
Рәсем конкурсы үткәрелде.













